Логотип Казан Утлары
Роман

Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?.. (дәвамы)

Самат, ниндидер сихри көчкә буйсынып, урындыкка утырды, аннары, Светаның да үзенә текәлеп каравын күреп, шундук торып басты. Самат каушады. Түшендә Кызыл Йолдыз ордены, ике медале ялтырап торган батыр йөрәкле егет югалып калды. Соңгы тапкыр себерке белән тыныч кына идән себерүче нәзакәтле кызны кайчан күрде соң ул?

(Башыннан УКЫГЫЗ)

 10

Винфрид белән Хәйдәр бер-берсенә шактый вакыт елмаеп карап тордылар. Әле күптән түгел генә танышуларына карамастан, алар бу минутларда үзләрен озак вакыт очрашмый торганнан соң, бер-берсен сагынган һәм, ниһаять, менә хәзер очрашкан якын кешеләрдәй хис иттеләр.

Бу дөньяда могҗизалар булмый дип санаган Хәйдәр бүген башкачарак уйлап куйды. Әтисе немец радисты турында сөйләгәндә, үзе ун яшьлек бала гына булса да, Хәйдәр аның бәянын яхшы хәтерли иде. Күрәсең, озакламый бу дөньядан китәчәген сизенгән булган – әтисе ул вакыйганы аңа кат-кат сөйләгән иде.

Инде шик калмады, әсир радист профессор Винфрид Мейернең әтисе Ортвин Мейер булган. Винфрид та инанды, кызылармеец Гарипов Саматның улы хәзер Германиядә дәваланып ятучы пациент Гарипов Хәйдәр булып чыкты.

1944 елда булган бу вакыйганы Ортвин Мейер да улына күп тапкыр бәян иткән булган. Шулай итеп, боларның һәр икесенә әтиләре кичергән хәлләр яхшы таныш, хәлбуки, Хәйдәрдән аермалы буларак, Винфрид ул вакыйганың нечкәлекләрен күбрәк белә иде.

– Гәрчә пленга эләккән булса да, ул көннәр әтиемнең сугыш елларыннан калган якты хатирәләре булып сакланды, – диде Винфрид.

– Шулай булмый ни... Чөнки исән калган, әсирлектән котылган, – диде Хәйдәр.

– Кеше киләчәккә дәртләнеп омтылсын өчен, Хәтер якты мизгелләрне саклыйдыр, күрәсең, – диде Винфрид, уйга калып. – Кайгылы мизгелләрне исә Хәтер якты мизгелләр инкарь ителмәсен өчен барлап торадыр. Нинди сынаулар аша үтәргә туры килгән әтиләребезгә, – дип куйды ул.

– Кешелек дөньясы сугышмыйча тора алмас инде ул, – диде Хәйдәр.

– Сугыш стихия ул, буран кебек, җир тетрәү шикелле, су басу, янгыннар сыман. Әмма сугыш мәхшәрендә күпме аерым кеше язмышы – сөйләп, аңлап бетерерлек түгел.

– Шулай шул. Язмышлар – һәркемнең үзенеке. Гади кешенең күргәннәрен, кичергәннәрен, ул кеше фәкать үзе генә белә. Тарих өчен гади кеше язмышы берни түгел һәм тарихта уелып калыр өчен син йә изге кеше, йә канечкеч тиран булырга тиеш. Кеше генә булсаң, кемгә кызык син?.. Кайсы шәхеснең чынында нинди булганын дистә еллар узгач кем белсен...

– Аны үз вакытында да төгәл билгеләү мөмкин түгелдер инде, – диде Хәйдәр. – Кайчак, явыз ният белән, кеше игелек кыла, кайвакыт, игелек эшлим дип, кеше явызлык кыла. Шуңа күрә мин тарих фәнен яратмыйм һәм аны фән дип тә атыйсым килми. Тарих – берөзлексез языла торган зур бер бәян. Аңа һәр буын үзеннән ниндидер сюжетлар өсти.

– Килешәм, – диде Винфрид. – Моннан илле ел элек син яшәгән чор әле тарих түгел. Синнән соң килүче буыннар өчен тарихка әйләнәчәк ул. Чөнки алар ул чорны күрмәгән һәм үзләренә җайлы итеп язарга мөмкинлекләре булачак. Шунысы кызганыч, тарих кешеләрне бернәрсәгә дә өйрәтми һәм бернәрсәгә өйрәтмәгәнен дә аңлата алмый. Бу дөньяда тынычлык, тынгылык өмет итмә, дөнья бертуктаусыз хәрәкәтләнә. Хәтта син диваныңда тыныч кына ятам дигәндә дә, Җир шары сине мизгел саен үз күчәрендә әйләндерә һәм үз орбитасында йөртә. Зур көч, бөек бер хәрәкәт сине үзенә буйсындыра, син үзең һич аңламаган кануннар буенча кечкенә бер Җир шарында көн күрәсең. Синең уй-хисләрең, тойгы-кичерешләрең, кайсы мизгелдә нинди адым ясыйсың – бу универсум өчен әһәмияткә ия түгел, кешенең үзе өчен генә кыйммәт һәм мөһим нәрсә ул. Ясаган адымың киләчәкнең миллионлаган сукмакларының кайсысына баса – кеше өчен менә шунысы мөһим.

– Кешене ялгыш ясаган адымы өчен дә хөкем итү дөрес түгелдер, минемчә. Кеше үз теләге белән килми бу дөньяга. Шуңа күрә беркем беркемне гаепләргә тиеш түгел.

– Димәк, сезнеңчә, дөньяда гаепле кешеләр юк? – диде Винфрид, көлемсерәп.
– Шекспирга ияреп, Лев Толстой да: «Дөньяда гаепле кешеләр юк», – дигән.

Винфрид, кулын селтәп:

– Аларның да һәрберсе фәкать кеше генә бит, – диде. – Бу кадәре вәхши дөньяда гаеплеләрне билгеләп булмаса, димәк, кешеләрнең барысы да гаепле һәм һәркем гаепле.

Кайберәүләрнең: «Кешеләрне яратам!» – дигәннәрен еш ишетәм. Ә мин моңа ышанмыйм. Минемчә, кешелек дөньясын яратырлык түгел. Гомумән алганда, инсаният мәхәббәткә лаеклы түгел. Аерым алган кешеләрне генә ярату мөмкин. Аерым алган шәхес бөтен кешелек дөньясына караганда кызыграк. Моңарчы яшәп килгән әдәбият, сәнгать тә бит аерым кешеләр турында иҗат ителгән. Халык төркеме түгел, шәхес кызыграк. Әле бөтен дөнья халкы турында әсәр иҗат иткәннәре юк.

– Сез хаклыдыр, – дип килеште Хәйдәр. – Әнә, Юлиус Фучик кешеләрне бик яраткан. Ә кешеләр аны барыбер асып үтергәннәр.

– Явызлыкка каршы көрәш игълан итәр өчен, үзеңә дә явыз булу кирәк шул, – диде Винфрид, беркавым дәшми торганнан соң. – Җиңәр өчен исә явызлыктан да явызрак булу зарур. Димәк, явызлыкны һич кенә дә җиңү мөмкин түгел. Әңгәмә озак дәвам итте һәм бу сөхбәт аларны һичничек ардырмады һәм отыры тагын җиңел генә 1944 елның августындагы вакыйгага алып китте. – Әле, бәлки, ул вакыйганың син белеп бетермәгән өлешләре дә бардыр, – дип куйды Винфрид. 

11

Иван Константинович Самат белән әсирне икенче катка алып менеп китте. Бүлнис нык тетрәгән, бөтен җирдә пыяла ватыклары, кирпеч кисәкләре, чүп-чар ята, соргылт тузан куе катлам булып бөтен җиргә кунган иде.

Рацияне, әлбәттә, Саматка күтәреп менәргә туры килде, ә немец көчкә, ахылдый-вахылдый, ыңгыраша-шыңшый, көч-хәл белән менеп җитте. Шулай коридорда торганда, табиб агай, боларны кая урнаштырыйм һәм нишләтим икән диптер инде, кашларын җыерып, уйга калды.

Бу вакытта озынча, зифа буйлы бер кыз коридор башында салмак-талгын хәрәкәтләр белән идән себереп маташа иде. Боларны күреп, ул эшеннән туктады һәм зур кызыксыну белән көтелмәгән кунакларны күзәтте.

Немец, ахылдап, стена буенда ауган тумбочка өстенә утырды һәм башын салындырды. Ул гына түгел, Самат та исәнгерәгән иде, утырырга берәр урындык-мазар юк микән дип, як-ягына карады.

– Исемеңне ничек дидең әле? – дип сорады табиб, Саматка борылып.

– Самат.

– Менә шундый хәлләр, Самат, – дип, авыр сулап куйды агай. – Сугышка кадәр шәһәрнең бердәнбер здравпункты шушы иде. Шәһәр кечкенә. Кирпеч заводы, сөт-май комбинаты... Березняк халкын дәваларга хәлебездән килә иде, яткырып дәвалар өчен хәтта палаталар да бар иде. Хәзер инде моны берничек тә атарлык түгел. Бу вакытта әлеге дә баягы кыз, боларны күзәтә-күзәтә, коридор башында идән себерүен дәвам итте. Әмма хәзер инде аның игътибары кулындагы себерке белән чүп-чарлы идәндә түгел, ә көтмәгәндә килеп кергән ике солдатта иде.

– Нимес оккупациясе вакытындагы хәлләрдән хәзер дә йөрәк жу итеп тора, – дип, табиб сөйләвен дәвам итте. – Бөтен персонал нимес кергәнче үк качты, баш врач та фронт тарафына тайды. Минем качасым килмәде, монда калдым. Мин гомерем буе шушында хирург булып хезмәт иттем. Нимесләрне дәваларга, операцияләр ясарга туры килде. Безнекеләр килгәч, мине гаепләргә керештеләр, җавапка тартырга, хәтта атып үтерергә дә теләгәннәр иде. Полк командиры тидермәде. Шул полковник булмаса, мине, мөгаен, харап иткән булырлар иде. «Безгә бу хирург әлегә кирәк, аннары, сугыштан соң күз күрер...» – дип алып калды. Безнең полк монда озак тормады, тиз арада елганың аръягына күчте. Әлегә монда бернинди дә влач юк... – Хирург бераз пауза тотып: – Читтәрәк бомба төште, – дип куйды. Ярый әле бүлнискә төшмәде. Тәрәзәләр коелды, әнә теге яктан стена бераз җимерелде...

Беренче карашка бөтенләй табибка, хирургка охшамаган бу шыр сөякле, галәфи чалбар балакларын киң кунычлы күнитеккә кыстырган агайның эче тулы кайгыдыр сыман иде. Үзе дә кайсыдыр чит илдән килгән кешегә охшаган, яңак сөякләре беленеп, озынча борыны белән, бәләкәй күзләре, тырпаеп торган колаклары һәм юка иренле олы авызы белән бергәлектә, читтән караганда, ул карикатураны хәтерләтә иде. Әмма җентекләп карасаң, гел чалшаеп торган күзлеге артындагы күзләреннән аның чиксез сагыш һәм тирән акыл иясе икәнне абайларга мөмкин иде. Ябык булса да, кулларының көчле икәне бармак төзелешләреннән һәм хәрәкәтләреннән күренеп тора иде. Адымнарын саклык белән ясап атлый, гүя ялгыш адым ясаудан курка иде ул. Самат аның аягында вермахт солдатлары кия торган күнитек икәнне абайлады һәм дошман күнитеге турында сорау бирмәкче иде, әмма кыймады, тыелып калды.

Иван Константинович, гүя үзе белән үзе сөхбәт кыла иде, Саматка бөтенләй илтифатсыз булып, күптән түгел күргән-белгәннәрен салмак кына, бераз көйләгән шикелле итеп сөйләвен дәвам итте. Шул ук вакытта, бәян итү белән бергә, күргәннәрен, башыннан кичергәннәрен яңадан күз алдына китерә, хәтереннән үткәрә сыман иде. Кыяфәтеннән салкын битарафлык аңкып торган бу кеше өчен, күренеп тора – дошман да, дус та юк, кемнең кем яклы булуы аны бөтенләй кызыксындырмый иде.

– Гаскәрләр киткәннән соң, моннан җиһазларны да урлап бетерделәр инде. Караватларны да ташып бетерделәр, урындыклар, простынялар да юкка чыкты. Берни калмады. Бераз спиртны, берникадәр гади даруларны өйгә алып кайтып яшерергә җитештем. Бетте, юк хастаханә.

– Гаиләгез бармы? – дип сораган булды Самат, хирургның бәяны озакка сузылганга эче пошып.

– Улым да, кызым да сугышта. Улым Киевта институтта укый иде. Олы кызым – балалар врачы иде, Верхнегорскида эшләде. Кече кызым 1941 елның июнь уртасында Винницага кунакка киткән иде... Анда минем энем яши... Кызымнан да, энемнән дә бүгенге көнгә кадәр бернинди хәбәр юк. Хатыным өйдә... Бөерләре авыртып интегә. Менә шуңа күрә мин беркая да китмәдем, качмадым, монда калдым.

Иван Константинович сөйләүдән туктап, тирән уйга чумды. Самат, мөмкинлектән файдаланып, үзенең хәлен аңлатты, приказ үтисе барлыгын, ничек монда килеп чыкканнарын, немец радистын исән килеш Смерш бүлегенә тапшырырга тиеш икәнне кызып-кызып сөйләде.

Иван Константинович, килеп, беркавым әсиргә текәлеп карап торды.

– Ярасын сез бәйләдегезме? – дип сорады ул Саматтан.

– Мин, – диде Самат.

Табиб, канлы чүпрәкне чишеп, идәнгә ташлады һәм немецның иңбашын җентекләп карады, бармаклары белән яра тирәләренә баскалады. Немец берничә тапкыр ыңгырашып куйды.

– Пулясын алырга кирәк, – диде хирург.

– Алыгыз зинһар, – диде Самат. – Мин аның өчен җавап бирәм. Бик кыйммәтле әсир диделәр моны.

Көтмәгәндә, хирург коры гына:

– Документларыгызны күрсәтегез, – диде. Самат аптырап китте.

– Мин бит сезгә сөйләдем инде! Мин сөйләгәнне тыңламадыгызмыни, ишетмәдегезмени? Ышаныгыз миңа, зинһар! Миңа бит әле үземнең полкны да куып җитәргә кирәк булачак. Минем приказ бар – моны, рациясе белән бергә, особый отделга тапшырырга. Аңлыйсызмы, юкмы?

Иван Константинович төссез күзләре белән шактый вакыт Саматка карап торды.

– Сиңа ничә яшь? – диде ул никтер.

Саматның ачуы килә башлады.

– Егерме! – дип җикерде ул һәм чалбар кесәсендәге «вальтер»ны капшап куйды.

– Минем кече кызга да егерме тула быел... – диде хирург чак кына ишетелерлек тавыш белән. – Исән микән ул?.. – Берникадәр вакыт уйга калып торганнан соң, ул коридор башында тузан туздырып маташучы кызга эндәште:

– Света! Света, күлмәк итәген җилфердәтеп, себеркесен болгабрак, йөгереп килеп җитте. – Ташла инде ул себеркеңне! – диде хирург кызга. – Бар, спирт алып кил. Хатыным бирер. – Ләкин беравык идәнгә карап торды да кул селтәде. – Юк, үзем барып киләм. Син хәзер үк элекке баш врач бүлмәсендә операциягә урын әзерлә. – Аннары, Саматка карап, өстәп куйды: – Анда тимер рәшәткә, тимер ишек... Света, син ачкыч кайда икәнне беләсеңме?

– Миндә бит ул, – диде Света. – Янчыгымда.

Иван Константинович, әсирнең хәле тәмам бетмәсен диптер инде, кул ишарәләре белән аңа идәнгә ятарга кушты. Немец тумбочкада утыра бирде, аннары, ниһаять, аңлап, идәнгә ятты. Әмма хирург чыгып киткәч, әсир, ыңгырашып, әкрен генә гәүдәсен калкытты һәм иңбашын кулы белән тотып янә тумбочкага торып утырды.

– Идәннән җирәнәсеңме әллә, дуңгыз! – диде Самат, рацияле рюкзакны стенага терәбрәк.

Иван Константинович чыгып киткәч, Света коридор башына китмәде, Самат тирәсендә эш табарга тырышып, кем әйтмешли, юкны бушка аударып йөрде – әле идәндә яткан кәгазьләрне алып укып караган булды, әле нидер эзләгәнгә сабышып йөрде. Озынча буйлы, ябык, әмма коры сөякле дип әйтерлек түгел, төз гәүдәле, нечкә билле, зәңгәр күзле, кечкенә туры борынлы, хәтфә тавышлы гүзәл бу кызга төсе, чәчәкләре уңа башлаган күлмәге, аягындагы көрән туфлие, башына чөелгән ак яулыгы шундый килешеп тора иде. Җитмәсә, үзеннән күңелгә ятыш ниндидер тәмле үлән исе дә килеп тора иде. Самат бөтен дөньясын онытып, кызга карап катты.

– Синнән тәмле ис килә, – диде Самат, үзе дә сизмәстән.

Кыз моны бөтенләй көтмәгән иде. Ул шундый матур итеп елмайды.

– Мин көн саен Аглая түтәйгә дару үләннәре кайнатам. Мәрхүмә әбиемнең ерак туганы ул. Шул үлән исе сеңә. – Света үзенең кулларын нәфасәт хәрәкәт белән әкрен генә йөзенә китереп иснәп карады. – Чынлап та тәмле ис, – дип елмайды ул.

Самат кызның бармакларының төз, нәфис икәненә игътибар итте. – Бу синең үзеңнең табигый исеңдер дип уйлаган идем, – дип шаярды ул.

Светаның җазибәле йөзе тагын да ныграк яктырып китте. Ул җәһәт кенә китеп барды һәм бүлмәләрнең берсеннән Саматка артсыз урындык алып килде.

– Утыр, – диде кыз, урындыкны стена буена куеп.

– Ә син? – диде Самат, кыздан күзләрен алмыйча.

Света кыланып, иреннәрен турсайтты да:

– Урындык берәү генә бит, – дип, көмеш кыңгырау тавышы белән көлеп куйды.

Югыйсә урындыкның берәү генә булуында нинди кызык булырга мөмкин инде?

Самат, ниндидер сихри көчкә буйсынып, урындыкка утырды, аннары, Светаның да үзенә текәлеп каравын күреп, шундук торып басты. Самат каушады. Түшендә Кызыл Йолдыз ордены, ике медале ялтырап торган батыр йөрәкле егет югалып калды. Соңгы тапкыр себерке белән тыныч кына идән себерүче нәзакәтле кызны кайчан күрде соң ул? Мондый гүзәл күренеш тә бар икән бит әле дөньяда. Сугыш бөтен нәрсәне үтереп, юкка чыгарып бетерә алмый икән. Дөньядагы барлык ямьле күренешләрне юк итү, яктылыкны тәмам сүндерү сугышның да хәленнән килми икән!

Ике күз карашы очрашты. Бу мәлдә ике яшь йөрәк, ике керсез аң уртак максатны сиземләделәр, ниндидер бөек бер мәгънә эстәп, ике җан арасында күзгә күренмәс җепләр сузылды.

Бу дөньяда бер нәрсә дә очраклы түгел икәнне кеше гомер кояшы баеганда гына аңлый башлыйдыр. Могҗизалар да юктыр, ахрысы, бу вәхши дөньяда – алар башка яссылыкта, шушы тирәдә, янәшәдә генә булырга мөмкиндер. Кайвакыт көтелмәгән хәл килеп чыга, әмма ул могҗиза була алмый. Чөнки, әгәр могҗиза чынга ашкан икән, ул инде могҗиза түгел. Тәгаен туры-тәңгәл килүләр дә сирәк була, китапларда, киноларда гына мөмкин ул. Чынбарлыкта могҗиза дип кабул ителгән нәрсәләрдән дә тирәнрәк, кыйммәтрәк хәлләр булырга мөмкин.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 07,2022

Фото: unsplash

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев