Логотип Казан Утлары
Роман

Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?.. (дәвамы)

Сугыш барыбер иртәме-соңмы тәмамланачак. Рус та, нимес тә, татар да, япон да тыныч яши башлаячаклар, дуслашачаклар, алар барысы да бер-берсенә кирәк булачаклар. Әлбәттә, дошманның башкалары табылачак. Бүгенге дус, еллар узгач, дошманга әйләнергә мөмкин, хәзерге дошман, бәлки, дустың булыр...

(Башыннан УКЫГЫЗ)

15

Әйе, Җир йөзендә миллиардларча тапкыр булган котылгысызлык кабатланды – яңа таң ата башлады.

Өйгә кереп, бераз йоклап булмасмы дип уйлаганнар иде... Кая ул! Нинди йокы?!

– Безнең Ортвин ничек икән анда? – дип куйды Света.

Светаның әсир немецны «безнең» дип әйтүенә Саматның ачуы килмәде. Хәзер инде Ортвинга карата Саматның нәфрәте бөтенләй калмаган иде. Бу бәхетле очрашуда әсир фрицның да өлеше бар бит. Әгәр дошман радисты булмаса, хәзер татыган илаһи мизгелләр насыйп булыр иде микән?..

Светаның әсир турында әйтүе Саматны һавалардан җиргә төшерде.

– Миңа бүлнискә барырга кирәк, – диде Самат. – Чынлап та анда әсир берүзе ята бит.

Саматның Светаны үзе белән бүлнискә алып барасы килә, әмма әйтергә генә кыймый иде. Аерыласы килми, бәгырьләр серле җепләр белән бер-берсенә бәйләнде, китеп барсаң, элемтә өзелер дә, шарлап кан агар төсле иде. Ә Света егетнең: «Әйдә минем белән», – дип әйтүен көткән иде.

– Иртәгә... Әй, бүген бит инде... Киләсеңдер бит минем янга? – диде Самат басынкы тавыш белән.

Света исә тыйнакланып тормады (шундый якынлыктан соң нишләп үз кешесеннән оялсын инде!) – ярым караңгылыкта Саматның күзләрен «табып»:

– Самат! Мине хәзер үзең белән алып бармыйсыңмыни? – диде. Алар кинәт кочаклаштылар һәм шактый озак шулай басып тордылар. Самат кызны битеннән, күзләреннән, чәчләреннән үпте:

– Әйдә минем белән, дип әйтергә читенсендем, – диде ул. – Синең йокың туймыйдыр, ял итәргә кирәктер...

– Нинди йокы, нинди ял?! Самат!

Света, кабаланып, мич янындагы чиләктән кәрҗингә алма тутыра башлады.

– Быел алма бик мул уңды, коелып әрәм була. Алманың коелганы тәмлерәк тә әле, – дип сөйләнә-сөйләнә, Света бакчада кичә генә җыелган алмаларны тутырды да тутырды. Аннары әлүмин котелокка калган катыкны салды һәм, Саматның кыл сакал-мыегы җитеп килгәнне истә тотып, әтисенең кырыну пәкесен дә үзе белән алырга онытмады.

***

Алар кергәндә, Ортвин ың-шыңсыз ята иде.

– Йоклый, – диде Света, пышылдап.

– Нишләсен инде ул? – диде Самат, озакламый әсирне Верхнегорскига алып барасын исенә төшереп һәм шуңа сөмсере коелып.

Света әсир яткан карават янындагы тумбочка өстенә дүрт алма куйды, катык салынган котелокны да шунда калдырды.

– Уянгач, ашар, – диде Света. – Аннары мин аңа перевязка ясармын. Соңрак бәрәңге пешереп алып килермен... Бәрәңге ярата бугай ул.

Саматның моңа һич кенә дә ачуы килмәде. Әле кичә генә, җавап итеп, берәр авыр сүз әйтеп ташлар иде, хәзер исә, киресенчә, Светаның якты күңелле, игелекле булуына сокланып карады. Аның уйлары хәзер гел Светада гына иде. Кызларча, аналарча, хатыннарча җанҗылымлы бу кыз бөтен нәрсәне дөрес эшлидер, кешеләр менә шушындый затларны тыңлап, алар кушканча яшәргә тиештер дигән хис бар иде Саматта бу минутларда.

Алар беренче төнне кунган бүлмәдәге караватта янәшә утырып, алма ашаганда, Иван Константинович килеп керде.

– Сез ишекне эчтән бикләргә оныткансыз, – диде хирург, килеп кергән уңайга.

– Монда хәзер керүче юк инде, – диде Света, каушап.

– Тушёнкам бүтән юк, – диде Иван Константинович, Саматка туры карап. – Тегеләрен миңа нимесләр калдырган булгандыр дип уйлама. Мин алар киткәч, подвалда бер коробка тапкан идем. Бетте. Соңгы икесен кичә сезгә алып килдем. Ә сохарием әле бар.

Иван Константинович гәҗит кәгазенә төрелгән сохарине тәрәзә төбенә куйды. Бу юлысы Иван Константиновичның килеп керүе никтер Саматның ачуын китерде:

– Сохари дә фашистлардан калдымы? – дип, чәнчүле тавыш белән әйткәнен ул үзе дә сизми калды.

Хирург дәшмәде, ә Самат андый сорау биргәненә шундук эчтән генә үкенеп куйды.

– Рацияне яшерергә кирәк, – диде Иван Константинович тыныч кына.

– Мин яшердем инде аны, – диде Самат.

– Кайда?

Самат сорауны ишетмәгәнгә сабышты. Дошман рациясен Светада калдырганын Саматның әйтәсе килмәде, ә Иван Константинович исә кабат сорап, төпченеп тормады.

– Иртәгә иртән юлга кузгалыгыз, – диде хирург. – Әсирнең егерме чакрымны үтәрлек кенә көче бар. Елганы кичәргә җыенган сәвит частьларының тылына нимесләр чыгарга маташа дигән хәбәр ишеттем. Хәзер үз частеңа барсаң, нимесләргә юлыгуың ихтимал. – Тылга барырга кирәк – Верхнегорскига.

Мин шунда барырга җыенган идем дә инде. Смерш отделы шунда бит. – Самат уйга калды. – Алар да дивизия артыннан елга буена китмәделәр микән... Ярар... Комендатура бар бит анда, шунда тапшырырмын. Нимеснең хәле барыбер әйбәт түгел шул әле...

– Район үзәгенә моннан егерме чакрым. Сезгә ничек булса да барып җитәргә кирәк инде, – диде Иван Константинович.

Света коридорга чыгып киткәч, Иван Константинович Саматка текәлеп карады:

– Их, егет, егет... Нишләттең син Светаны? – диде ул хафалы тавыш белән.
Самат дерт итеп куйды:

– Ник алай дисез?

Иван Константинович тәрәзә янына барып басты.

– Ник дип... Тагын нәрсә дип әйтим соң инде... Яшьлек, яшьлек диген... Ул миңа үз кызым кебек бит... Шундый саф күңелле кыз бала... Әтисе дә, абыйсы да исән түгелләрдер инде балакайның... Әти-әнисе белән тыныч кына яшәп, яраткан кешесенә кияүгә чыгып, бәхетле булырга язмаган микәнни аңа?! Менә син хәзер китәрсең, ә аның күңелендә синең белән булган мизгелләр тын гына, әмма каты газап булып яшәячәк. Син аны, вакыт узгач, бәлки, онытырсың да, ә башка берәү аны «җилбәзәк» дип битәрләячәк.

– Мин яратам аны, – диде Самат, хирургка таба атлап.

– Һәркем үзен генә ярата, – диде Иван Константинович. – Кешенең табигате шундый. Юкса Җирдә сугышлар булмас иде.

– Алай димәгез. Сугыштан соң мин монда киләм. Мин аны Казанга алып китәм.

– Әгәр син бу сугышта исән калмасаң?..

– Мин һәлак булмаячакмын! – диде Самат, нык дулкынланып. – Мин исән калачакмын!

– Сугыш беркемнән дә үтеримме-юкмы дип рөхсәт сорап тормый. Үлем синең яшисе килүеңә төкерә ул.

– Мин үлмим!

Иван Константинович елмайды:

– Син әле малай гына бит. Сабый гына. Әмма бик яхшы егет син. Сөю белән нәфрәт хисләре кешенең үз теләге белән түгел, ихтыярсыз туа торган хисләр. Алар кешедә берьюлы бергә яши алмыйлар. Кеше көчле сөю хисләре кичергәндә, беркемне дә дошман италмыйдыр. Шулаймы?

– Белмим.

– Син бу радистны да хәзер дошман итмисең бит инде...

– Барыбер дошман ул. Мин инде аны берничә тапкыр атып үтерергә дә теләдем, – дигән булды Самат, чынында андый теләге булмаса да.

– Хәзер атмыйсың инде син аңа. Нык ярата белгән кеше үтерергә ашыкмый ул. Син дә белмисең, бу әсир дә белми – киләчәктә нинди язмыш көтә... Һәр икегез белән нәрсә булыр – иртәгә, бер ел узгач, гомер кояшы баеганда... Исән булсагыз инде... Балаларыгызны нинди язмыш көтә... Әгәр балаларыгыз булса инде... Үтермәскә кечкенә генә сәбәп, мөмкинлек булса да, үтермә. Ашыкма үтерергә. Кем белгән, бәлки, балаларыгыз киләчәктә дуслар булырлар, бер-берсенә кирәк булырлар, бер-берсенә ярдәм итәрләр... Дөнья бик киң түгел ул, планета зур түгел...

– Син бу фәлсәфәләреңне, әнә, аңа укы, – диде Самат, әсир яткан бүлмә ягына ишарәләп.

– Нимесчә аңлат, русча аңламаячак.

– Җибәр син аны. Теләсә кайсы якка китсен. Киләчәгегез менә бүген нинди гамәл кылуыгыздан торырга мөмкин.

Еллар узгач, Самат хирург әйткән сүзләрнең мәгънәсенә төшенәчәк. Ә 1944 елның августында Самат әле яшь иде. Хәер, шул чагында ук Иван Константиновичның ни әйтергә теләгәнен аңлаган сурәттә дә, әсирне иреккә җибәрә алмас иде ул. Аның өчен приказ һәм шуны үтәү барлык фәлсәфәләрдән өстен иде.

– Мине моның өчен хөкемгә тартачаклар, – диде ул ачулы тавыш белән. – Трибунал!

– Мин болай да синең өчен куркам әле, – диде Иван Константинович тонык кына тавыш белән. – Верхнегорск комендатурасында бу нимесне генә түгел, сине дә, кем икәнеңне ачыклаганчы, ябып куячаклар. Аннары, махсус кешеләр килеп, нишләп әле атна буе нимес радисты белән татар егете адашып йөргәннәр дип тикшерергә тотыначаклар. Сиңа приказ биргән кешеләр һәлак булсалар?.. Андый приказ алганыңны исбатлый алмасаң?.. Син хәзер документсыз... Коралың юк... Рацияне дә монда калдырасың... Саматның кыяфәте кинәт усалланды.

– Син, Иван Константинович, дошманнар белән озаграк булгансың бугай, – диде ул, хирургка якынрак килеп. – Мине куркытырга маташасың, радистны азат итәргә өндисең...

– Юк ла, дөрес аңламыйсың. Мин бит синең өчен дә борчылам.

– Ничек булса да, әсирне азат итәргә минем хакым юк. Мин аны Смершка тапшырам.

– Булдыра алсаң ярый да... Сугыш барыбер иртәме-соңмы тәмамланачак. Рус та, нимес тә, татар да, япон да тыныч яши башлаячаклар, дуслашачаклар, алар барысы да бер-берсенә кирәк булачаклар. Әлбәттә, дошманның башкалары табылачак. Бүгенге дус, еллар узгач, дошманга әйләнергә мөмкин, хәзерге дошман, бәлки, дустың булыр...

– Киләчәктә ни буласын уйлап утыра торган вакыт түгел, – диде Самат, мондый нотыклы әңгәмәдән туеп.

– Икегез дә харап булмассыз микән?..

– Булмабыз. Нишләп мин харап булыйм, ди! Мин үз җиремдә, фашистлардан азат ителгән территориядә йөрим. Һәм мин әсир дошманны тиешле органнарга илтеп тапшырачакмын.

Иван Константинович көлемсерәп куйды:

– Нинди дошман инде ул. Син аның кыяфәтен кара?

Саматның ачуы чыга башлады:

– Ник яклыйсың син аны?!

– Мин Беренче Бөтендөнья сугышында Германиядә пленда булган кеше... – диде Иван Константинович. – Фронт госпиталендә хирург идем мин. Чолганышта калдык, әсир төштем. Германиядә без, ун кеше, көн саен андагы бер байга эшләдек. Яхшы ашаттылар, бернинди кыерсыту, кимсетү күрмәдек. Брест-Литовск килешүеннән соң, азат иттеләр һәм Россиягә, өйгә кайттым. Фронтка патша Россиясеннән киткән идем, пленнан большевиклар иленә кайтып төштем...

Самат кызып китте һәм хирургның сүзен бүлеп:

– Пленда тәмле ашаганыңа күрә, монда дошманнарны дәвалап яттыңмы? – дип әйтеп ташлады. – Шуңа бу әсирне кызганасыңмы?

– Берничә дистә ел эчендә халык вәхшигә әйләнә дип ышанмыйм мин. Сәбәбе тирәндәрәктер, без аны аңлый алмабыз, мөгаен. Дошман – кешенең үзендә ул. Тумыштан ук кеше булсаң да, кеше икәнеңне гомер буе исбатлап яшәргә кирәк. Язмыш шуның өчен кешегә сынаулар биреп тора. Мул итеп бирә язмыш сынауларны – хәлле булсаң да, хәлсез булсаң да. Аны хәйләли алмыйсың, чөнки үзеңнән дә хәйләкәррәк булу мөмкин түгел. Беркем дә үз иреге белән генә үтми гомер юлын. Бу дөньяда бөтен нәрсә мәҗбүри. Хәтта үлгәч тә син котыла алмыйсың, чөнки үлгәч тә, Киләчәк сине үз кочагына алачак.

– Син миңа боларны ник сөйлисең? – диде Самат, аптырашта калып.

– Чөнки синең күзләреңдә нур бар, – диде Иван Константинович, бу җавабы белән Саматны бераз гаҗәпләндереп.

– «Дошманнарны дәвалап яттыңмы», – дидең... Мин бу дөньяда кайда дошман, кайда дус – аңламый башладым инде.

Самат, үзен кулга алып:

– Профессияңнән туймадыңмы, иптәш хирург? – диде. – Арымадыңмы?

– Мине яшәү алҗытты. Авыру хатыным бар... Балаларымны күрергә әле өметләнәм... Мине шулар гына тота бу дөньяда. Кеше – гомере буе үзеннән үзе качарга хыялланучы тоткын. Беләсеңме, кеше, яши-яши, ник үзгәрә? Ул яшьлегеннән китмәскә тырыша кебек, ә аның вөҗүде акылына караганда да «акыллырак» һәм элекке халәтеннән, кичәге «мин»еннән качарга омтыла.

– Иван Константинович, сез мине гафу итегез инде, – диде Самат соңгы вакытта хирургка «син» ди эндәшә башлаганнан соң, янә «сез»гә күчеп. – Мин ике ел инде фашистларга каршы сугышам, миндә нәфрәт көчле... Ачуланмагыз миңа, зинһар. Сезнең бу фәлсәфәләрегез үзегезгә хилафлык китермәс микән, шуны уйлап куйдым әле мин.

Беравык дәшми торганнан соң, хирург Саматка елмаеп карады:

– Энем, бу сугышта исән калсаң, синең дәвамың затлы булачак... Балаларың үзеңә охшаячаклар.

– Фашист заразасын бетерәсе бар әле башта, – диде Самат. – «Исән калсаң» дип дөрес әйтмәдең. Мин исән калачакмын! – Самат тагын «син»гә күчте. – Синең, иптәш хирург, шушы заманда беркемне дә дошман итмәвең бик сәер, әлбәттә... Шикле кеше син...

Иван Константиновичның «Бу сугышта исән калсаң, синең дәвамың затлы булачак... Балаларың үзеңә охшаячаклар», диюен Самат төчелек дип кабул итте һәм кинәт, үзе дә сизмәстән, тагын кыза башлады:

– Төкерәм мин теге Герман сугышында ниләр булганына! Сине алар азат итеп, өеңә кайтарганнар икән, әле нимесләр әйбәт дигән сүз түгел ул. Бу Ортвин Мейер атлы кабахәт безгә сугыш белән килгән – үтерергә, яндырырга, таларга, көчләргә. Без болай да инде кирәгеннән артык игелек күрсәтәбез бугай...

– Аны бит мәҗбүр иткәннәр. Ул берәр кешене үтерде микән, юкмы – син белмисең бит.

– Ә бәлки үтергәндер.

– Үтерсә дә, мәҗбүр иткәннәр аны, тирәнрәк уйлап баксаң.

– Бәлки, мин аңа бирелергә, аның әсиренә әйләнергә тиештер?.. – Син үзең дә әсир инде, – диде хирург тыныч кына.

– Аңламадым?..

– Сез икегез дә әсирләр. Әмма хәзер үк икегез дә азат була аласыз. Синнән тора.

– Гафу ит, Иван Константинович, син бигүк тулы түгел бугай, – диде Самат, тәмам аптырашта калып.

– Тулы белән тулы түгелнең чиген хәтта медицина да төгәл билгели алмый. Кеше психикасында норма кайда тәмамлана, каян тайпылыш башлана – моңа әле иң бөек профессорлар да төшенмәде.

Самат инде тагын кыҗрый башлаган иде, әмма Иван Константинович палатадан чыгып, коридорда борчылып торган Светага игътибар итмичә, баскычтан әкрен генә беренче катка төшеп китте. Бераз бөкрәебрәк, ябык булса да, гәүдәсен авырлык белән тоткан бу агайга Саматның шундук бер ачуы да калмады. Балаларының язмышын белми, хатыны урын өстендә авырып ята... Әсирлекнең ни икәнен үзе татыган бу кеше, дөньяда яшәп, нинди рәхәт күргән соң?.. «Миңа бу кешедән игелек кенә тиде бит, ник аңа ачуым кабара? – дип уйлап куйды Самат. – Дошман болай да җитәрлек, тагын монда дошман эзлим түгелме?..» Самат, гафу үтенергә ниятләп, коридорга йөгереп чыкты һәм аның артыннан эндәште:

– Иван Константинович!

Астан җавап ишетелмәде. Бераздан Самат бүлнис тәрәзәсеннән күрде – хирург, посёлок уртасыннан сузылган юлдан, кулларын артка куеп, әкрен генә атлап китеп бара иде. Иван Константиновичны Самат бүтән беркайчан да күрмәде. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 07, 2022

Фото: unsplash

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев