Логотип Казан Утлары
"Аһ, туган каумем газиз!"

Истанбул малае (дәвамы)

Малай өлкән абзыйны берничек үзенекенә ышандыра алмады. Әйтерсең, татарларның эшкә хирыслыгы, яңалыкка омтылучанлыклары, осталыклары иң төп сыйфатлары буларак, күзәнәкләренә кадәр сеңгән, ә менә һәрвакыт һәрнәрсәдән күбрәк керем алу өчен исәп-хисап тоту, җиңел акча эшләү юлларын барлау теләге бөтенләй ят кебек.

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Ришвәт урынына һөнәрен бушка сатты

Өйләреннән Лаләле бистәсендәге Ташхан базары тирәсендәге ательега җәяү киткәндә, ярты сәгать чамасы гына тәпилисе. Мәхмәт әтисенең ательесында көн дәвамында эшчеләргә боерыклар бирә, эшләрне бүлә... Аның өстенә каучуктан әйберләр ясатырга теләүче клиентлар белән аралаша, сөйләшә, заказлар ала. Ягъни үзенә күрә идарә итә, зур малай бит инде ул. Шул ук вакытта башка эшчеләр кебек үк «үрдәк аяклар», күзлекләр ясарга өлгерә.
Көннәрдән бер көнне яңа клиентларының берсе, чират көтеп торасы килмәдеме, Мәхмәткә сүз катты:
– Әйдә, болай килешик: син минекен алданрак ясап бир, мин сиңа акча бирермен.
Абзыең шулай Мәхмәтне бала-чагага санадымы, җиңел генә чират
бозып, ришвәт биреп, морадына ирешмәкче иде. Ләкин малай ательеда үзбашына олыларча никадәр карарлар кабул итүенә карамастан, каучук әйберен тизрәк ясатырга теләүче клиент үтенечен әтисенә җиткерде.
– Әти, әнә теге кеше алдан ясаганны сорады. Акча бирәм, диде.
Әтисе ачуланып, кулындагы тимерне читкә ыргытты.
– Ришвәт булмас! Күпме кеше үзенең чиратын көтә, алар хакына
кермәкчеме? Чакыр монда үзен!
Аннары Мәхмәт күз алдында таныш түгел иргә каучук әйберләрне ничек ясаганнарын өйрәтте. Кыскасы, ришвәт алмады, аның урынына һөнәрен бушка сатты. Берникадәр вакыттан соң әлеге кешенең шул эшкә керешүе турында хәбәр килеп иреште, ателье ачып җибәргән.
Әлбәттә, яшь малайны бу хәлләр гаҗәпкә калдыра иде. Әтисе үз куллары белән көндәш арттырып утырмаса инде дип тә уйлаган вакытлары бар. Анысы әле алай ук куркыныч хәл түгел кебек. Әйбер ясатырга теләүчеләр җитәрлек. Ягъни эшсез калмаслар. Ләкин Мәхмәтнең мантыйгына туры килмәгән бүтән бер күренеш тә бар шул. Клиентлар никадәр күп булса да, көне-төне эшләсәләр дә, арткан җирләре юк. Атна соңында башка эшчеләренә түләгәч, акча калмый диярлек. Әле азрагын Мәхмәткә бүлеп бирсә, тагын да кими.
Ничек шулай килеп чыга соң: заказ бирүчеләр күп, эшләре күп, акча керми?! Баксаң, әтисе генә түгел, башка ателье корган татарлар да көне- төне эшлиләр, шуңа карамастан үзләренең йортлары юк, арендага бүлмә, фатир тота. Кемдер акча җыйган, болар һаман янчык теккән шикелле.
Осталар акчасыз утыра булып чыга лабаса! Мәхмәт ни өчен шулай икәнен аңларга теләп, башка бер ателье хуҗасы – әнисенең кардәше Шаһбан абыйсы янына юл тотты. Нияте – ничек хисап ясарга кирәклеген өйрәнү иде. Шактый сөйләшеп-гәпләшеп утырдылар. Шаһбан абыйсы үзе белгәнне өйрәтте:
– Улым, менә кара, мисал китерәм сиңа. Тимер алам, әйеме? Аның үз хакы бар. Мәсәлән, 5 лира, ди. Аны эретәм. Ун көн дәвамында ательеда шул тимердән калып ясыйм. Эретүгә киткән чыгым өстәлә... Электрга киткән чыгым өстәлә... Эшләп кенә тормыйсың, тамак ялгарга да кирәк. Анысы тагын аерым чыгым. Шуларның барысын санагач, әйтик 100 лира чыкты, ди. Бөтен исраф күләме бу. Шуннан... Тагын ун лира өстим дә, кем сораган, шуңа сатам.
– Алай икән. Син дә әти төсле саныйсың.
– Шулайдыр.
– Шаһбан абый, ә башкалар син ясаган калыптан никадәр акча
казанганын исәпләгәнең бармы?
Әлбәттә, Шаһбан мондый сорауны көтмәгән иде. Ул аптырап торган арада малай сүзен дәвам итте.
– Менә, Шаһбан абый, синнән бер калып ясаттылар, ди. Шул калыпны файдаланган башка кеше әллә никадәр әйбер ясый. Ясаганнарын өчләтә бәядән сата. Шулай итеп баеп бетә. Шулай түгелме?
Малай дөрес фикер йөртә түгелме?! Үзе дә игътибар итә, кем калып ясата, шул көннән-көн ныгый бара. Ә менә эш башында торган Шаһбан кебек осталарның тормышы алга китми. Ләкин...
– Улым, син хаклы кебек. Тик мин калыпны бик кыйммәт ясасам, ул башкасына китәр, башкасында ясатыр бит!
– Соң, ясатсалар, аңа ни булган?
– Минем кирәгем калмас!
– Ничек инде кирәгең калмасын, әллә ничә көннәр чират торалар бит сиңа! Калып ясатучылар бетмәс, килер, Шаһбан абый! Безгә дә әллә никадәр кеше чиратта тора, җитешә алмыйбыз. Тик алга киткән юк...
Малай өлкән абзыйны берничек үзенекенә ышандыра алмады. Әйтерсең, татарларның эшкә хирыслыгы, яңалыкка омтылучанлыклары, осталыклары иң төп сыйфатлары буларак, күзәнәкләренә кадәр сеңгән, ә менә һәрвакыт һәрнәрсәдән күбрәк керем алу өчен исәп-хисап тоту, җиңел акча эшләү юлларын барлау теләге бөтенләй ят кебек. Булганы җитә, Ходай юнен бирә ул.
Төрекләр еш кына яһүдиләрнең киң таралган тәэсирле әйтемен искә ала: «Акча казанасың килсә, ал да сат. Дога казанасың килсә, яса да сат». Татарларның күбесе, әйтерсең, шул сүзләрнең хаклыгын раслап тора иде. Дөрес, искәрмә буларак, араларында «ал да сат» дип йөрүчеләр дә бар. Бигрәк тә бу эш белән зәрканчылар яхшы шөгыльләнә.
Менә Рәфыйк абзыйлары алтын сатарга һәвәс. Шуның белән алга
китте. Аны чит ил кешеләре дә эзләп килә хәтта. Бер тапкыр абзыйсының сәүдәгәрлек осталыгына исе китте Мәхмәтнең. Кичке як, базарда алыш- биреш төкәнеп килгән чак иде. Барысы да җыена, соңгы клиентларына итагать күрсәтеп торучылар гына тоткарлана. Кыскасы, базарның ыгы- зыгыдан арынып, итәк-җиңен җыйган мәле. Мәхмәт Рәфыйк абыйсы белән бергә чыкты. Кибетне япкач, өйгә базар эченнән юл тоттылар. Менә күп ара узмадылар, кибетен ябып яткан урта яшьләрдәге зәрканчы аларны күрүгә,
тураеп басты. Рәфыйк абзый узып барышлый сүз катты:
– Иртәгә алтын килә. Ничә сумнан алырсың?
Тегесе бәясен әйтте, килештеләр, кул кысыштылар. Зәрканчы ишеген бикләп калды. Юлны дәвам иттеләр. Икенче рәткә чыгуга абыйсы башкасы янында тукталды.
– Иртәгә алтын кирәк. Ничәдән бирәсең?
Сатучы белән гадәт саклар өчен генә сатулашып алгач, иртәгә китерергә кушып, юлын дәвам итте. Аннары да әллә ничә тапкыр тукталдылар. Берсенә иске алтын беләзекләр алырга сүз бирде, икенчесенә сатарга...
Базардан чыкканчы ничә килешү, ничә алыш-биреш ясалгандыр,
Мәхмәт хисабын югалтты. Һәм, гаҗәп, бу килешүләр һәммәсе телдән корылды. Вәгъдәгә. Алам – сатам, китерәм – табам... Сүз белән алды, сүз белән сатты... Ә мал – иртәгә. Мал дигәнең әллә ни кыйммәт тормаган иске-москы, алам-салам, чүпрак-чапрак, диярсең. Хәтта граммлап түгел, кило-кило алтыннар турында сүз бара!
Мәхмәтнең моңа кадәр Рәфыйк абыйсының кибетенә барганы, аның сәүдә эшләренә сокланганы булды булуын. Бу кадәрен күргәне юк иде. Базарда шушылай вәгъдәгә корылган сәүдә барлыгына исе китте. Ничек инде товар булмыйча торып, аны сатасың да аласың, ди?! Алар исә башта калыплар өчен заказ ала, аннары ясарга кирәк, шуннан соң гына акча керә.
Рәфыйк абыйсы малайның ниләрдер төшенеп барганын сизде, ахры:
– Энем, аптырама, мин алты кат кына алдандым, – диде. – Базарда мин белмәгән һәм мине белмәгән зәрканчы юк, шуның өчен без үзара ышаныч саклыйбыз. Ә менә читтән килгәннәр белән сак булырга кирәк. Бүген акча алганнар төнлә нәфескә бирелсә, иртәгәсе көндә алтын китермәс. Нәфес дигән шайтан һәркемгә ияреп йөри. Кем котыла, кем тотыла, бер Аллаһ белә.
Шулай читтән караганда, һәр сәүдә алтын төсле ялтырый, алтын төсле шома гына бара кебек...
Мәхмәт ял көннәрендә урамга йөрергә чыкса, өйләренә якын булганга күрә Ташханнан урап-әйләнеп кайтуны гадәт итте, чөнки анда әти-әнисенең авылдашлары, яшьлек дуслары, һәркайсы аны таный, белә, яратып сөйләшә. Шаһбан абый, Акиф абый, Аднан абый һәм башкаларның ательеларына рәттән диярлек сугылып уза.
Япониядән күчеп килгән юлдашы Вакказ абый вафат булгач, аның эшен Акиф абый дәвам итте. Күршесендә генә Аднан абый ательесы урнашкан. Ул Германиядә эшләп, пенсиягә чыгып кайткан кеше. Германиядән пластик күзлек модельләрен алып килгән, менә шуларны ясарга кереште.

 Бер көнне Мәхмәт Аднан абый ательесы урнашкан бинаның ишекләре ачык торганны күреп алды. Хуҗа кеше шундадыр дип, эчкә узды. Аскы катта һичкемсә юк иде. Икенче катка үрләгән баскыч янына килеп, өскә таба карады. Кемдер йөргәне, эшләгәне сизелми, ә менә татар көйләре агыла. Мәхмәт акрын гына баскычтан күтәрелде, менгән саен татар көе ныграк ишетелде. Аднан абыйсының бобин магнитоласы татар көйләре язылган
зур-зур кәтүкләрне әйләндерә икән. Үзе шул магнитола торган өстәлгә кул сузымы гына арада онытылып утыра, күзләрен йомган. Шулай ялгызы гына эш урынында ата-бабалары моңына күмелгән. Бу татарларның кайсын карасаң да, кулларында осталык, һәвәслек, күңелләрендә моң шул...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 05, 2021

Фото: pixabay

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев