Логотип Казан Утлары
Роман

Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?.. (дәвамы)

– Якты дөньядан ваз кичәргә ярамый, – диде Самат йомшак тавыш белән. – Минем инде фронтларда күрмәгәнем калмады, ә шулай да тулаем алганда дөнья ямьле дип саныйм. Менә бит, көтмәгәндә, синең белән очраштык.

(Башыннан УКЫГЫЗ)

14

Бүген әле мәхәббәтнең икенче төне иде.

Мәхәббәт кабынсын өчен күп вакыт кирәкми. Бу бөек хис, очкыннан ялкын кабынган сыман, мизгелләр эчендә туарга мөмкин. Ә инде соңыннан, вакыт узгач, ләззәтне дә, сагышны да, илһамны да, газапны да үзенә алган шул сөюнең тәэссораты өчен Күк тарафларыннан айлар, еллар сарыф ителергә мөмкин.

Мародёрлар килмәде, кыз белән егеткә беркем комачауламады, хәтта төнлә палата тәрәзәләрен киереп ачкач, черкиләр дә кермәде.

Алар бер-берсенә нык гашыйк булдылар. Уртак бер хис-уй икесендә берьюлы туды – әйтерсең лә, бу дөньяга бер-берсен табар өчен туганнар, гүя сугыш та алар өчен башланган һәм Ортвин Мейер дә аларны очраштырырга дип әсир төшкән...

Самат Светаның йөрәк тибешен тыңларга ярата. Шул тынгысыз йөрәк-кошчыкны ике учына алып үбәргә иде... Каяндыр һичничек барып җиталмаслык тирәнлектән мизгелләрне саный-саный типкән йөрәгенең канатлары да бардыр шикелле. Бу бәхетле минутлар, якты мизгелләр тиз арада үтеп китәчәк бит... Туктатырга иде Вакытны. Бик озакка булмаса да, ничек тә туктатып торырга иде аны.

Үтә шул, тиз үтеп китә сәгадәтле минутлар. Гомер дә үтеп китәчәк бит. Әле кайчан гына Самат бала иде, күптән түгел генә үсмер чагы гөрләп үтте, урамда еш сугышканы өчен «Чукмар» кушаматын алган иде... Хәзер инде дарыны күп иснәгән, атакаларга күтәрелгән, разведкаларга йөргән, окопларда күшеккән солдат ул.

Света башын Саматның күкрәгенә салган. Кызның таралган чәче тәнне кытыклап ала. Кызның җылы сулышы да беркая китми, егетнең тәненә сарыла.

– Шушы карават, һаваларга күтәрелеп, Казанга очып алып китсен иде, – диде Самат, хыялланып.

– Казан зур каламы?

– Зу-у-ур, – диде Самат, тавышын калынайтып, – гаҗәеп зур! – Мәскәүдән дә зуррак түгелдер әле, – диде Света, үчеклисе килеп. – Мәскәүдән зуррак түгелдер, әмма Мәскәүгә караганда күпкә гүзәлрәк, ямьлерәк.

– Ышанмыйм, – диде Света. – Синең Мәскәүдә булганың бармыни?

– Юк.

– Алайса ничек инде Мәскәүдән матуррак дип әйтә аласың? Самат, кинәт илһамланып:

– Чөнки Казан бит ул! – диде. – Мәскәү Казаннан һич кенә дә ямьлерәк була алмый. Аның болай диюе Светага бик ошады. Бу егеттән үзенең туып-үскән каласы хакында башка җавапны көтмәгән иде ул.

– Мин сине йөз ел беләм шикелле, – дип пышылдады Света, Саматның колагын кайнар сулышы белән «өтеп».

– Алай ук карт күренмисең бит син, – дип шаярды Самат һәм икесе дә рәхәтләнеп көлеп куйдылар.

– Синең иңбашыңда кечкенә миң бар... Кичә үк күрдем... Җилкәңдә ике җөй бар, яраланган идеңме әллә?

– Кыйпылчыклардан, – диде Самат. – Яра дип әйтерлек түгел. Света аның борынына бармагы белән кагылды:

– Борының сикертмәле...

– Ундүрт яшемдә... сугышканнан калды ул. – Самат киерелеп куйды. – Их, шул көннәргә кире кайтырга иде.

Света көлеп җибәрде:

– Борыныңа суккан көнгәме?

– Сугышкан чаклар да сагындыра, бөтенесе сагындыра... – Самат кызны кочагына алды. – Әй, юк, ул көннәргә кире кайтмас идем. Чөнки анда, ул көннәрдә син юк. Ә менә бүгенге көндә мәңгегә калырга иде!

Самат кызны кайнар иттереп иреннәреннән, битеннән, күзләреннән үпте. Шуннан соң үсмер чагында ук язган кыска гына шигырен әйтеп куйды:
Һаваларда ак болытлар,

Җил көенә ага алар,

Шулар белән минем көннәр

Офыкларга агылалар.

Бертуктамый гомер ага,

Безнең гомер мизгел генә, –

Ак болыттай барып иңәр

Әбелхәят итәгенә.
Татарча булгач, Света, әлбәттә, аңламады һәм:

– Шигырьме? – дип сорады.

– Әйе, – диде Самат. – Унбиш яшемдә язган шигырем.

– Син шигырьләр язасыңмыни? – диде Света, гаҗәпләнеп.

– Язгалыйм. Татарча.

– Бу шигырең ни турында?

Самат аңа русча аңлатты:

– Болытлар белән көннәрем офыкларга агыла... Бертуктамас бу агымда гомер бер генә мизгел ул... Минем гомер дә ак болыт булып, Мәңгелекнең итәгенә бер барып иңәр...

– Бигрәк ямансу. Унбиш яшьтә шундый шигырь язгансың... Гомернең үтүе турында... – Света аңа ныграк елышты. – Минем турыда берәр шигырь яз әле.

– Шигырьне мин татар телендә генә яза алам. Русча да язып караганым бар... Әмма килеп чыкмый, дөресрәге, кытыршы языла, чын шигырьгә охшамый.

– Булсын, – диде Света. – Минем турыда да татарча яз. Аннары, русчага тәрҗемә итеп, миңа аңлатырсың.

– Ярар. Самат әсир яткан бүлмәнең түр почмагына куелган рацияне исенә төшереп:

– Рацияне күтәреп йөрмәбез, – диде. – Монда, берәр җирдә яшереп калдырырга кирәк булыр. Верхнегорскида әсирне тапшырганда әйтермен, килеп алырлар. Монда подвал бармы?

– Бар.

– Подвалда яшереп калдырырга мөмкин микән?

– Анда төшәргә куркыныч, – диде Света, шомлы тавыш белән. Безнекеләр килгәч, анда сигез мәет таптылар. Партизаннарга үч итеп, фашистлар сигез кешене шунда алып төшеп үтергәннәр.

– Кайда калдырып торырга соң аны?

– Миндә, миндә, безнең өйдә! – диде Света, җанланып.

Рация үзләренең өендә булса, Самат белән элемтә өзелмәс кебек тоелды Светага. Рацияне алырга, бәлки, машина белән Самат үзе дә килер, ничек кенә булмасын, рация аның өендә торса, Самат белән тагын очрашырга мөмкинлек чыгар дип ышанасы килде кызның.

Самат шәрә тәнгә гимнастёркасын, чалбарын киеп, күлмәк-ыштанын Света юып элгәч, Ортвин янына кереп чыктылар. Әсир Света алып килгән бәрәңгене ашаган, болар кергәндә, ул тәрәзәдән тышка карап тора иде. Самат Иван Константинович алып килгән фонарьны кабызгач, Ортвин яктылыктан йөзен чытты һәм әкрен генә барып, караватка ятты.

– Хәле яхшыра, ахрысы, – диде Самат.

– Аллес гут?11 – дип кызыксынды Света.

Әсир дәшмәде. Саматның башына кинәт: «Озаграк хәлсез ятса ярар иде...» – дигән уй килде, чөнки аның монда, Света янында буласы килә иде. Һәм шундук бу уйны башыннан куды. Приказ бар! Приказны үтәргә кирәк! 

***

Төн уртасында Самат фонарьне Светага тоттырды, үзе аркасына рацияне асты һәм алар здравпункттан чыгып киттеләр.

Березняк тып-тын. Ара-тирә ерактан этләр өргән тавышлар гына ишетелеп куя. Рәхәтләнеп сулый торган саф, рәхәт һава тәнне генә түгел, җанны иркәләде. Борынга каяндыр бөтнек исе килеп керде. Бер адәм заты күренми. Тәрәзәләрдә ут юк.

Самат, туктап, аркасына аскан рацияле рюкзакны җайлабрак куйды.

– Авырмы? – диде Света.

– Юк ла, – диде Самат. – Тиздән синең белән аерылабыз – менә анысы авыр булачак.

Алар шактый вакыт дәшми атладылар.

– Казанда сине берәр кыз көтәме? – дип сорады Света.

– Юк, – диде Самат. – Үзебезнең урамдагы бер кыз белән йөргән идек... Аралар ничектер үзеннән-үзе өзелде. Аңардан соң башка кыз белән танышырга өлгермәдем, сугыш башланды. Әтине сугышның беренче көннәрендә үк алып киттеләр, егерменче елгы абыемны – октябрьдә.

– Алар исәндер бит? – дип куркып кына сорады Света.

Самат шактый вакыт җавап бирми торды.

– Әтинең похоронкасын кырык беренче елның декабрендә алдык... – диде ул сүренке тавыш белән. – Абыемныкы 1942 елның сентябрендә килгән... Ул вакытта мин инде сугышка киткән идем.... Әни хатта язып хәбәр итте. – Самат шактый вакыт дәшмичә барганнан соң: – Әти бик оста сварщик иде, Казандагы иң зур төзелешләрдә эшләде, – дип куйды. – Абый төзүче-инженер иде.

– Тагын кемнәрең бар гаиләдә?

– Хәзер инде әнием генә.

Төн тынлыгында Светаның көрсенеп куйганы ишетелде.  

– Синең егетең сугыштадыр? – дип сорады Самат.

– Юк. Фронтка минем ерак туганнарымнан гына берничә кеше китте. Минем егетем бар иде... Әмма безнең җитди мәхәббәт булмады. Бала-чагаларча гына...

– Ул кайда соң хәзер?

– Аны Германиягә алып киттеләр. Харап булгандыр инде ул анда. Ул синең кебек көчле егет түгел иде.

– Сагынасыңмы аны?

– Сагынам дип... Кызганам мин аны.

– Сине күргәч, гашыйк булмый калучы юктыр.

– Алай очраган берсе гашыйк була дип әйтмәс идем.

– Син бик чибәр. Бик матур кеше син.

– Яратасың син мине, Самат, – диде Света, чак кына ишетелерлек итеп. – Шуңа шулай тоеладыр. – Самат дәшмәгәч, Света: – Яратасыңмы мине? – диде, егетнең «яратам» дигәнен үзеннән ишетәсе килеп.

– Яратам! – дип, Самат Светаны бер кулы белән иңеннән кочты.

– Шулай тиз арада болай гашыйк булырмын дип уйламаган идем, болай нык ярату мөмкиндер дип, башыма да килмәгән иде.

– Их син! Мин үзем сорагач кына яратам дидең, – диде Света, үпкәләгән сыман итеп.

Самат, тавышына хәйләкәрлек төсмерен кертеп:

– Мин синең сораганыңны көттем дә инде, – диде.

– Ә син мине яратасыңмы?

– Мин сине күрү белән үк ярата башладым, – диде Света, һич кенә дә тартынмыйча. – Синең үзеңә кызлар адым саен гашыйк булалардыр...

– Белмим.

– Татарлар мондыйдыр дип уйламаган идем мин, – диде Света, көлемсерәп.

– Нинди?

– Синең кебек.

– Ничек соң ул – минем кебек?

– Әллә тагы...

Света Саматка сыеныбрак атларга тырышты һәм бер мәлне, караңгыда егетнең йөзен күрергә теләп, фонарьне аңа терәп диярлек төбәде.

– Сукырайтасың бит, – диде Самат, башын читкә борып.

Хәл алырга туктагач, Самат рюкзакны салып, җиргә куйды.

– Сүндер фонарьне, – диде ул һәм кызны кочагына алып кайнар иттереп үпте.

Ике кайнар тән салкынча төнне җылытырлык көчкә ия иде. Алар әле араларындагы якынлыкны үзләре аңлап бетермиләр, аң белән эшкәртеп җиткермиләр иде.
– Син мине тиз онытырсың, – диде Самат, көтмәгәндә үзенә хас булмаган боек тавыш белән.

– Ник алай дисең?

– Кызларның хәтере кыска бит аларның...

– Юк, сине оныту мөмкин булмас, – дип пышылдады Света. – Мин сине югалтудан куркам.

– Сугыштан мине көтәрсеңме?

– Көтәм, көтәм, көтәм! – диде Света дулкынланып.

– Чын әйтәсеңме?

– Самат! Синеке бит инде мин! – диде Света, егетне үзе үбеп.

Йолдызлы төн. Дөм караңгы. Әмма алар арасындагы яктылыкны иң караңгы төннәр дә сүндерә алырлык түгел иде. Егермешәр яшьлек кыз белән егет арасындагы мәхәббәтне беркем күрми, белми, аңламый, бу илаһи халәт фәкать икесе өчен генә, икесенеке генә иде. Ике кешенең мәхәббәте башкаларга беркайчан да аңлашылмый. Ике йөрәк бер көйгә типкәндә, бер үк мизгел уртак була һәм бары тик аларныкы гына ул. Уртак мизгелләр Мәңгелекнең аерым бер өлешенә барып иңәдер һәм шунда сакланадыр. Ике кешенең уртак хисләре кайнаган мизгелләр гади мизгелләр түгел, яшәешнең асылына бәйле, кыз белән егет өчен генә түгел, гомумән, кешелек дөньясына гаять кыйммәт һәм бөек мәгънә салынган мизгелләрдер.

Света Саматның хыялларында, күңел төпкелендә, кайдадыр аң астында үзеннән-үзе яшәгән инде ул. Син бу дөньяда үзеңдә алдан ук яшәгән кешене генә очратып ярата аласың, аны очратканчы син бу хакта белмисең генә.

Мәхәббәттә кешене ни өчен яратканыңны әйтү мөмкин түгел, дөресрәге, белеп булмый. Чөнки сөю – бәһасез нәрсә – кешенең барлык сыйфатларыннан да өстенрәк, үлчәп, бәяләп, ярлык тагып булмый торган, хәтта аңлап бетермәслек бөек төшенчә. Дөньяда коточкыч сугыш барганда, кан, күз яше Җиргә сеңгән бу чорда да бәхетле булырга мөмкин икән!

Ярый әле бу вәхши дөньяда бәхетле булырга беркемнән дә рөхсәт алу кирәкми – Сталиннан, сиңа пулемёттан ут сиптерүче дошманнан, полк командирыннан, Смерш офицерларыннан, окопта янәшә яткан иптәшләреңнән, өстән бомба яудыручы очучылардан... Рөхсәт алырга кирәк булса, беркайчан бәхетле була алмас идең.

Саматның барган юлны, урамнарның як-ягындагы йортларны күрәсе һәм барысын да хәтерендә калдырасы килде, әмма берни күренми, тирә-юньдә ерып чыккысыз караңгылык иде. Саматның үсмер чагында язган шигъри юллары исенә төште:
...Төн белән көн арасында сызык булмый;

Бу Җиһанның бер төшен дә сызып булмый...


Ниһаять, алар Света яши торган йортка килеп җиттеләр. Кечкенә капка: «Ник төн уртасында борчыйсыз инде!» – дигән сыман, зарлы тавыш белән чак кына шыгырдап ачылды.

Света өйалды ишегенең яңагы артына яшерелгән ачкычны алды. Өйгә керү белән үк, биткә Саматның күңеленә хуш килгән үлән исе бөркелде – таныш, тәмле, якын, Светадан гел килеп торган, җанга ятыш хуш ис.
Света керосин лампасын кабызгач, шактый киң, иркен йортның эче азмы-күпме яктырып китте. Аермачык күреп булмаса да, өй эчендәге җиһазларны, әйберләрне абайлап, бу йортта кайчандыр ризыклы, тулы канлы, имин тормыш кайнаган икәнне чамаларлык иде.

Светага Аглая түтәй катык биреп җибәргән булган. Алар агач кашыклар белән, маңгайларын терәшеп, көлешә-көлешә катык ашадылар.

– Әнине сагындым, – дип, авыр сулап куйды Света. – Әллә, барысына кул селтәп, сезнең белән мин дә Верхнегорскига барыйм микән... – дип, уйга калды ул. – Иван Константинович орышыр инде. Район үзәгеннән күн папка тотып килгән нәчәлник минем аркада Константинычка каты бәрелергә мөмкин. Күп итеп хезмәт хакы түләргә вәгъдә биргәннәре өчен түгел, Иван Константинович сораганга гына әлегә монда мин. Акча түлиселәренә ышанмыйм. – Света тагын көрсенеп куйды. – Ә Иван Константиновичны алда ниләр көтә – бөтенләй билгесез. Ичмаса үзе дә телен тыя белми, кайвакыт, сәясәткә кереп, артыгын әйтеп ташлый торган гадәте бар.

Иван Константинович аңа бик якын кеше, Светаның әтисе, ашказаны авыртып, хастаханәгә килгәч танышканнар, шуннан аралаша башлаганнар, дуслашып киткәннәр иде. Света Верхнегорскида фельдшер курсларында укыганнан соң, эшкә Березнякка кайтуны Иван Константинович кайгырткан иде. Сугыш башлангач, Света хәрби пункттан чакыру көтте. Әнисен котсыз калдырып, мобилизация пунктына үзем барам, дип тә йөргән иде әле ул. Ире, улы бер гаепсезгә хөкем ителгәннән соң, ана кеше сөекле кызының фронтка омтылуына каршы килде. Дөресен әйткәндә, Света үзе дә икеле-микеле уйлар белән хафаланды. Мин дә китсәм, әни берүзе нишләр... Әни бөтенләй ялгыз калачак лабаса. Шулай ниндидер бер катгый карарга килә алмый йөргәндә, оккупация башланды һәм Света Березняктан ерак авылга китеп барды.

Агач карават киң, аңа йомшак матрас җәелгән, бу матрасны, әнисе каты чирли башлагач, Иван Константинович аларга здравпункт складыннан алып биргән иде. Керосинкадан төшкән яктылык алар өчен кояш кебек, ике яшь йөрәк өчен бу минутларда лампасыз да яктылык җитәр иде.

– Света, – дип пышылдады Самат. – Мин сине яратам!

Аның пышылдап әйтүе бу кыйммәтле өч сүзне кыздан башка беркем дә ишетмәсен һәм алар фәкать Светага гына аталган дигәнне аңлата сыман иде.

– Мин дә сине шундый яратам, – дип пышылдап җавап бирде Света. – Минем белән мондый хәлнең моңарчы әле беркайчан да булганы юк иде.

Света, шәрәтән килеш торып, тумбочканы ачты да нидер эзли башлады. Светаның буй-сыны керосинка яктысында тагын да матуррак һәм серлерәк булып күренде, бу күренеш өндә кабатланмый торган төш кебек иде.

Света өстәлгә тумбочкадан нәрсәдер алып куйды да эчке күлмәген киде.

– Блокнот белән карандаш бирәм сиңа, – диде ул. – Онытканчы бирим әле. – Кирәге чыгар. Минем турында берәр шигырь яза калсаң, шушы блокнотка язарсың. Үзем биргән блокнот булгач, бәлки, шигырең шәп чыгар. Адресымны язып куйыйм әле. – Ул Саматка борылып карады. – Хат язарсыңмы миңа?

– Минем инде хәзер үк сиңа хат яза башларга теләгем туды, – дип, Самат чалбарын киде. – Адресыңны блокнотның уртасынарак яз. Беренче битләр тиз юешләнә, ныграк таушала. Блокнотның урта битләренең берсенә үзенең адресын язып куйгач, Света:

– Бу сугышта күпме адреслар буталып, чуалып, юкка чыгып беткәндер, – дип, уйга калды.

– Сугыш кайчан да булса бетә, – диде Самат, янәшә утырып. – Адресларны яңадан барлап, табып була.

– Адресларын табып буладыр, кешеләре табылмаска мөмкин, – диде Света. – Беркөнне тәрәзә төбендәге гөлемнең, тамырлары көчле булсын өчен өске ботак-яфракларын кыркыдым... Ботакларын кискәч, гөл нигә тамырларын тирәнгәрәк суза икән?.. Якты дөньяга өметен җуеп, аска таба үсә башлый микән әллә ул?..

– Якты дөньядан ваз кичәргә ярамый, – диде Самат йомшак тавыш белән. – Минем инде фронтларда күрмәгәнем калмады, ә шулай да тулаем алганда дөнья ямьле дип саныйм. Менә бит, көтмәгәндә, синең белән очраштык.

– И Ходаем, яңа көн ниләр алып килер икән? – дип, олыларча әйтеп куйды Света.

– Һәрбер көнне көтеп алырга, аңа куанырга кирәк. Һәр яңа көн – бөек һәм кабатланмас. Чөнки һәрбер көн – кемнеңдер туган яки туасы көне. Кемнеңдер үлгән яки үләсе көне. Һәр көн үзенең бөек серләренә ия.

– Бик матур сөйлисең, Самат. Син гади генә нәрсәләрне матур иттереп әйтә беләсең. – Света Саматның ишек катындагы рюкзакка карап куйганын сизеп алгач:

– Рацияне базга яшерәбезме? – диде.

– Күгәрмәс микән ул анда? – диде Самат.

– Тычкан кимермәс микән? – диде Света, көлемсерәп.

– Кимерсеннәр. Тычканга жәл түгел. Тычканнар үзебезнекеләр, – диде Самат, көлеп.

Света башын Саматның иңенә салды һәм алар шактый вакыт шулай тып-тын, бер-берсенең сулышын тыңлап утырдылар.

– Рацияне яшерик, – диде Света, иреннәрен чак кына кыймылдатып. – Яңа көн туып килә бит...

– Кая яшерәбез?

– Түбәгә менгерсәк, яхшырак булыр, – диде Света.

Самат кузгалып:

– Яктыра башлаганчы, яшерергә кирәк, – диде.

Алар, кабаланып, рацияне өй түбәсенә алып менеп, түр почмакка куйдылар, Света рюкзакны иске япма белән каплап, аның өстенә тагын ниндидер чүпрәк-чапрак ташлады.

Түбәдән төшкәч, алма исле, җанга рәхәт һавалы дымсу бакчада йөрделәр. Дөньяның бөтенләй тынлыкка чумуын теләмәгәндәй, җәйге төн ара-тирә үзенең төрле авазларын бирә – алмагачтан өзелгән алмалар тып-тып итеп җиргә төшә, әнә, гаҗәеп тизлек белән песи йөгереп үтте, еракта, берберсенә хәбәр биреп, этләр өрә һәм тагын күптөрле кыштырдавык тавышлар ишетелеп куя иде. Бөтен җирдә, хәтта төнлә дә яшәү дәвам итте.

– Дөньяның рәхәт урыннары, якты мизгелләре беркая да китмәгән, – диде Самат. – Менә бит, сезнең бакчада сакланып калган ул. Мондый хозурлыкны бернинди сугыш та җиңә алмаячак.

Кыз белән егет туачак көнне кочаклашып каршыладылар. Яңа беленеп килгән таң исә аларның икесен дә үзенең назлы кочагына алды. 

11 Аллес гут? – немецчадан: бар да яхшымы? 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 07, 2022

Фото: unsplash

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев