Истанбул малае (ахыры)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Бары ай шаһит

1982 елның бер төнендә, Бурса шәһәреннән Истанбулга таба юл тоткан өч катлы паром ярдан шактый ара узып, ялгызлыкка чумып барганда...
Төнге күк иясе тулган ай, якты нурларын, көмеш тәңкәләр тагып, салмак кына чайкалган дулкыннар өстендә биеткәндә...
Паромдагыларның кайберләре машиналар торган аскы катка чыгып, җиләз һәм тын һавада диңгез буйлап сузылган ай юлында онытылганда...
Икенче каттагылар үз урыннарына җирләшеп, янәшә утырган
юлдашлары белән акрын гына гәп куерта башлаганда...
Арыганнар җайсыз урындыкта өс киемнәре белән капланып йокларга тырышканда...
Икенче катның арткы, ачык өлешеннән Мәрмәр диңгез өстенә
төркиләрнең үзләре кадәр борынгы, серле, илаһи авазлары таралды. Меңәр еллар дәвамында җуймаган «юлдашлары» – кубыз, думбра, саз кебек төрки уен коралларыннан, әле күзәнәкләргә кадәр үткән, егәрлек өсти торган йөрәк җилкендергеч, әле күңел кылын тартып өзәрдәй сагышлы, моңлы көйләре саркылды. Төрки музыканың мәңгелек калебе – дәф кагу
төнге җиһанны яулады. Инсан хәтеренә карындагы яралгы чагында ук әнкәсенең йөрәк тибеше уела, дәфнең ритмик тавышы шуны хәтерләткәнгә күрә рухны кузгатырдай көчле, тәэсирле, шифалы, диләр. Хактыр, төрки халык борынгы уен коралын газиз ана калебен кадерләгәндәй, дәверләр дәвамында кулдан төшерми...
Бер-бер артлы уйналган көйләрнең төрки телләрдәге һәркемгә аңлаешлы җыр сүзләре белән бөтенлеге тойгыларны арттырды.

Юксәк манара, кашлары кара,

Моңланудан уйныйм скрипка һәм даре...
– Кырым еры, – диде шунда диңгез сәйран иткәннәрнең берсе. – Минем тарихи ватаным... – Диңгезгә еракка төбәлгән киң маңгайлы, кырыс йөзле абзый сүзләрем хак дигәндәй, акрын гына, тавышы калтыраганны сиздермәскә тырышып, җырга кушылды.
Юксәк манара, кашлары кара,
Алтын, көмеш, бакыр акча, юлладым ярга...
Әлеге мәхәббәт җыры тынарга өлгермәде, яңасы паромдагылар күңелен бөтереп алды. Борынгы уен коралларында уйнап, җыр әйтүчеләр анысын «уйгур җырын җырлыйк», дип башлады.
Айдан аера алмыйм ай йөзеңне күргәндә...
О-о-о-о-о хәсрәт чиктем, ярны сагындым,
О-о-о-о-о хәсрәт чиктем, ярны сагындым...
Алты көнлек бу дөньяда сине уйлап хәсрәт чигимме?!
О-о-о-о-о хәсрәт чиктем, ярны сагындым...
Әйтерсең, һәркем эчке хәсрәтенә шифа тапты, урыннан кузгалып,
үзәк өзгеч җыр яңгыраган ачык һавага, музыкантлар янына магнит төсле тартылды. Аптырабрак калучылар да күп иде, чөнки билет алганда, беркем бу тамаша турында искәртмәде.
Шактый кеше аягөсте басып тыңлады, астагы машиналарда утыручылар ишекләрен ачты. Шул ук вакытта сагышлы көй киемнәрен баштан бөркәнеп, бар дөньядан качканнарның күңеленә барып җитте төсле. Якалар эченнән яшьле күзләр күтәрелде. Аларның да күңел сыкравы әлеге көйгә кушылды.
Дөньядан, кешеләрдән, хәсрәттән качармын, димә...
Ансамбль уртасында җырлап торган, ара-тирә шанкубызда уйнаган татар егетенең күзе иң кырыйга баскан уйгур кызында иде. Диңгез. Ай. Нурлы йөзле, челтерәп торган тавышлы, әкияти нәфис кыз... Кайсы егетнең йөрәге бу кадәр самими манзарага әсир төшмәс?! Чынлыкта исә егет гыйшыклык хакында төшенергә кыймады. Бар уен кыз өчен курку биләп алды. Иң читтә тора, тыңлаучылар арасында төрле кеше бар, бер-бер зыян салмасыннар. Кызны сакларга теләп, янына барып басты. Артында торган казакъ малаена бу гамәле ошап бетмәде, ачулы карашын төбәде. Шундый гадәт төркемдә, уйгур, казакъ кызын җырларга ялгыз җибәрү һич юк, алар өчен кемдер җаваплылыкны үз өстенә алган булыр. Күрәсең, кызны саклау эше шушы кыз белән бер урамда уйнап-үскән казакъ егетендә. Мәхмәт
аңа тиз генә аңлатты: «Иң читтә тормасын, дидем, шуңа килдем...» Уйгыр кызының икенче ягындагылар бер-берсенә күз сирпеп, серле елмаешты. Шул ук вакытта яшь йөрәкләрендә саклаган яшерен мәхәббәт хисләрен бүтәннәр сизә күрмәсен дигәндәй, ай юлына карап җырлауларын дәвам иттеләр. Тумыштан кыска бармакларыннан оялып, кулын һич кесәсеннән чыгармаган төрек кызы, озын чәчле, зәңгәр күзле татар кызы, кара кашлы, кара күзле чәркәс һәм азәри кызлары, һәркайсы җырга үзләренә генә хас
нечкә, дулкынландыргыч тембр, йөрәк түреннән чыккан хис бирде.

Айдан аера алмыйм ай йөзеңне күргәндә...
Ооооо хәсрәт чиктем, ярны сагындым,
Ооооо хәсрәт чиктем, ярны сагындым...
Музыкантларның иң өлкәне, сазда уйнаганы утырган җиреннән йомшак тавыш белән идарә итте: «Идел-Урал төрекләре җырлары».
Каз канаты кат-кат була,
Ир канаты ат була.
Чит җирләрдә күп йөрсәң,
Туган җирең ят була...
Каз канаты ап-ак була.
Ир канаты ат була;
Чит илләрдә йөргән чакта
Бик сагынган чак була...
Төркиядә армия идарә иткән вакыт. Совет хөкүмәте дөнья күләмендә төрле бәхәсләр уяткан коточкыч Әфган сугышын башлаган ел бу.
Бу мизгелдә төрле тарафы тапталган, бүлгәләнгән, шартлаткычлардан телгәләнгән Җир, зар-интизарын онытып, диңгез өстендә тирбәлгән көйләргә таң калды. Ә серләрен һичкемгә ачмаган иксез-чиксез галәм җырларга озын гомер багышлады. Паромдагы инсаннар көтелмәгән тамашаның башка беркайчан кабатланмаячагын йөрәкләре белән тойды кебек. Чөнки аерым
язмышка ия мизгелләр бары бер туар һәм хәтер төбендә озак вакыт сакланыр.
Татар җырындагы һәр халыкка таныш, кадерле «туган җир» кәлимәсеннән яралган җирсү сагышы 80 елларда төрки мөһаҗирләр арасында популярлык казанган «Ана йорт җыры» белән дәвам итте.
Үзбәк, Төрекмән, Уйгур, Татар, Азәр бер милләттер,
Кара калпак, Кыргыз, Казакъ, болар бер нәселдер.
Үзбәкстан, Төрекмәнстан, килеп куйганнар
Кыргызстан, Уйгурыстан килеп куйганнар,
Ана йортым Төркистанны бүлеп куйганнар.
Ышанмаганнар, алданмаганнар, әй, төрки егетләр.
Кырык гасырлык тарихка хуҗа булган төрекләр.
Төркистан, Кафказистан, әй гүзәл йортыбыз.
Төрекмәнстан, Азәрбайҗан, әй гүзәл йортыбыз,
Сиңа корбан булаек, әй, Ана йортыбыз.
Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң килгәннәрдән гайре Төркиядә бер генә совет кешесен дә күрми үскән – 50-60 елларда Төркиядә туган буын – казакъ, үзбәк, кырым татар, башкорт, татар, азәри, чәркәс, уйгур һәм башка милләт балалары диңгез өстендә бабалары моңын бар җиһанга тарата. Аз сүзле, сак карашлы бөекләрдән – Төркиядә өлкәннәрне шулай атау гадәт – ара-тирә ишеткәннәре бар, кайдадыр ерак совет җирләрендә, Идел, Урал,
Төркестан, Себер, Алтайларда туганнары, кардәшләре, нәселдәшләре яши. Ни күрешсеннәр, ни сөйләшсеннәр, ни элемтә корсыннар... Җырга салынган сагыш, хәсрәт сүзләре зар булып, галәмгә тарала. Галәмнең җавабы әзер: диңгез өстенә өмет бирүче ай юлын салган. Ул көн киләчәк! Шушы ай юлы төсле бер якты юл җирдә дә табылыр!
Әлегә музыкантлар «Урта Азия мөһаҗирләре җыры»н гүзәл аһәң белән башкарып, Ай юлына акрын гына хәрәкәт итүче атлар кәрванын китереп бастырдылар. Үзләре күрмәгән, белмәгән тарафка юл тоткан кәрванчылар җырлый төсле.

Бүген дә кичтән батма, ярым ай,
Яктылык бир елга бер тапкыр ял иткәннәргә.
Күрдеңме, ни хәлдә Урал белән Алтай,
Хәлен сорадыңмы халкының бер тапкыр.
Гомер буе диңгезгә йөгерүдән туймабыз,
Дулкыннар балаларыбызга бишек булса, зарланмабыз.
Балалар яшь булды, яшьләр олыгайды.
Яңадан балалар туды юлда.
Сөйлә, ай, диңгезгә күпме юл калды,
Югыйсә, якында кавышырбызмы?
Янә күкрәгең янамы, төрекләрнең ана йорты?
Син бер болыт булсаң, яусаң ни булыр иде?!
Сөйгән яр хакына нечкәргән, моңлы җыр тыңлап, хәсрәт бушаткан
күңелләр бөтенләй башка халәткә керде, тәннәре чымырдады. Каннарга ата-бабалардан сеңеп калган Ватанны ярату рухы хәрабәләр астыннан баш калкыткан төсле, сыкрау-сыктау, сагыну-җирсү хисләре, көндәлек тормыш мәшәкатьләре белән күмелгән җиреннән чыкты. Диңгез ерып барган паром кебек, кан тамыры буйлап алга, күңел дулкыннарын кичеп, йөрәккә ашкынды... Тик тормыш шакшысыннан укмашкан төерләр юл каплады: милли хисләрне иркәләгән, назлаган, тибрәткән күренешкә җеннәре котырган өч-дүрт адәм җикеренде:
– Туктагыз! Ни җырлыйсыз?! Идел-Алтай төрекләрнең Ана йорты
түгел!
– Туктагыз! Хәзер үк!
Диңгез өстенә гүя ай нурлары урынына чарасыз калган күз яшьләре көмеш тәңкәләр булып сибелде.
Җыр өзелмәде, алай гына түгел, басып торганнар кушылды, тагын да куәтләнде.
Бүген дә кичтән батма, ярым ай,
Яктылык бир, елга бер ял иткәннәргә.
Күрдеңме, ни хәлдә Урал белән Алтай,
Хәлен сорадыңмы халкының бер тапкыр...
Башка беркайчан кабатланмас манзара – төрки халыкларның теле, моңы, җаны диңгез өстендә очрашкан ихлас мизгел иксез-чиксез галәм хәтеренә йотылды. Теге бәндәләр капитанга шикаять итәргә йөгерде. Күп тә узмады, капитанның рупордан катгый тавышы яңгырады:
– Мөхтәрәм юлчылар! Паромда рөхсәт алмыйча сәяси җыр башкаручы төркем бар. Туктагыз! Кайберәүләр мондый җырга каршы. Туктамаган очракта полициягә әйтәчәкләр.
Юлчылар музыкантларны яклады. Шау-шу купты.
– Нинди сәяси булсын?! Үзебезнең милли җырлар!
– Яхшы уйныйлар, уйнасыннар!
– Җыр тыңларга ярамыймы әллә?!
– Болар безнең яшьләребез!
– Менә шундый булырга тиеш яшьлек! Җырлап торсын!
– Теләсә нәрсә белән шөгыльләнеп йөрмиләр!
Һәр халыкка хас миллилекне, ачынуны, тарихны җырлар аша җиткерергә теләгән сазда уйнаган ансамбль җитәкчесе музыкантларын ни уйнатырга, ни туктатырга белми аптырап калды. Халык исә тагын да кызды:
– Тыңлыйсы килмәгәннәр тыңламасын!
– Җырчыларны туктатучылар революционерлар, ахры!
– Тәмам туйдырды шулар! Аска төкерсәң – сакал, өскә төкерсәң – мыек!
– Дөрес, шулар төркиләрне яратмый!
Төркем җитәкчесе:
– Тагын бер җыр, казакъ җырын башкарабыз. Аннары бергәләп «Мәхтәр маршы»н әйтербез, – дигәч кенә, кызып киткәннәр тынычлана төште. Һәм казакъларның мәхәббәт җыры яңгырады, ни гаҗәп, ул шушы паромга очраклы гына рәвештә тупланган, юлчы булган төрле милләт, төрле катлам, төрле яшьтәге кешеләрнең күңелләрендә йөрткән бәргәләнү хисен гәүдәләндергән гимн төсле яңгырады. Әгәр ниндидер сәяси җырга махсус
сәяси тон бирәм дисәң дә, бу кадәр тәэсирле чыкмас иде.
Җыр кушымтасы шушы кабатланмас мизгелнең чынлыгын исбатларга теләгәндәй кабат-кабат әйтелде. Хушландырды, тәэсирләндерде, сокландырды! Һәр җырлаучы үз сулышын, үз тавышын, үз йөрәк тибешен тоюдан горурланды.
Шаһит бул, йолдыз,
Шаһит бул, аем,
Шаһит бул, Алатавым!
Шаһит бул, җемелдәшкән йолдызлар!
Шаһит бул, ап-ак ай, аяз күк...
Диңгез өсте тынып калды. Юлчылар үз урыннарына таралышты.
Музыкантлар янына килеп, рәхмәт әйтеп, кул кысучылар булды. Тавыш чыгарганнарга кырын караганнар, ачуланып китүчеләр дә бар иде.

Казан татарларыннан Рамазан әфәнде оештырган төркем Измирдан гастрольдән кайтып барышлый куйган бушлай концерт шулай тәмамланды.
Палуба читенә барып баскан татар егете кыска чәчен кырыйга тарап сыпырып куйды. Киң маңгае тагын да ачылып китте. Игътибарны иң нык җәлеп иткәне – кашлары, әйтерсең, ике күршенең очлы түбәле өй кыеклары. Чигәгә кадәр җәелгән калын өчпочмак рәвешле кашлар астында күзләр бераз кысык күренә. Болай, көлгәндә, бөтенләй юкка чыга торган кысык күзләр дип әйтү хаклы булмас. Бары тик сынаулы, уйчан караш шулай кысык күрсәтә кебек. Тулы яңаклары тартылган, шуңа күрә йомры
ияге азрак алга чыккан. Мәктәп елларында «түгәрәк баш»ына ишарәләп үртәүләре урынсыз түгел, әлбәттә. Үсә төшкәч тә, йөз-төс үзенчәлекләре үзгәрмәде. Төрекләр әйтмешли, җидедәге җитмешкә, һаман да шул түгәрәк башлы, уртача борынлы кара малай. Дөрес, хәзер инде ул, төрекчә әйткәндә «якышыклы оглан», ягымлы, җитди егет. Татар егете.
22 яшьлек Мәхмәт шанкубызын кесәсенә салды, төнге күк йөзенең серле тәэсире эчендә калды. Күңеле ай юлы буйлап күтәрелде. Әле генә барысы әйткән җырны тыныч тавыш белән ялгызы кабатлады:
Шаһит бул, җемелдәшкән йолдызлар!
Шаһит бул, ап-ак ай, аяз күк...

Моңланды һәм хатирәләр белән тулды. Әтисе искә төште. Диңгез
өстеннән сузылган Ай юлында кайчандыр Айга менәргә хыялланган Кара малай әле «Татар булмаса, дөнья батар!» дип аңлаткан әтисен көлә-көлә кочаклый, әле сары чәчле кызчыкны күреп каушый... Әле Ташхандагы тимер станокка кулын кысып кычкыра... Тойгылы күңеленә җитә калды, күзләренә яшь тулды.
Бары ай шаһит. Бу төнгә дә... Ай юлыннан күтәрелгән Кара малай ятим җанын кискәләгән үксезлек хисеннән качарга омтылгандай, ныклы-иманлы, шанлы-җанлы, җырлы- моңлы татарлык кочагына сарылды... Һәм үзенекеннән дә хәтәррәк, ачырак, катырак тоелган башка төр ятимлек хисе – туган җирдән читтә яшәү хәсрәте,
горбәтлек нуҗасы каезлап бетергән кытыршы үксезлек белән гомерлеккә кавышты.
Әтисезлек бер гомергә сузылыр, илсезлек-җирсезлек исә буыннан-
буынга...
Тора-бара юаныч табылыр: инсан туган җирдә түгел, туенган җирдә.
Туенган җирең – йортың диярләр...
Барыбер ышаныч сакланыр: үзләре торган, балалары туган җирләр – туенган җир, ә мәмләкәтләре – ата-баба йорты...
Ай күпкә шаһит... Күпкә...

***

...Истанбул урамы буйлап, Кара малай кайтып килә. Университеттан соң фән өлкәсеннән, кайбер дуслары төсле Англия, Америка кебек чит илләрдә белем алудан ваз кичәргә мәҗбүр булган, алар урынына Төркиянең иң җитди, иң эре сәнәгать оешмасының җаваплы вазифага тәкъдимен кабул
иткән татар малае кайтып килә. Тарихи кала үзәгендәге урамнарны биш бармагыдай белгәнгә күрә, аяклары йөз дә бер кат таптаган юлларны танып, үз итеп атлый. Йөзем, инжир агачларына төренгән өчәр катлы бакчалы агач йортларны, сезнең заман узды дигәндәй, кысрыклаган яңа бишәр катлы таш йортлар күренә. Йортлар арасындагы бормалы, тар юлларда сакланып
калган, гасырлар дәвамында шомарган чуар ташлар ай яктысында ялтырый. Ай янә дулкыннарын ярга бәреп шаярган диңгез өстенә юл салган. Янә ул Истанбул малаеның җырын тыңлый.
Бүген дә кичтән батма, ярым ай,
Яктылык бир, елга бер ял иткәннәргә.
Күрдеңме, ни хәлдә Урал белән Алтай,
Хәлен сорадыңмы халкының бер карә...
Ай күпкә шаһит... Күпкә...


Төркия.

(Тәмам)

 

"КУ" 05, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: