Логотип Казан Утлары
Журнал язмалары

"Исән калсак – җирдә җәннәт көтә!"

1943 елның 10 ноябрендә Сарайлы егетләренә фронтка китәргә повесткалар килеп төшә...

Бу язма гомеренең 94нче яшен тутыручы фронтовик, «Икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы» һәм «Хезмәт Кызыл Байрагы» орденнары кавалеры, «Японияне җиңгән өчен», «Россия хәрби көчләренә 100 ел», «Георгий Жуков исемендәге», Татарстанның «Ватан алдындагы казанышлары өчен» медальләре иясе Мизһәт

Фасих улы Шаһитов турында.

Ул – Сарман районының Сарайлы авылында Галимә һәм Фасих Шаһитовлар гаиләсендә  туган алты баланың дүртенчесе. 1926 елның 10 июнендә дөньяга килә. Туган авылы  мәктәбендә җиде сыйныф белем алганнан соң, әти-әнисенең берьюлы ике баланы

укыту мөмкинлеге юклыгын аңлап, Кәшер мәктәбенә барудан апасы Зөбәрҗәт  файдасына баш тарта һәм колхозга эшкә урнаша.

Зөбәрҗәт апасы исә Минзәлә педагогика училищесын тәмамлап, гомерен балалар укытуга багышлый. «Кәшер мәктәбендә өч кенә көн укып калдым.  Ул чакта мәктәптә уку өчен һәр балага 150 сум акча түләү каралган иде.  Ә безнең хуҗалыкта 75 сумнан сата алырдай өч баш сарык кына бар. «Бу гамәлемә «укып, мулла булмассың, чукып, карга булмассың», дия-дия, аеруча әни сөенде», – дип искә ала Мизһәт бабай. «Колхозда эшләгәндә, көндез басудан ат арбасына төяп, көлтә ташый, кичләрен әнигә киндер сугарга булыша идем. Ат караучының ярдәмчесе булып

та эшләдем. Төнлә атларны басуга чыгарам да үзем эскерттә төн кунам. Сугыш башлангач, авыл тирәсендә бүре өерләре күбәйде. Ерткычлар килә башласа, атлар эскерт янына елыша. Мин эшне сизеп алуга, алдан хәстәрләп куелган учакны кабызып җибәрәм. Ач бүреләр исә уттан куркып, кире урманга йөгерә иде», – ди Мизһәт бабай, яшьлек хатирәләренә бирелеп. Баксаң, болар фронтка барасы егет өчен үзенә күрә бер чыныгу мәктәбе булган икән.

1943 елның 10 ноябрендә Сарайлы егетләренә фронтка китәргә повесткалар килеп төшә. Алар – ун никрут авыл урамнарын урап, Чагыл тавына менеп, туып үскән җирләре белән хушлаша да, чаналарга утырып, Бөгелмәгә таба юл тота.

«Барысы да елаштылар, абыем Хәмзәнең Түбән Новгород өлкәсе Онуфриево авылы янында батырларча һәлак булуы хакындагы хәбәр килеп ирешүгә дә әле күп вакыт үтмәгән иде», – ди Мизһәт абый. Бөгелмә станциясеннән аларны товар ташучы поездларга утыртып, Ерак Көнчыгышка озаталар. «Чита шәһәрен, Хабаровскиларны узгач, безне Комсомольск дигән

станциядә төшерделәр дә алты чакрым җәяү киттек. Батальоныбызны шунда бер чакрым озынлыктагы күтәртеп ясалган землянкага урнаштырдылар. Иске шинельләр, «американский» ботинка, ике пар портянка өләштеләр. Урын-

җирләребез такта сәкеләрдән гыйбарәт иде. Шунда укыдык, атарга, сугышырга өйрәндек, каравылда тордык», – дип искә ала Мизһәт Фасыйхович хәрби хезмәттәге беренче көннәрен.

Укулар тәмамлангач, алар башта Уссурийскида, тайга эчендә, соңрак  Маньчжуриядә траншеялар казый, хәрби ныгытмалар ясый.

Ул арада Бөек Ватан сугышы тәмамлана.

«Мулин шәһәрен узгач, Муданьцзян елгасын йөзеп чыгарга приказ бирделәр, –  дип искә ала бабай. – Елга аръягында исә японнарның ике дивизиясе ут ачып каршы алды. Безнекеләрнең бер өлешен көчле су агымы харап итте. Йөзеп чыга алу бәхетенә ирешкәннәр исә җирдәге җәһәннәмнең ни икәнен тәненең һәрбер күзәнәге белән татыды. Безгә һәрьяклап пуля яңгыры ява, һавадан исә, әле безнекеләр, әле япон самолётлары бомба ташлый. Кем мылтыктан, кем пушкадан ата. Дәһшәтле сугыш башланды.

Японнарны куып, бераз алга йөгерәбез, аннары җиргә капланып, йөзтүбән сузылып ятабыз, шуышабыз, күтәрелеп, кабат йөгерәбез... Бер мәлгә ике якта да шомлы тынлык урнаша, йөрәк атылып чыгардай булып тибә. Колаклар томаланып, баш

зыңларга тотына... Шул рәвешле, без Муданьцзян шәһәрен дә уздык. Мин бәләкәй буйлы булгач һәм әйбәт үрмәләгәч, берничә мәртәбә разведротага булышырга да җибәрделәр. Пулемётчы егет яраланып, госпитальгә эләккәч, пулемётчы булдым.

Шулай бер вакыт атышканда, яныма граната тәгәрәп килүен абайлап алдым. Башта йөгереп котылырга дигән уй башыма килде. Тик шул ук мизгелдә, өлгермәячәгемне аңлап, гранатаны тиз генә эләктердем дә, кирегә томырып, җиргә капландым.

Граната исә һавада шартлады. Моны политрук Иванов та күреп калган. Мактады. "Исән калсак – җирдә җәннәт көтә", – диде ул.

Шуннан ике тау арасында тукталдык. Капкалап алгач, безгә рация тоттырып, шул текә тауларның берсенә менәргә боердылар. Берзаман безгә каршы яктан ут ачтылар. Рация аша бу хакта хәбәр җиткердек. Нәтиҗәдә, дошман юк ителде.

Японнарны тар-мар иткәч, дивизиябез Мәскәүгә кайта, диделәр.

Владивостокка килеп төштек, аннан безне Мәскәүгә түгел, ә корабка утыртып, Камчаткага җибәрделәр. Монда шофёр булырга укыдым. Башта стажёр идем, Америка машинасы Студебекерда йөрдем, аннары «ЗИС» машинасына күчтем. 1946 елда карт солдатларның күбесен өйләренә кайтарып җибәрделәр. Мин автомеханик булып калдым. Тырышып эшләгәч, аракы эчмәгәч, дивизиябез командирын – генералны йөртүне йөкләделәр. Генерал миңа «Сынок», дип кенә дәшә иде. Җомга көннәрендә

Петропавловскида, татар егетләре җыелышып, мәчеткә, намазга да йөрдек. Генерал берсүзсез җибәрә иде.

Авторотабыз җил үтәли йөри торган ике тау арасында урнашкан булгач, табигый шартлардан файдаланып, мин шунда җил электр станциясе ясарга да алындым. Дүрт метрлы торба өстенә мәйданчык ясап куйдым да, аның өстенә тагын подшипникта борыла торганын урнаштырып, шуларга Виллис машинасының арткы мосты белән танкның генераторын тоташтырдым.

Баштарак 8 калаклы итеп ясаган идем, соңыннан сиксәнешәр сантиметр озынлыктагы ике винтны гына калдырдым. Җил ике калаклы винтны бер мәртәбә әйләндергәндә, танк генераторы 600 мәртәбә әйләнеш бирә башлады.

Шушы электр станциясе бөтен автопаркка да, казармага да ут бирергә һәм аккумуляторларны тукландырырга җитә иде. Җил артык көчле искәндә электр тегермәнебез ватылмасын өчен, дежур торучы солдат винтларны тросттан тартып, җилдән алып куя торган итеп көйләдек».

1950 елның декабрь аенда, җиде ел да бер ай хезмәт итеп, Мизһәт бабай Бөгелмәгә кайтып төшә. Туган нигездә өч көн буе туганнар белән бәйрәм иткәч, Әлмәттә шофёр булып эшкә урнаша, үзбушаткычта эшли. 1951 – 1952 елларда Бөгелмәдә электромеханиклар курсын тәмамлый, 1953 елда Әлмәттә

нефть бораулау җайланмаларына электрик буларак хезмәт күрсәтү һөнәрен үзләштерә. Шуннан аны Минзәлә районының Мәлкән авылына электр станциясе төзергә җибәрәләр. Әлеге станция Минзәлә белән беррәттән тагын сигез авылны электр белән тәэмин итә. Мизһәт абый кабат Әлмәткә кайтып, Кичүчат авылы янындагы буровойларда электрик һәм дизелист булып эшли.

Гомумән алганда, ул 1953 елдан башлап, 1986 елга кадәр Әлмәтнең бораулау эшләре идарәсендә, ягъни хәзерге «Татбурнефть»тә хезмәт итә. Җитмешенче елларга кадәр нефть чыгаруда хезмәт куйса, хезмәт стажының калган өлешен

биредәге сәнәгать базасының электр цехында эшли. 1966 елда хезмәтен югары бәяләп, аңа «Хезмәт Кызыл Байрагы» орденын тапшыралар. Мизһәт абый Әлмәттә эшләгән чагында да эшне җиңеләйтүнең юлларын уйлап таба.

Беренчеләрдән булып, үзе эшләгән буровойга су җылыткычы урнаштыра. Аның тәҗрибәсеннән файдаланып, бу гамәлне башкалар да киң кулланышка кертә. Электр цехында эшләгәндә исә, зур һәм авыр электр двигательләрен ремонт урынына китерү өчен ул тимер юл суза, шул юлдан йөри торган арбаны,

двигательләрне күчерү, күтәрү өчен җайланма ясый.

1954 елда аңа Әлмәт шәһәреннән 6 сутый җир участогы бирәләр. Ул шунда бура бурап, йорт күтәрә. Алар хатыны Рәмзия белән Әхәт, Илшат һәм Айрат исемле өч егет тәрбияләп үстергәннәр. Өлкән уллары электронщик һөнәрен үзләштергән, икенчесе – майор, янгын сүндерү оешмасын җитәкли, төпчекләре

– икътисадчы, Украинананың Черкас шәһәренә барып төпләнгән. Хәзер Шаһитовларның биш онык һәм биш оныкчыклары үсеп килә. Мизһәт бабай белән Рәмзия әби 2011 ел башында хөкүмәт тарафыннан сугыш ветераннарына бирелгән Әлмәт шәһәрендәге фатирларында, тигез картлыкта яшәп яталар. Ял көннәрендә өлкән уллары аларны мунча кертергә дип, Мизһәт абый корган төп

нигезгә алып кайта. «Моннан 20 ел элек йортыбыз каршына биш юкә агачы утырткан идем. Алар шаулап үсеп китте, тирә-юньгә ямь биреп тора. Кайткан саен үзебез хәстәрләгән каен себеркеләре белән чабынып, мунча керәбез. 2018 елның көзенә тикле мәчеткә дә йөри идем. Суык тидереп, озак савыга алмый

йөргәннән соң, намазларымны Рәмзия апагыз белән бергә өйдә генә укый башладым. Без тормышыбыздан канәгать булып, шөкер итеп, нәкъ политрук, полковник Иванов әйткәнчә, «җирдәге җәннәттә» яшибез», – ди Мизһәт бабай.

 

"КУ" 5, 2020

Фото: архив

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев