Логотип Казан Утлары
Драма

Ля бемоль (ахыры)

Н а д и р . Яңа пианино алмадыгызмы әле? Сафия (кычкырып). Алабыз, Надир, алабыз! Синең колакларың төзәлгәнне көтәбез. Пианиноны синең белән бергә алырбыз. Син аны көйләрсең. Ул иң дөрес яңгырый торган пианино булачак!

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

3

Бәхтиярның офисы. Б ә х т и я р телефоннан булачак концертлар турында кем беләндер кызып-кызып сөйләшә. Ә с ә д керә.

Бәхтияр (телефоннан). Алло! Анда VIP-персоналар өчен ничә урын каралган? Тагын унны өстәргә кирәк. Күпме акча сорый? Бу җырчылар бөтенләй комсызландылар. Безнең фестивальдә катнаштырган өчен җырчылар үзләре түләргә тиешләр! Безгә иң мөһиме – Президентны гала-концертка ничек тә булса китертергә иде. Ярый, кич белән очрашабыз бит әле. (Телефонын сүндерә.)

Ә с ә д . Исәнме.

Б ә х т и я р . Тыңлыйм. (Креслосында киерелеп, Әсәдкә карап утыра.)

Ә с ә д . Пианиноны кире алмадың... Мин аны балалар бакчасына тапшырдым.

Б ә х т и я р . Шуны әйтергә килдеңме?

Ә с ә д . Дөресен әйткәндә, мин сиңа үтенеч белән килдем. Надирдан үч ала күрмә инде. Аның бер гаебе дә юк.

Б ә х т и я р . Нишләп әле мин ул мескеннән үч алып түбәнсеним ди.

Ә с ә д . Ул юкка чыкты. Телефоны җавап бирми. Өе бикле.

 Б ә х т и я р . Бик талантлы кеше буларак, чит илгә китмәде микән?..

Ә с ә д . Мин әллә ниләр уйлап бетердем инде.

Б ә х т и я р . Юк белән башыңны катырма. (Өстәлдәге кнопкага баса. Йомышчы егет керә.) Теге йомранны алып кер әле монда. (Йомышчы чыгып китә.) Свидание биш минут. (Көлә.)

Н а д и р керә. Өс киеме алама. Кулында юеш чүпрәк, чалбар балакларын сызганган, яланаяк.

Әсәд (шаккатып). Надир! Син монда нишлисең?

Н а д и р . Менә... эшлим.

Ә с ә д . Кем булып?

Б ә х т и я р . Кем дип... Төрле эштә.

Ә с ә д . Аңламадым?!. Сине мәҗбүри эшләтәләрме әллә?

Н а д и р . Юк.

Ә с ә д . Син... Бәхтияр! Син аны үзеңнең тоткының иттеңмени?

Б ә х т и я р . Юк. Ул үзе теләп миңа эшкә керде.

Ә с ә д . Надир! Ташла чүпрәкне! Бу синең эшең түгел!

Н а д и р . Күп калмады инде. Тагын бер атна гына эшлисем бар. Ә с ә д . Ник син аңа хезмәт итәсең соң?

Н а д и р . Бүләк иткән пианиносының хакын чыгарганчы эшлим.

Ә с ә д . Безгә бүләк иткән пианино бәясен түлисеңмени?! Син түләргә тиеш түгел бит аны! Ник болай түбәнсенәсең?! Мин ул пианиноны, балалар бакчасыннан кире алып, монда китерәм.

Б ә х т и я р . Кылы өзелеп төзәтелгән пианиноны кире алмыйм.

Ә с ә д . Кылны Сафия өзде. Пианино хәзер төзек бит инде. Син килеп алып китмәгәч, балалар бакчасына бүләк иттек. Күпмегә алган идең ул пианиноны?

Б ә х т и я р . Дүрт йөз меңгә.

Ә с ә д . Мин алып киләм сиңа дүрт йөз мең! (Чыгып китә.)

Б ә х т и я р . Нишлисең әле хәзер?

Н а д и р . Кунаклар бүлмәсенең стенасын кырам.

Б ә х т и я р . Пуля сызгыруының нотасын бигели аласыңмы?

Н а д и р . Әгәр дә ул пуля сиңа дип оча икән, аның нотасын билгеләргә өлгермисең.

Б ә х т и я р . Шаярып кына сорыйм. Курыкма. Әйт әле, син алга таба да настройщик булып, үз тормышыңны көйли алмыйча яшәргә җыенасыңмы? Гомумән, гомерең газапта узгач, ультразвукны ишетү кирәк микән?

Н а д и р . Акустик пианино алучылар кими. Бәлки, озакламый настройщиклар да кирәк булмас.

Б ә х т и я р . Аннары нишлисең? Ачтан үлмәссеңме?

Н а д и р . Үлмәм. Тамагымны туйдырырлык кына һөнәрләрем тагын бар әле минем.

Б ә х т и я р . Синең әлегә ике һөнәрең бар. Берсе – инструмент көйләү. Икенчесе – инструмент көйләгән арада кеше тормышын көйсезләү, кеше арасын бозу.

Н а д и р . Син Сафиягә пианино бүләк итмәгән булсаң, мин Әсәд абый белән дә, Рәүфә апа белән дә, Сафия белән дә, синең белән дә очрашмаган булыр идем.

Б ә х т и я р . Карале, колагыңа берәр нәрсә булса... Мәсәлән, чирләпме анда... Колагың ишетми башласа, сиңа барыбер булачак бит – нинди аваз нинди нотада яңгырый, шулаймы?

Н а д и р . Ни дигән сүз инде бу? Мин ишетмәсәм дә, ул аваз барыбер яңгыраячак бит.

Б ә х т и я р . Димәк, синең кирәгең дә шуның хәтле генә булып чыга.

Н а д и р . Мин ишетмәгәннән син ишетә башламаячаксың бит.

Б ә х т и я р . Үзеңне миннән өстен итәр өчен, слухым юклыкны файдаландың сыман килеп чыкты...

Н а д и р . Кайчан? Ничек? 

Б ә х т и я р . Башыңны җүләргә салма.

Надир (көлемсерәп). Син ул – слухың юклыкны сизмәүләреннән файдаланып яшисең.

Б ә х т и я р . Ярар, телеңә салынма. Бар, эшлә. (Надир ишеккә таба юнәлә.) Телефон гудогы нинди нотада дидең әле? Надир (туктап). «Ля бемоль».

Б ә х т и я р . Нишләп имынны «ля бемоль» соң ул?

Н а д и р . Кем белгән. Нишләп кайгы кара төстә соң?

Б ә х т и я р . Ә син кайгының төсен ничек күрәсең?

Н а д и р . «Ля бемоль»не ничек таныйсың дип сора син.

Б ә х т и я р . Бар, бар, мудрец, анаңны сатыйм. (Надир чыгып китә.) Ля бемоль, ля бемоль. (Телефон номерын җыя.) МТС? Бәлки, сез миңа әйтерсез – телефон гудогының нотасы нинди? Белмисезме? Сез дә белмисез икән. «Ля бемоль» икән аның нотасы. Әйе, беләм, ләкин ник менә нәкъ шул нота икән – шуны беләсем килә. Мин инде кемнән генә сорамадым. Беркем белми.

Шул ук күренеш. С а ф и я керә.

Бәхтияр (сикереп тора). Сафия, аппагым! Мин синең киләсеңне белдем! Мин сине шундый сагындым. Тынычландыңмы инде? Фестивальгә әзерләнәбезме? (Килеп, кызны кочакламакчы була.)

Сафия (артка чигеп). Мин сиңа пианино өчен акча алып килдем. Бәхтияр (җитдиләнеп). Ничек курыкмадың үзең генә килергә?

С а ф и я . Нишләп әле мин куркырга тиеш?

Б ә х т и я р . Ә мин беләм ник курыкмаганыңны.

С а ф и я . Ник?

Б ә х т и я р . Чөнки сине өзелеп яратканымны беләсең. Мин яратам сине! Сафия (бер кап акчаны өстәлгә куеп). Менә, монда төгәл дүрт йөз мең. Җибәр Надирны.

Б ә х т и я р . Ә-ә-ә, син Надирны коткарырга килдеңмени?

С а ф и я . Надирга эшләгәне өчен түләрсең дип ышанам. Шушылай түбән төшәргә оят түгелме? Син бит Надирны, мине түбәнсетмисең, син үзеңне пычрак ягыңнан күрсәтәсең.

Б ә х т и я р . Ай-яй рәхмәтсез кеше син. Мин сине барыбер яратам. Ә Надир үзе теләп миңа хезмәт итәргә тотынды.

С а ф и я . Ялган!

Б ә х т и я р . Акустик пианино алучы аз хәзер. Настройщикларның кирәге шуның кадәр генә. Ә аңа ашарга, яшәргә кирәк. Менә, миңа ялланды.

С а ф и я . Алдыйсың. Син мине борчымасын дип пианино хакын түләргә алынган ул. Синең алда минем бурычым калмасын дип, сиңа хезмәткә кергән.

Б ә х т и я р . Каян беләсең?

С а ф и я . Сизәм.

Б ә х т и я р . Шулай олы җанлы кеше дип уйлыйсыңмы аны?

С а ф и я . Кая ул? Минем аны күрәсем килә. Бәхтияр (кнопкага басып). Теге «Ля бемоль»не алып керегез әле.

Надирны алып керәләр. Н а д и р пычрак киемнән, аягында күнитек, башында иске бүрек.

Б ә х т и я р . Нишлисең әле?

Н а д и р . Кунак бүлмәсенең стенасын штукатуркалыйм.

Сафия (тетрәнеп). Надир, синме бу?

Надир (тыныч, әмма боек). Исәнме, Сафия.

С а ф и я . Син монда нишлисең?

Б ә х т и я р . Әйт, әйт, дөресен әйт.

Н а д и р . Гаебемне танып, үзем хезмәт итәм. Сине, әтиеңне борчымасыннар өчен. 

С а ф и я . Синең беркем алдында гаебең юк, бурычың да юк. Надир (Бәхтиярга). Тагын бер тапкыр гафу ит мине.

(Сафиягә.) Син дә гафу ит, Сафия.

Сафия (кычкырып). Надир!

Бәхтияр (елмаеп). Аның гаебе тагын ике миллионлык әле.

С а ф и я . Аңламадым.

Б ә х т и я р . Монда эшләп пианино хакын түли дә аннары ике миллионлык хезмәт итәчәк әле.

С а ф и я . Нинди ике миллионлык тагын?

Б ә х т и я р . Фестивальгә әзерләнәбез дип, дискыңны чыгарабыз дип, күлмәкләр тектерәбез дип, мин ике миллион расход тоттым. Бар, Надир, эшли тор. Менә бу дүр йөз меңне алып аткач, миллион да алты йөз мең бурычың кала. (Надир чыгып китә.)

С а ф и я . Син аны мескен хәлдә калдырырга телисең. Үчне ник аңардан аласың соң син? Ник миннән түгел?

Б ә х т и я р . Ә мин сине яратам. Әле һаман минеке булырсың дип өметләнәм.

С а ф и я . Син кеше түгел!

Б ә х т и я р . Ә ул кешеме? Күрдеңме кыяфәтен? Күрдеңме күз карашын? Ник яши ул бу дөньяда? Аның ишеләр – дөнья бутаучылар! Шунысына аптырыйм: ничек шундый мескен кешеләр башкаларга комачаулый алалар?! Ул бу дөньяда яшәргә тиеш түгел. Ә син... синең кебекләр... Сез барыбер бездән ярдәм сорап киләчәксез! Бездән башка хәерчелеккә кереп батачаксыз!

С а ф и я . Менә, үзең ачыктан-ачык күрсәттең кем икәнеңне, нәрсә икәнеңне. Бик тә вакытында очрады безгә настройщик.

(Чыгып китә.)

Бәхтияр (кычкырып). Сафия! Сафия! Тукта! 

4

Надирның йорты. Анда бөтен нәрсәнең асты өскә килгән – ватып-җимереп яңадан төзекләндерү эшләре бара.

Ә с ә д керә. Як-ягына карана. Эшчеләрне җентекләп күзәтә. Әрле-бирле йөри.

Ә с ә д . Надир! (Аңа Эшчеләр игътибар итмиләр.) Надир! (Бер Эшчегә мөрәҗәгать итә). Надир кая?

Э ш ч е . Хыту иты?

Ә с ә д . Надир – хозяин дома. Где он?

Э ш ч е . Ни знай.

Әсәд (кычкырып). Надир! Бу йортның хуҗасы кая?

Б ә х т и я р пәйда була.

Б ә х т и я р . Монда мин. (Елмая.)

Әсәд (сискәнеп). Бу – Надирның йорты. Син нишлисең монда?

Б ә х т и я р . Бу йортны ул миңа бүләк итте. Иҗат йорты ясыйм мин монда. Урыны шәп.

Ә с ә д . Нишләп сиңа йортын бүләк итсен ул?

Б ә х т и я р . Миңа ике ай эшләде, аннары йортын миңа бирде – шулай итеп, сезнең белән мин расчёт ясадым. Ә аның белән әле тулы расчёт ясыйсы бар.

Ә с ә д . Син һаман аны бимазалыйсың... Аның гаебе юк.

Бәхтияр (тешләрен кысып). Мин яратам Сафияне! Ишетәсеңме, яратам!

Әсәд (кайнарланып). Сафия беркайчан да синеке булмаячак! Сиңа берәр чара табалмам дисеңме әллә?

Б ә х т и я р . Минем закон бозганым юк.

Ә с ә д . Надир кайда?

Бәхтияр (кычкырып). Надир! Тузанлы томан эченнән Н а д и р пәйда була. Як-ягында тыгыз гәүдәле ике егет басып тора.

Әсәд (шаккатып). Нишләдең син, Надир?!

Надир (тыныч кына). Гафу итегез мине. Минем аркада боларның аралары бозылды, ыгы-зыгы купты.

Ә с ә д . Болай ярамый, Надир. Барлык гаепләрне үз өстеңә ала башласаң... Каршы торырга кирәк, көрәшергә, сугышырга! Хәзер кая барасың?

Н а д и р . Авылга кайтып китәм. Андагы иске йортыбыз әле яшәрлек, диделәр. Кеше үзенең гаеп-хаталары өчен җавап тотарга тиеш. Бәхтияр белән мин расчёт ясадым. Ул сезгә акча сорап килмәс – мин тулысынча түләдем. Үз теләгем белән. Мине беркем дә мәҗбүриләмәде.

Әсәд (ярсып). Нишләдең син, энекәш! (Чыгып китә.)

Бәхтияр томан эчендә югала. Берничә кеше тимердән эшләнгән өстәл этеп китерәләр. Надирның кулларын артка каералар, авызын скотч белән томалыйлар. Берәү тиз генә Надирның беләгенә укол кадый. Надир шундук йокыга китә. Кинәт ут сүнә. «Шайтан алгыры! Ут сүнде!» – дигән тавыш ишетелә. Фонарь кабызалар. Фонарь яктысында шешәдән Надирның колагына кабалана-кабалана ниндидер сыекча салалар. «Күренми! Кырыйга түгәсең бит! Колагына сал», – дигән сүзләр ишетелә. Караңгылык. Шомлы музыка.

5

Сырхауханә. Палата. Н а д и р тәрәзәдән тышка карап тора.

Буй-буй төстәге киемнән. С а ф и я керә – иңенә ак халат элгән, кулында ризык тутырук пакет. Надир аны күрми, һаман тәрәзәдән карап тора.

Сафия эндәшә: «Надир!»

Надир ишетми. Сафия кат-кат эндәшеп карый: «Надир! Надир! Надир!» Надир ишетми. Сафия, аптырагач, барып аның иңенә кагыла. Надир әкрен генә борыла һәм кызга елмая. Надирның ике якта да колак тирәләре җөйләнеп тора.

Сафия (моңсу елмаеп). Исәнме, Надир! Син бөтенләй ишетмисең икән.

Надир (сәер, каты тавыш белән). Исәнме, Сафия!

С а ф и я . Таптым бит сине, таптым. (Елый.)

Надир (бармагы белән Сафиянең күз яшенә кагылып). Ник елыйсың?

С а ф и я . Сине тапкан шатлыктан. Син ишетмисең... Мин врачлар белән сөйләштем... Кислота аз гына кергән колак эченә. Алар караңгыда туры китерә алмаганнар. Син ишетәчәксең, син, һичшиксез, ишетә башлаячаксың! Дәваланырга гына кирәк. (Колак янындагы җөйләргә кул арты белән кагыла.) Авыртамы?

Надир (каты тавыш белән). Син әтиеңә охшагансың, Әсәд абыйга. Атасына охшаган кыз бәхетле була ди. (Елмая.)

С а ф и я . Мин сиңа тәмле әйберләр алып килдем. (Пакетларны караватка куя.)

Н а д и р . Яңа пианино алмадыгызмы әле?

Сафия (кычкырып). Алабыз, Надир, алабыз! Синең колакларың төзәлгәнне көтәбез. Пианиноны синең белән бергә алырбыз. Син аны көйләрсең. Ул иң дөрес яңгырый торган пианино булачак!

Пәрдә.

 

"КУ" 09, 2016

Фото: pixabay

Теги: драматургия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев