Логотип Казан Утлары
Повесть

Моң кайтты (ахыры)

...Җомга көн, кичке сәгать алтылар булгандыр, Зөһрәләрдә – телефон. Казанның Республика диагнозлар үзәгеннән дәррәү тавыш: «Килеп җитегез, вашему Бигичеву плохо». Зөһрә бар дөньясын онытып, үзләреннән ерак булмаган диагностика үзәгенә чапты.

(Башыннан УКЫГЫЗ)

  5

...Сабирҗан бөек җырчының һиҗри буенча 1376, милади буенча 1998 елның 13 ноябрендә, тууына бер елдан нәкъ илле ел тулар алдыннан гомере өзелгәнен, 16 ноябрьдә миһраҗ кичендә ләхеткә куелганын белсә дә, үзен ничек кенә көчләмәсен, аны булган бербөтен вакыйга итеп күз алдына да китерә алмый иде. Вафат хәбәрен әүвәлдә интернет, аннан Татарстаннан килгән газета-журналлар китерде...

...Җомга көн, кичке сәгать алтылар булгандыр, Зөһрәләрдә – телефон. Казанның Республика диагнозлар үзәгеннән дәррәү тавыш: «Килеп җитегез, вашему Бигичеву плохо». Зөһрә бар дөньясын онытып, үзләреннән ерак булмаган диагностика үзәгенә чапты. 

Башында әллә нинди уйлар кайнады. Ни булды икән? Алар бит иртән театрда репетициядә, аннан, төштән соң радиода булганнар иде. Соңгы елларда Хәйдәрнең башына бик күп сынаулар төште шул. Ике баласының үлеме. Кара көчләрнең Җәлилләр, Җиһановлар төзегән татар опера һәм балет театрының репертуардагы татарлыгын җимереп ташлаулары ничек кенә җанын рәнҗетте аның. Татар артистлары, шул исәптән Хәйдәр, эшсез – туган театрсыз, тамашачысыз, телсез-хәтерсез калды. Уран атомсыз иде. Мөмкинме бу?! Чит илләргә түгел, Рәсәй, Татарстан буйлап та гастрольләргә чыгармадылар. Таланты белән дә, туры сүзлелеге белән дә тугры Тукай һәм тугры Сәйдәшнең дәвамы иде шул ул. Сыкранып булса да, турысын әйтте. Бу кемгәдер ошап җитмәде. Болай да бушка эшләп, такы-токы яшәгән ике халык җырчысының гаиләсе ипи белән суга торып калды. Аның каравы, алар исәбенә Петербург һәм Мәскәүдән ялланган Гольдберглар кавеме Голландияләрдән кайтып кермәделәр. Казан алтынына коендылар. Боларны кемдер медальләр биреп, «Халыклар дуслыгы тантанасы» итеп күрсәтергә тырышты. Җан әрнемәслекме? Кадерен белсәләр, бу яшендә өзелер идеме ул? Ачлы-туклы, почмактан почмак эзләп, кыйналып, кимсетелеп яшәмәсә, шушы яшендә шушындый ир-азамат дөнья белән хушлашыр идеме? Мондый талант Әмрикәдә булган булса, аның виллалары Гавай, Әдрән диңгез ярларында яктырып утырган булыр иде!.. 

Баласын җуйган ана болан кебек атылып барып керсә – Зөһрә ни күзләре белән күрсен, аның сөекле ире – халык артисты Хәйдәр Бигичев, бар милләтнең бердәнбер Хәйдәре, кабул итү бүлмәсе коридорында үлеп үк ята. Йөзләре агарынган-күгәренгән. Аңлылыкка аңында иде ул. Сөйләшкәләп тә куйгалый. Зөһрәне күрү белән ул яңа бәладән котылуына ышанып, елмаерга тырышты: 

– Үлә яздым бит, Зөһрәм... – ди. – Башта уң аягым йөрмәс булды, аннан зәхмәт сулына күчте... Шартлый, аяк тамырларым шартлый, түзәр әмәл юк!.. Җитмәсә, полисымны да алырга онытканмын икән!.. Полис сорап, һаман кабул итми яткыралар!.. 

Нинди полис?! Татар җирендәге Татарстанда Татарстанның халык артистыннан – полис?! Мондый чакта кешедән полис даулар чакмы?!

Нишләргә дә белмәгән, әмма бу очракта беренче итеп басымны төшерә торган укол бирергә кирәклекне яхшы белгән Зөһрә шүрәлеләргә охшап хәрәкәтсез калган табибларны утлы карашы белән көйдереп алды:

– Нишләп карамыйсыз?!

– Килгәндә, басымы югары иде, хәзер нормальләште, – диде табиблар берни булмагандай, тынычландырырга тырышып. – Менә хәзер авыртуны баса торган укол бирәбез... 

Зөһрә авырудан полисын таләп итеп яткырган арада инде аякларында пульслары да туктап барган Хәйдәрнең салкын балтырларын, аяк очларын уа башлады, Хәйдәрен тынычландырырга ашыкты:

– Хәйдәрем, түзә күр, йөрәгең яхшы, инфаркт-фәлән юк, ярдәм итәрләр – без бит табиблар кулында!.. Монда алар һәйбәтләр, бу элеккеге Обкомпартия хастаханәсе!.. 

Хәйдәрне уратып катып калган табиблар, шәфкать туташлары бихисап, тик алардан тиешле шәфкать кенә юк иде. Ә табиблар алмаш-тилмәш телефонга асылынып, алтынчы хастаханә табиблары белән маңгайгамаңгай бәхәс алып баралар:

– Бу безнең авыру түгел, бездә сосудистый хирурглар юк! – кычкыралар бу яктан трубкага.

– Монда острый тромбоз артерий обеих бедер! «Сосудистый хирурглар» юк икән. Хәйран икән. Хәйдәр һаман:

– Зөһрә, полисны... полисны алып килдеңме?.. 

Саташа бугай. Аһ, бу полис дигәннәре! Зөһрә килгәнче, полис соратып, укол да салмыйча яткырып тинтерәткән авыруны нинди хәлгә төшергәннәр!.. Моның өчен больнисы-ние белән хөкемгә тарттырырга кирәк!

Ә вакыт үтә, секундлар сәгать, минутлар тәүлекләр кебек озын!..

– Тизрәк алып китегез бездән бу авыруны! – дип кычкыра телефонның бирге очындагы табиб телефонның аргы очындагы табибка, инде тәмам чыгырыннан чыгып. – Бу безнең авыру түгел, сезнеке!.. Кабул итмәсәгез, сез җаваплы!..

Хәйдәр бар көченә ышандырырга тырыша:

– Алла хакына... Президентка... Сәкинә апага шалтыр...ат! Алар безнең җыр... ярата!..

Түземе бетеп үкси башлаган Зөһрә атылып барып, табибларны талкый башлады:

– Нишләп катып калдыгыз, нишләп ярдәм итмисез?! Халык артисты Хәйдәр Бигичев алдыбызда үлә бит!..

Ниһаять, үзара бәхәсләшә торгач, тиешле ярдәмен күрсәтә алмаган диагностика үзәге табиблары, әрләшә-талаша, авыру Хәйдәрны алтынчы хастаханәгә илтеп тапшыруга иреште. Секундлар чынлап та – сәгатьләр, сәгатьләр – тәүлекләр кебек озын иде!.. Ә Хәйдәрнең хәле авырайганнан- авырая барды. Ул инде баягы кебек эндәшми дә, сөйләшергә тырышмый да, дөньяга игътибары тәмам беткән кебек, Ходаем!.. Авыруны ятактан тәгәрмәчле арбага күчереп салып, кабул итү бүлмәсенә алып кергәч, аны ике яшь табиб карады:

– Чынлап та безнең авыру икән... 

Чынлап та... Зөһрәнең кәефе күтәрелгәндәй итә. Хәйдәр моны ишетми. – Каны бот буе артерияләрендә генә тибә... – ди «сосудистый» табиблар.

– Что делать? 

Кәеф яңадан төшә. Фаҗига якын, фаҗига якыная, фаҗига килеп җитеп килә!..

– Сез ашыгыч операциягә ризамы?

– Риза, риза!.. Әмма тизрәк, Алла хакы өчен!..

– Бәлки, дәвалап карарбыз? Операция кирәк тә булмас...

Кәеф тагын күтәрелеп куйгандай итә дә, эчне тоташ шом биләп ала – хәл шулкадәр дә кискен микәнни? 

– Әгәр сезнең дәвалауны дәвам иттерәсегез килә икән, ханым, – ди табиб салкын кан белән. – Дежур аптекадан кирәкле даруларны алып килегез!.. Без көтәбез!..

– Нинди дарулар? – ди үз колакларына үзе ышанмаган Зөһрә. – Нинди дарулар тагын? Республика больнисында дарулар да юкмыни?!

– Юк. Менә сезгә дарулар исемлеге...  – ди күзләрен яшергән табиб. – Гепарин. Фибролизин. Анальгин. Аспирин. Сульфадимизин. Бездә аларның берсе дә юк. Шприц белән система, менә бу сыекчаларны алырга да онытмагыз!.. 

– Дежур аптека? Кайда ул?

– Чехов урамында!..

Йа, Ходай! Сәгать төнге тугыз икән инде. Хәйдәренә ярдәм күрсәтә алмыйча, алар өч сәгать мыштырдыйлар ласа!.. Аһ, ул даруларга акча да кирәктер бит әле! Хәйдәр чак кына ишетелерлек итеп пышылдады:

– Минем кесәдә... юкмы бераз? 

Хәйдәре кесәсеннән йөз тәңкә, шундагы очраклы бер изге җан иясеннән бурычка акча алып торып, ул елый-елый, сүнеп барган ирен хастаханә коридорында калдырырга мәҗбүр булган хатын, кара төнне яктыртып, түшәлеп яуган карларны ерып, барлык Казан буйлап анальгин белән аспирин эзләп чапты!.. Миллионын да, йөрәген дә биргән булыр иде, янында газиз татар халкы кочагын ачып торган булса. Кызганычка, безнең урам үзенә тиеш булган хәләл урынсыз, хәләл урансыз һәм хәләл молекула-атомсыз иде. Хатын берни булмагандай, өнсез-көнсез килеш Тукай, Такташ, Сәйдәш, Туфаннан кала бишенче бөек үлемен каршыларга әзерләнә. Һәрхәлдә, өстән караганда, барысы да тәртиптә кебек. Сәхнә исән, күктә йолдызлар бихисап. Дөнья атом тузанына күмелеп, галәмнәрдә гизә. Әмма беркем дә, бер генә татар да өстәл сугып: «Җитте безгә! Әйдәгез, моң һәм бездән тартып алынган уран буранын кире үзебезгә кайтарыйк!» – дими... 

 Ниһаять, Зөһрә дежур аптеканы эзләп тапты. Бикле. Ишегендә бернинди язу юк. Ул Җир шары кебек зур йорт тирәсеннән әйләнә-тулгана йөгерде. Баксаң, төнгә йортның теге башындагы кеше күрмәс кечкенә җилтәрәздән җибәрәләр икән даруларны. 

Урап килүенә Хәйдәрне дүрт кешелек палатага күчергәннәр. Тәрәзә янындагы койкага. Янында беркем юк. Ничек итеп мондый авыруны ялгызын калдырырга мөмкин? Хәле мөшкил. Күтәреп кертеп, каты койкага ыргытканнар, аны бит бу хәлендә кузгатырга да ярамый иде!.. Шушылар да табиб дип атала микән?

Әле ире һушында иде. Зөһрәсе аны тынычландырырга кереште:

– Хәзер, Хәйдәрем, хәзер... Даруларны алып килдем... Врачларны биредә яхшы, диләр... Ярдәм итәрләр. Түз, җаным, түз... 

Зөһрә иркәсенең кулларын уа башлап, йөзенә караса, йөрәге жу итте: Хәйдәр башын кырын салды, аз гына елмайгандай итте дә хәрәкәтсез калды.

– Хәйдәрем, ач күзеңне! – дип кычкырып җибәрде бөтен палатага Зөһрә. – Һәм авызына тын өрә башлады. – Ач күзеңне, Хәйдәрем!.. Син нишлисең?! 

Хәйдәр вафат иде инде. Казан, Татарстан, барлык татар халкы ятим калган иде. Татарстанның халык артисты Хәйдәр Бигичев «яшь капитализм» котырып чәчкә аткан үрнәк Татарстанның дәүләт хастаханәләрендә биш сәгать буе ярдәм көтеп, сөйгәненең – көрәштәше, язмышташы, берүк гаиләдән Татарстанның икенче халык артисткасы Зөһрәсенең, кара төннәрне ерып, дару алып кайтканын көтеп кенә яткан кебек иде гүя. Ул тупсадан күренү, башын кулына алу белән елмайган да хушлашкан. Сабирҗанга билгеле булуынча, аның төйнәлгән йодрыгын көч-хәл белән ачтырганнар. Ул йодрыкта нинди кодрәт, нинди рухи ачыш һәм казанышлар төенләнгән булды икән? Сабирҗанның иманы камил, анда иң бөек байлык – туган татар халкына бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт булган. Ә мәхәббәт дигән могҗиза ул серле матдә. Материя. Атом. Аның белән дөньяны яшәртергә дә, шартлатырга да мөмкин. Хәйдәрнең уч төбендәге атом ул Үлемсез Моң иде. Караңгылыкка урын калдырмаган уран яктылыгы иде. Җимергеч көчкә юл бирмәгән Изгелек иде... 

Шулай итеп, Казанның алтынчы хастаханәсенең данлыклы тарихына караусыз үлгән халык артисты Хәйдәр Бигичевнең үлеме өстәлде. Моң да юк, изгелек белән явызлыктан торган уран да юк. Тәүбә дә, хөкем дә булмаячак. 

Нәкъ җырдагыча. Җил икән. Син түгелсең, җил икән. Башка бернәрсә дә түгел.

Зөһрә шашкан күзләре белән катып калды.

Тукта, нәрсә булды соң әле? Дөнья – караңгы баз. Янында беркем юк. Бу бүлмәдә ятып, тере мәеткә әйләнгән өч гәүдә Хәйдәрнең үлем хәбәреннән торып утырганнар. Дүртенчеләре хәрәкәтсез. Чынлап та җырчы Хәйдәрме ул? Түгелдер лә!.. Шул булса, нигә? Кем үлде? Нигә үлде? Ә ул нигә үләргә тиеш?

Юк, Зөһрә үзе саташа бугай.

Юк, саташмый.

«Иннә лилләһи вә иннә иләйһи рәҗигун».

6

Табиблар кереп, шыгырдавыклы тәгәрмәчләрдә тәгәрәтә-тәгәрәтә Хәйдәрнең үле гәүдәсен реанимация бүлегенә алып чыгып киттеләр. Нигә? Яңадан терелтү өченме? Мөмкинме? Аклану өченме? Аллаһ болай да күреп торды бит. Гөнаһын кая куярлар? Нигә аны гына? Нигә бу реанимация дигәннәренә Зөһрәнең үзен дә алып китмиләр?! Барлык халыкны, милләтне? Безнең урамдагы уран бураннарында ахырзаман килмиме?

Ниндидер көч Зөһрәнең колагына пышылдады. Киңәш итте. Ул айнып киткәндәй булды. Ул бит бик мөһим бер нәрсә эшләргә тиеш. Алланың тәкъдире шулайдыр. Шулайдыр. Ул өстендәге сары кофтасын салды, кыйбласын чамалап, идәнгә җәйде һәм ире үлгән төштә ястү намазын укый башлады... 

Юк, бу театр түгел иде.

Бу әле ләхет иясе булмаган мәетнең рухына чыгылган беренче дога иде.

Һәм ул аның хәләл җефетенең җеназасына багышланган иде. Гомере буе үзеннән авырракны күтәргән, физик яктан ифрат та нык, көчле, чыдам арыслан, кул көрәштергәндә, аның кулын ега алырлык кеше табалмаган кеше, үз аңында булып, биш сәгатькә якын табиблардан ярдәм ялварып, коточкыч авыртынулар кичереп, түзеп яткан, йөрәге эшләп торган, кардиограммасы яхшы булган Бөек Җырчы Илендә ил табалмыйча, шулай елаудан шешенеп беткән иркәсе кулында җан бирде. Тукта, бәлки, ул тередер? Юк. Бәлки, аңа тын өреп карарга кирәктер? Юк, ул тынны да кабул итми.

Бу инсан, мондый инсан, мондый зат башка илдә, башка мәмләкәттә булсамы?.. 

...Әнә, аның Чүмбәли авылының мәгърур улының, Салих-Тукай авылы киявенең, якты шәм кебек сомгыл гәүдәсен татарның сирәк акылга ия имамы Харис хәзрәт Салихҗан юып, ак кәфенгә төрә. Ә ул, гүя үлмәгәндәй, елмаеп ята. Соңыннан Салихҗан хәзрәт «Минем үз гомеремдә җеназасында бу кадәр дә матур итеп елмаеп яткан инсанны күргәнем юк иде», – дип белдерер. 

Әйе, табигатьнең сирәк күренеше иде шул ул. Хәйдәр белән Зөһрә, гомумән, инсанияттә сирәк күренеш иде. Җир йөзендә йолдыз-талантлар бихисап. Йолдыз-талантлар кавышалар һәм аерылышалар. Мондыйларга кавышу да, аерылышу да – сенсация. Хәйдәр белән Зөһрә – йөзек кашына тиң талант, тик йолдызлар сенсациясе түгел. Алар бер-берсеннән аерым яши алмаган мәңгелек планеталар иде. Шулай, дөнья сәнгате тарихында, алар кебек, бары тик кавышкан гына, тик аерылмаган, бер-берсенә, талантларына, милли сәнгатьләренә тугры калган ике күгәрчен, ике аккош, ике сандугач – бер моң академиясе булып, парлы, гаиләи бердәмлектә яшәгән талантлар сирәк. Андыйлар, бәлки, Азиядә биш, Европада биш, Африкада биш, Америкада биш, Австралиядә биш пар булгандыр? Бәлки, алай да юктыр. Ул үзе инглиз җыр сәнгатеннән Дженни һәм Роджер Скорцоуз, алман балет сәнгатеннән Гертруда һәм Герхард Раушенбах, Әмрикә спорт сәнгатеннән Сарра һәм Маккей Смитлар барлыгын гына белә. Башка, сенсациядән сенсациягә кадәр аерылып яшәгән «йолдыз Киркоров-Пугачёваларны», кем исәпләгән? Ә менә Рәсәйдә чын йолдызгаилә әлегә берничә генәдер: Зөһрә Сәхәбиева һәм Хәйдәр Бигичев.
Балет биючеләре Екатерина Максимова һәм Владимир Васильев. Галина Уланова һәм композитор Родион Щедрин. Татардан, бәлки, бу исемлеккә тел осталары Мәрьям һәм Айрат Арысланнар, телче-галимнәр Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия Вәлитовалар, җырчы һәм композитор Асия һәм Вәсим Әхмәтшиннар да керә алалардыр? Татарның Асылъярлары. Гүя йөз елга якын элек бөек драматургыбыз Мирхәйдәр Фәйзи «Асылъяр»ын алар өчен генә язган булган, диярсең. Шәрәф белән Ләлә. Кем уйлаган, шушы бергәлекне раслагандай, Зөһрә белән Хәйдәр Бигичевлар Шәрәф белән Ләләнең атаклы «Асылъяр» җыруын бергә җырлыйлар бит:
Асылъяр,

Хуш инде,

Аерылабыз бит инде...

Бәлки, татардан аларга кадәр яшәгән тагын бер шундый иҗади парны өстәргә мөмкиндер: җырчы (булачак композитор!) Сара Садыйкова белән атаклы режиссёр Газиз Айдарскийны? Дөрес, алар да берничә ел гына яшәп кала – үлем тиз аера. Дөресрәге, аералар. Мондый тәҗрибә – яшь талантларга мәңгелек үрнәктер һәм сабактыр.

...Кинәт, колак пәрдәләрен шаңкытып, нидер гөрселди һәм кап-караңгы дарьяда моңланып, ниндидер ак нокта барлыкка килә. Бу – Ай, Ай, Ай!.. Дулкын килә – дулкын китә. Өй артындагы кара шомырт агачларыннан чәчрәп, көлтә-көлтә ак чәчкәле йолдызлар атыла... 

Яңа, мәңгелек дөнья яратыла.

Артта – Аллаһ, алда – Моң.

Бар дөнья тын. Шылт та итми.

Ил түгел бу. Җил икән.

Биредә пульсыңны түгел, полисыңны сорыйлар. Чөнки алар Шүрәлеләр. Үзләренең бармакларын бүрәнәгә тыккан Былтырдан полис сорыйлар. Сабирҗанның хәтеренә шигырь килеп төште:

Гаепне ачар булсаң, хәзер бездә

Тиештер Ватаныңнан ерак качмак;

Юк исә башың бетте, үзеңне тиз

Ясарлар төбе төшкән агач башмак!..

Кем шигыре бу? Нәҗип Думави!..

Хәйдәрне, милләтнең асыл баласын, Җидегән чишмәнең тын сукмагында тирбәлгән талларга булган басым алып китте. Күтәрсә – үзеннән авырны күтәрде. Эшләсә – күпкә арттырып эшләде. Җырласа – микрофонын читкә алып куеп, үз тавышы – чын мәкаме белән җырлады. Бу талларга тиң басым җир йөзендә башка беркайда да, беркемгә дә, бернәрсәгә дә булмады. Бу басымга түзү никадәр авыр булса, аның мәгънәсе, мәртәбәсе шулкадәр зурдыр, олугътыр... 

Хәйдәрдән соң дөнья, үз хаталарын аңлап, яңадан яратылырга тиеш иде кебек.

Менә ни өчен Хәйдәр Бигечне югалту Тукай, Такташ, Сәйдәш, Туфан үлеменнән соң, милләткә килгән бишенче бөек югалту иде.
Бу Казанның атаклы алтынчы хастаханәсендә «муниципаль полис» дип аталган катыргы хакына ирне, илне югалту иде.

Кем җавап бирер? 

7

Син түгел ул, җил икән...
Җырчының җан басымыннан тетрәп чыккан авазлар хәзер авыз куышлыгында кысыла, гүя киләптәге җеп кебек бер учка төйнәлә, күкрәк читлеге кыллы гөсләгә – аһәңнәр җилгә әверелә, алар альттан дискантка кадәр күтәрелеп, талантның үлемсезлеген, хәтта мәңгелек югалту булып исәпләнгән югалтуларның да мәңгелек булмыйча, илаһи табигатьтә, кешелекнең җан вә юлларында биниһая эз калдыруын раслап, тына, югала...

Җил икән. Җил икән! Җил икән! 

Сабирҗан күзендәге яшь ташкынын кул аркасы белән сөрткәндәй итте. Яшь кайнары тәненең тиресен пешереп алды. Бу мәңгелек уран ялкыны иде. Урандагы мондый моңны вә шигырьләрне тәмугны җир йөзендә кичкән милләт кенә тудыра аладыр. Мондый моңны вә шигырьләрне тәмугны җир йөзендә кичергән милләтнең инде шул ук тәмугны үз язмышларында икенче кабат кичергән балалары гына тудыра аладыр.

Хәсән Туфан, Гомәр Бәширов һәм Сара Садыйкова.

«Тын сукмакта тал тирбәлә» романсы һәм «Җидегән чишмә» җыруы – татар милләтенең дөнья халыкларына Йөрәк Чакыруы ул.

Син түгел ул, җил икән... 

Сабирҗан җырлап җибәрде. Моң кайтты!.. Сабирҗан үзе дә җырлый икән ләбаса!.. Җырлый башлар өчен туган нигезе генә җитмәгән бит!.. Ул уйламастан өстәлгә йодрыгы белән сукканын сизми дә калды:

– Җитте безгә читтә себерелергә!.. Авылыма кайтам!.. Урынымны урамымнан табам! Хатынымны да, балаларымны да... барысын да урамыма алып кайтачакмын!.. 

Аның күзләре кызарып шашкан иде. Ул үксегән авазлар чыгарып, башы белән өстәлгә капланды. Бераздан өстәлгә суккан уң кулының ләззәт белән сызлануын тойды. Аңа кайткан моң булып йодрыгыннан кан чәчрәгән иде... 

***

P.S. Мавыгып китеп, «Җидегән чишмә»ләргә багышланып, үзе дә җиде бүлек булып туган бу әсәремдә мин геройларымның төс-башларын сурәтләргә дә онытканмын. Бик күрәсе килгән кеше кое суының көзгесенә карасын. Аның чагылышында ул Зөһрәнең, Хәйдәрнең һәм Сабирҗанның кыяфәтләрен күрер. Җитешмәгән сыйфатларын үзеннән дә өстәр. 

Тәмам.

"КУ" 01, 2022

Фото: pixabay

 

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кызганыч.Минем иремнедэ врачлар утерделэр

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кан басымының сәбәбен эзләп тә маташмыйлвр хәзер. Төшерә торган дару бирәләр дә шуны эчәсең гомер буе Врачларга аларга Бигичев ни, Тукай ни барыбер. Акча кирәк аларга, акча.!Шунсыз борылып та карамыйлар.