Кошлар оя корган җирдә... (дәвамы)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

***

Елкылдап торган чит ил машинасын күреп имәнеп китте Бәхтияр. Вәкарь белән генә кабинадан чыгып, ачкыч бәйләмен бармагында әйләндерә-әйләндерә өенә табан атлаган берәүне тәрәзәдән күреп, үзе каршы чыкты. Тегесе исәнләшеп тә тормастан:

– Безнең авылда чит кешеләр юк иде әлегәчә. Сез монда кайдан килеп чыктыгыз? – дип, төртмәле сорау ташлады.

– Үзбәкстан якларыннан... Сезнең халык та бездә әз түгел.

– Барыбыз да бертуганнардай идек без монда. Бер-беребезне беләбез. Кунакка йөрешәбез дигәндәй... Бәйрәмнәребез бар иде. Гает, Сабантуй... Каз өмәләре...

– Иде... Хәзер кеше юк бит инде. Киткәнсез. Ә мин бер тәрәзәдә булса да, утны саклыйм.

Ир йомшарды. Бик озакка сүзсез калды.

Аннан:

– Саклагыз. Сүндерә күрмәгез сез аны, – диде дә юл читендәге машинасына табан атлады. Бәхтияр да машинасына утырып, Җиһангөл апасына юнәлде.

***

– Бәйрәмнәребез бар иде, диме? Чынлап та бар иде бит алар. Авыл барында бәйрәмнәр дә яши. Сездә дә шулай ич ул, Бәхтияр, – дип җөпләп куйды Җиһангөл.

Бәхтияр белән сөйләшү Җиһангөлнең хәтерен янә үзбәк иленә тоташтырды.

Сәгыйте белән Нәүруз бәйрәменә бардылар икәүләп. Бу – Яңа ел башлану дигән сүз. Алар килгәндә, халык умарта күчедәй гөжләп тора иде. Йөзләр шат, күңелләр күтәренке, кешеләрнең һәммәсендә бәйрәм рухы иде. Урамда казан асып, халисә пешерделәр.

– Халисә дигәне ни аңлата икән соң? – дип сорап куйды Җиһангөл иреннән.

– Саф дигән сүз ул, ягъни саф күңелдән әзерләнгән ризык.

Бистә байлары казан янына куй итен китерә торды. Хатын-кызлар аны вак-вак кисәкләргә бүлгәләде. Аннары зур казанга салып, төне буе кайнаттылар. Әкрен генә, леп-леп кенә кайнап утырды ул. Иртәнге якта гына туралган кишер, суган, вакланган бодай салып җибәрделәр. Урам тулы хуш ис, бөтен кешедә бәйрәм рухы иде. Иртәнге намазга азан тавышы яңгырады. Намаздан туры ук кешеләр халисә казаны янына җыелды. Ашка килми калу боларда тәкәбберлек билгесе санала икән. Дин буенча бу гамәл гафу ителми. Олылар өстәл артында бәйрәмчә сөйләшеп утырган арада бала-чага савыт тотып йөгереп килә-китә торды. Халисәне салдырып алуга, алар, җил тизлеге белән күздән югала бардылар. Мәхәллә хуҗаларының шулай бөтен эшне тиз оештыруына таң калды Җиһангөл. Үз туйларын уздырганда да, мәхәллә ярдәм итте ләбаса. Мәхәлләдән вәкилләр беркөнне:

– Пәдәр ашына Сәгыйть әкәгә чакыру китердем! Белми калмагыз, ишетмәдек димәгез! – дип урам буйлап хәбәр таратып йөрделәр. Бөтен мәхәллә ир-аты кыз чыгасы йортка ашка килә икән монда. Бу – инсафлы кызны абруйлы итеп озатуны белдерү билгесе. Хуҗа, ягъни әти кеше яки берәр ир туганы пылау әзерли. Йортка зур өстәлләр сузганнар. Төчегә пешкән ризыкны бик яраталар икән, табыннарга ни генә куелмаган. Өстәлдәге печенье-прәннекләрнең һәммәсен төче камырдан пешергәннәр. Җимеш суы белән чәй – шулай ук табын күрке икән. Бу – «Пәдәр ашы» (Ата ашы) дип атала. Иренең бик атлыгып тормаганын чамалаган Җиһангөл:

– Чакырган җиргә барырга кирәк. Читтән килгән башы белән безне хөрмәт итми дип, мине гаепләрләр тагын, – дип, мәҗбүриләп кузгатты. Аһ, никләр кузгатты ул аны! Шунда Бәкер дә буласын белсәме?! Тегесе дә явызларча кыланды: Җиһангөлгә карашы туп-туры төшәрлек итеп каршы яктагы эскәмиягә җайлашты. Җиһангөлдән бигрәк Сәгыйть нишләргә белмәде:

– Сиңа карап утырыр өчен килгән ул, – дип көнләшеп, җилтерәтеп хатынын алып кайтып та китте. Югыйсә үзбәкләр бит татарларны беркайчан да аермыйлар. Үзләре кайда – Җиһангөлләр дә шунда. Башка татарлар да. «Нинди мул табыннан алып чыгып китте бит, җүнсез. Санламаган кебек», дип пошынды Җиһангөлнең танышлары.

Сугыш чорындагы ачлык әлеге табында, өстәл күтәргесез муллыкта үзәкләрен өзеп исенә төште Җиһангөлнең. Черек бәрәңге эзләп, туфрак актарып йөргән чаклары бар иде бит... Шулай бер тапкыр бәрәңге җыйганда, кызлар аңа:

– Һай, өлгерсең лә... Бу чибәрлекләрең белән кемнәрне куандырырсың икән? – дип, бик сокланып карадылар. Күз тидеме, кайтып җиткәнче ботына чуан чыкты.

– Әни, бер йомырка пешереп бир әле, өстенә куйыйк, бик сызлый бит, – дип үтенде кыз шунда.

– Ничек бирим, балакаем, дәүләткә түлисе бар бит, – диде әнисе. Аһ, ул ачлык! Җелекләренә төште лә ул ачлык! Ярый, әнисе тырыш булды: бәрәңгенең яшь сабакларын кисеп, аш пешерер иде, бахыр. Үлән коткарды инде җәйләрен.

– Сугыш беткәчтен, балакайларым, һәрберегезгә бер йомырка, бер ипи пешереп бирермен, – дия иде. Болай буласына гомердә ышанмас иде Җиһангөл. Килде бит ул көннәр! Сугыш һәм ачлык кешеләрне бер валчык икмәкне дә исраф итмәскә өйрәтте.

Еллар үтә торды. Һәр үткән ел яңа сулыш, яңа рух, яңа куанычлар алып килде. Балалары мәктәптә укыган елларда туган ягына кайткач та исе китте Җиһангөлнең: тышкы ягыннан ук чәере агып торган юан бүрәнәләрдән тазанык йортлар калкып чыккан, халык икенче өй кебек үк ап-ак келәтләр җиткереп куйган. Келәт тулы ризык. Онның тарттырганының да, тарттырмаганының да өскәкләре аерым. Әтисе көйләп калдырган туку станогы әле дә намуслы хезмәттә. Идәннәрдә үзләре тукыган паласлар... И шатланды да соң ул чакта туган җирендәге муллыкка... Җир өстендәге барча байлык Аллаһы нигъмәте булса да, кешеләр моңа лаек икәнлекләрен тир түгеп, эш белән исбат итәргә тиеш шул...

Әнә, монда да табын тулы йомырка. Йомырка гынамы соң? Тик муллык арткан саен кешеләрдә җан тынычлыгы кими бара никтер. Ни дип көнләшергә инде? Һаман: «Яратмыйсың син мине, сизеп торам», – диюен белә. Тагын ничек була инде ул ярату? Ярый, Гомәр хакында хәбәрдар түгел. Гомәрме? Хәер, ул яшьлек офыгындагы якты рәшә генә. Ерак-еракларга төбәлгәндә, җан нидер эзләгәндә генә, хәтер яктысында уйнаклап ала.

***

Яратмаган кеше белән бер түбә астында яшәп буламы? Юк, мөмкин түгелдер бу хәл. Яратадыр Җиһангөл Сәгыйтен. Хатын-кызның күңеле алкын, баш өстендәге кояшка караганда, ерактагы рәшәләрне яхшырак күрүчән мәллә соң? Шуларга күбрәк ышанучанмы әллә? Юк, юк, кая барса да, өен сагынды, мәктәптән тизрәк өенә ашыкты ул.

– Ярый әле сине очраттым, югыйсә мәңге буйдак булып калачак идем, – дигән иде бит аңа Сәгыйте.

– Ник? Үзбәк илендә кызлар беткәнме әллә? – дип сорады Җиһангөл.

– Кызлар күп лә ул, тик берсе дә минем язмышым түгел сыман... Мин сине гомерем буена саклармын, – диде дә егет, кызны беренче тапкыр кочып алды.

– Кит, кеше күрсә, оят... – дип читкә тартылды кыз.

Һай, ничекләр оялган иде ул чакта! Искән җилләрдән, томырылып карап торган айдан, салмак шыбырдашкан куаклардан оялган иде...

Ярату иде бу, чын мәхәббәт иде... Менә кайларга килеп тапты ул чын мәхәббәтен...

– Тормышта иң мөһиме шул: үзеңне яраткан ярны сайлап алырга кирәк, кызым, – диде аңа әнисе.

– Хатын-кыз ияләшә торган зат ул. Мин әтиеңне кияүгә чыкканчы бер генә күрдем. Иңне иңгә куеп, нинди бәхетле тормыш юлы кичтек...

– Ә Гөлфизә апа? Ул ияләшә алмады бит... – дип, әнисенә текәлде Җиһангөл.

– Аның холкы башкарак, кызым... Ордым-бәрдем генә яшәп булмый алай. Дөньяда тору өчен дөньяның үзеннән дә сабак алу кирәк. Аннары, бәхет кошы кунганда беленми, очып киткәндә беленә, диләрме? Аерылып кына, бәхеткә тиенә алганы юк бит әле аның да.

Бу сөйләшүне Җиһангөл әнисенең киңәшедәй кабул итте. «Ә бит әни мең хаклы», дип уйлап куйды ул, яңа йортка керәсе түшәк-ястыкны какканда. Ир-егетне, өйләнгәч, йорт төзеп, башка чыгару үзбәктә генә түгел. Туган ягында да шулай итәләр иде. Бу инде йортка баш булу, ягъни үзеңә-үзең хуҗа булып яшәү дигән сүз. Җиһангөлгә нәзберек гөл кебек кенә яшәргә язса, бәлки, аның мәхәббәте дә башкачарак күренер иде. Ә монда йорт саласы. Бу яклардагы балчыкның үзлелегенә хәйраннар калырлык. Ком-ташлы өске катламыннан арындыргач, аста бер дигән чимал ята. Җиһангөлләр дә үз мәйданнарындагы җирне файдаланырга уйлаштылар. Кирпеч суга торгач, нигез астында тирән подвал барлыкка килде. Ә кирпече... Аны вату һич мөмкин түгел, сөяк тә сөяк, кирпечләр дә – сөяк иде.

Тагын шунысы да бар: мондый өйләрдә җәен эсселек бер дә сизелми, кышын алар җылыны да яхшы тота икән. Табигать бу тирәләрдә аеруча үзенчәлекле: челләдә урамга баш тыкмалы түгел – эссе, ә төннәрен Памир тауларыннан салкын төшә иде. Ел әйләнәсенә тау башларында ап-ак кар ята, кичләрен кофта-яулыксыз тышка чыгам, димә. Соры таулар тезмәсе бик күп байлыкны яшереп саклый: иксез-чиксез алтын казылмалары турында да сөйләп кенә торалар. Хәер, монысы Җиһангөлне һич тә кызыксындырмый иде.

Каенаналарының бусагасыннан беренче кат атлап кергәндә, аңа башын шактый ияргә туры килгән иде.

– Бигрәк җайсыз, башсыз калырга да мөмкинсең монда, – дигән иде ул бу галәмәтнең мәгънәсенә төшенмичә генә. Баксаң: һәр нәрсәнең хикмәте бар. Үзбәкләрнең бөтенесендә шулай икән. Башны ию – Илаһка да, өйгә дә, илгә дә, йорттагыларга да хөрмәт билгесе, дип аңлаттылар аңа.

Өйләренең эче дә акшарланган: бәрелеп китсәң дә, буяла, хәер, монда һәрберсендә шундый хәл иде. Ә Җиһангөл бер тапкыр авылдан Ташкент шәһәре аша килде. Шунда кәгазь обойлар сатып яталар иде. Гади генә соры кәгазьгә бизәкләп, караңгырак төстәге ромбиклар төшерелгән иде. Һич уйлап тормады: күтәрде дә кайтты. Ябыштыргач өй ялт итте. Бөтен урам обойланган өйне карарга җыелды. Бусага аша кем үтсә дә, аларга хәерле гомер теләделәр. Каенанасы улы белән килененең эшчәнлегенә куанып бетә алмады. Йорт төзелеп беткәнче ашарга да үзе пешерде, балаларны да үз канаты астына алды, чөнки улы белән килене икесе дә хөкүмәт эшендә эшли, үзләренә вакытлары бик аз кала иде...

Ә бит җиңеп чыктылар! Түбәне өмә белән яптылар аннары. Без дә кеше рәтенә кердек бит дип куаныштылар. Өй эченә шкафларны бизәкләр уя-уя Сәгыйть үзе ясады. Әнисе Җиһангөл алдында:

– Атасына охшаган ул, кулыннан гөл тама, – дип үсендереп торды.

Кышлак берничә ел эчендә зур бистәгә әверелде. Шәһәрдән дә ерак түгел, шунлыктан яңа йортлар һаман ишәя барды. Илленче-алтмышынчы елларда бу якларга паспортсызлар агылды гына. Күпчелек халык төзелештә, шәһәрдә кондукторлар, поездларда контролёр, вагон вожатыйлары булып эшли башлады. Бистәдән шәһәргә автобуслар сәгать саен йөреп торды, шуңа калага күченеп яшәү ихтыяҗы калмады да шикелле. Җитмәсә, 1966 елдагы җир тетрәүдән соң, Ташкентны яңадан төзергә кирәк булды. Халык тагын монда агылды.

Бистәдә дә һәр яңа гаилә үзенә оя корды: балчыктан йорт җиткезде.

Бернинди заман җил-давыллары да вата алмаслык йорт Җиһангөл белән Сәгыйтьнең мәхәббәтенә һәйкәл булып, үзбәк җирендә торып калды...

***

Җиһангөл Бәхтияр белән Мәхәббәтне вакытлыча пропискага кертте. Аннан Рәсәйдә вакытлыча яшәү өчен рөхсәт юлладылар. Авылда йорт сатып алдылар. Һәм Шамил ярдәме белән ике гектар җирнең вакытлыча хуҗалары булып куйдылар. Янәшәдәге елгага мотор батырып, су суырткыч әтмәлләделәр. Кыяр-помидор, кабак-ташкабак, суган, кишер, кәбестә утырттылар.

Һәр үсенте бу мәрхәмәтле җиргә хуҗа кайтканны тойгандай, нәкъ әкияттәгечә, ай үсәсен көн үсте. Бу хәл тирә-күрше авылларга барып ишетелде. Кызыл борынлы, комач чырайлы әзмәвердәй ир затлары аларга эш сорап килә башлады. Тик Бәхтиярны шунысы борчыды: алар бүген бер чәкүшкәлек акча эшләсәләр, иртәгә бөтенләйгә югалалар иде. Ләкин бит эш көтми, уңыш җыюның үз вакыты бар. Моңа икәүдән-икәү генә өлгереп бетә торган түгел иде. Ике-өч атна үткәч, тагын пәйда булганнары да юк түгел. Мәхәббәт аларны кызгана, иренә акчалата бирмәскә куша, хуш исле пылау белән тамакларын туйдырып җибәрмәкче була. Тик тегеләрнең ризыкта бер генә гамьнәре дә юк, һаман акча таләп итәләр иде. Хәер, үзбәкләргә дә яхшы ук керде ул зәхмәт. Наркотиклар дигәне тагын. Аларның да исерекбашлары илдән чыгып китмидер. Читкә юл сабучылар алар, гадәттә, эшчән һәм тәртипле була...

– Бәхтиярың бәләкәйдән тәртипле иде, – дип, хатынның күңел кылларына кагылып ала Җиһангөл.

– Әлхәмдүлилләһ, – дип кенә куя хатын. «Әлхәмдүлиллаһ» дип яшәгән кешедә өмет барлыгын белә ул. Аллаһ биргән нигъмәтләргә риза булу – ул инде үзе үк тулы бәхет дигән сүз. Мәхәббәтне көн-айларның тиз узуы хәйранга калдыра.

– Монда җәйләр кыскамы соң, әллә гомер шулай тиз үтәме? – дип сорый.

– Бу хакта уйларга әле син яшьсең, илледән соң оча ул гомер, иллегә кадәр бераз йөреп тора әле, – дип җаваплый Җиһангөл. «Ә без өлгерербезме?» дип, үз-үзенә сорау куя хатын. «Без дә шулай өлгерербезме, дип яшәдек, менә ничек килеп чыкты бит. Йорт салырга тырыштык. Балалар үстердек. Укучылар тәрбияләдем. Димәк, өлгергәнмен...» дип, эчтән генә фикер йөртә. Югалтулары күбрәкме, табышларымы, монысын ул хәзер генә әйтә дә алмас кебек. Юк, юк, табышларыдыр... Иң зур табышы аның – туган җиренә әйләнеп кайтуыдыр, бәлки... Шамиле дә әнә Бәхтиярга:

– Үз эшеңне булдыру – үзеңчә яшәү инде ул. «Үземчә яши алмадым, дип үкенергә калмасын, – дип әйтеп алды.

– Үзең теләгәнчә яшәү авыр шулай да. Райондагылар бер дә «әйе», «ярар» дигән сүзләрне белми, ничә барсаң да «Карарбыз...» дип кенә калалар. «Ничә морҗадан төтен чыга? Авылның хәле ничек?» дип, бер кеше дә сорамый, – диде Бәхтияр бик пошынулы кыяфәттә.

– Аннан, монда табигате дә бит... Җәй бер дә юк. Үзбәкстанда туфрак ничек уңдырышлы: җиргә таяк төртсәң дә, күкрәп үсеп китә. Ун төп помидор утыртсаң, күршегә өләшеп тә бетерә торган түгел.

– Авырлыксыз җиңеллек килми шул... Рәхәтнең хакы кыйммәт монда... – дип елмайды Шамил.

– Тавык та тырнап туена, нишлисең...

Хәер, Бәхтияр белә: уйламаганда-көтмәгәндә аларга бәхет елмайды. Җиһангөл апасы белән очрашты. Ә бит якташлары сөйләвеннән белә: подвалларда кунып йөргән, тамак ялына көне-төне вагон-вагон йөк бушаткан чаклары да аз булмаган...

Ә монда... Авырлыклары күмәкләп хәл ителгән җирдә ничек эшләп булмасын икән?

«Ләкин кеше яши бит, һәркайсы нидер үстерергә тырыша, эшләгән кешенең эше дә, ашы да була», дип, эчтән генә уйлады Җиһангөл дә. Аның улын да, киявен дә җирдән аерасы килмәде. Шамиленә: «Кияү балакайны үзеңнән калдырма», – дип, бер генә әйтте. Азат кияве дә тыңлады. Икесе дә уңдылар әнә. Помидор-кыяр теплицалары гына да ни тора! Май башларында ук халыкка помидор-кыяр сата башлыйлар ласа! Дөрес, Шамиленең хатыны Сылу да, ике уллары да – булышчы. Кызы Назлы белән оныгы Әлфинә дә көчләреннән килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар. Эшнең җаена тиз төштеләр. «Күз курка, кул эшли», дип кенә җибәрәләр хәзер. Элек помидор дигәннәре кызармый да иде әле. Аны киез итек эченә тутырып, мич башына куялар, бушатып караган саен берәр саргылт йөзлесе күренсә, шул бик җиткән инде. Шатлыкның иге-чиге булмый. Ул үзбәк җиренә килгәч кенә, помидорның күпьеллык үсемлек икәнлеген белде. Каенанасы бер яхшырак сортлы төпне гөл савытына утыртып, киләсе яз өчен саклый торган иде. Язын үсентенең ботакларын сындыргалап, суга утырта да эше бетте кодагый. Орлык чәчеп, чыкканын көтеп азапланасы да юк. Тамыр җибәргәч туфракка гына төртәсе кала..

Ә беркөнне кунакка килгәч, Мәхәббәтнең бүлмәгә бикләнеп үксеп-үксеп елаганын ишетте Җиһангөл. Йөрәге шомланып куйды. Бөтенесе дә җайланып беткәч кенә, нинди корт чаккан инде бу баланы дип аптырады. Хатынның үксегәне аермачык ишетелә, җаны тулы әрнү икәнлеген ишек артында торып та тоярлык иде.

– Йә, ни булды? Кем кыерсытты? – дип, ишекне шакыды ул.

– Сагынды-ы-ы-м... – дип сузды Мәхәббәт. – Өйгә кайтасым килә. Үзбәкстанга. Балаларым, әти-әнием янына. Бәхтияр да сагына. Бер сәбәпсез ач бүре кебек йөри башлый, шуннан сизәм. Ишекне ачты да елавыннан туктап, Җиһангөлнең күзләренә карап сорау бирде:

– Ә сез сагына идегезме, апа, бездә яшәгәндә?

Җиһангөл куырылып куйды, йөрәге үз урынына кайткандай булды. Сагынудан икән лә бу күз яшьләре. Үтәр... Күнегер дә...

– Кеше туган җирен сагынырга тиеш, Мәхәббәт. Шушы сагыну хисе сиңа монда яшәү көче өстәячәк, күрерсең....

Бу хәлләрнең авырлыгын үзе кичерсә дә, ул инде хәзер аларга җиңелчәрәк карый шикелле. Кеше кайгысы еракта, үзеңнеке йөрәктә шул. Ул чакта аның сагынуларын кем генә аңлады икән? Туган якка кайтасы айларында тәмам канатлар үскәндәй тоела иде. Уйлары канатлана, күңеле канатлана, хисләре канатлана... Китсә дә, кайтса да, җанында гел бер күренеш пәйда була: юл читендә кершәндәй ап-ак яулык чите белән битен каплап, сагыш тулы күзләрен олы юлга текәп, әнисе басып тора. Айлар тора... Еллар тора... Ул карашны Җиһангөл кайчак ап-ак буран эченнән, кайчак сап-сары яфракларны аралый-аралый, кайчак каштан чәчәкләрен коеп искән язгы җилдән, кайчак җәйге кояш нурында иркәләнеп очкан тузганаклар арасыннан тотып ала. Җиһангөл аларда акланмаган өметләрен, җирсү сагышының тирәнлеген, гомернең алдаучан мизгелләрен күргәндәй була. Әнисенең дә заманында тулган ай күк тоелган йөзен елдан-ел тирәнрәк ермачлаган җыерчыклары азына баргандай тоела. Аны моңсулык... чиксез моңсулык били.... Туган якларны урап килгән атналарда күңел чит җирнең җылысын тоймый башлый сыман. Җитмәсә, әнисе дә кайлардандыр табыштырып, кызының юл биштәренә Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова җырлары язылган пластинкаларны тыгып җибәрә.

Менә ул бу юлысы да мәктәптәге зур радионың шушы җырларны әйләндереп тыңлау өчен көйләнгән өске өлешенә Җиһангөл күз алмасы кебек саклап кына, җайлап кына кагылды. Елый-елый күзләре кызарып бетте. Бөтенесен ташлап, бөтен дөньясын калдырып, өр-яңадан яши башларга да әзер иде ул мәлләрдә. Тик туган ягында башлансын иде яңа тормышы... Җиһангөлнең күз алдыннан коры сөякле саксауллар, әстерхан чикләвеге куаклары, биек-биек гөләпләр шуышып узды. Бар табигать ят иде аңа ул чакта. Бөтен кеше чит иде. Аннары әкренләп һәммәсе «үз»гә әйләнделәр.

– Сез сагына идегезме, Җиһангөл апа?

– Сагына идем, Мәхәббәт, сагыну-сагыш беркемгә дә сары май түгел. Еш кайта торган җир дә түгел бит. Шуңа гел балачагымны, авылда үткән елларымны уйлап яшәргә тырыштым. Күңелле уйлар теләсә нинди авырлыктан коткара. Син дә шулай ит... – дип киңәш бирде ул. – Узганның көле тузган, дисәләр дә, монда да мин кыен килсә, Үзбәкстандагы бәхетле чакларымны искә төшерәм. Тик бер үкенечем дә юк, улым – җирнең хуҗасы. Мин шуны теләгән идем. Кызым – татар теле укытучысы. Монысы минем иң зур хыялым иде. Бәхтиярларга дәрес биргәндә, урысча сөйләсәм, урысча телем көрмәкләнә, үзбәкчәгә күчсәм, үзбәкчә үк килеп чыкмый. И-и, кызыга идем үзбәк балаларына үзбәк теле укыткан Зөлфиягә. Ходай Тәгалә минем уйхыялларымны язып барган икән бит... Мин теләгәнчә булды барысы да. Нәкъ минем язмышны кабатлады кызым. Телне яхшы белмим бит, урыс мәктәбендә укыдым, дип карышып та караган. «Татар кешесенең рус мәктәбендә башлангычларга татар теле укытырлык та гыйлеме булмагач, ни әйтерсең...» – дип, директор оятлы иткән үзен. Аннан өстәгән: «Бер дә борчылмагыз, курсларга укырга җибәрербез без сезне», – дигән. Менә шулай Гөлиям үз юлымнан китте. Укытучы һөнәренең кыены күп булса да, уңай яклары да аз түгел. Ике айлап җәйге ялы гына да ни тора! Мин әле дә үзбәк җирендәге балаларга белем биргән елларымны бик сагынып яшим.

– Безнең кышлакта да бик сагынып сөйлиләр сезне, апа. Бу җиргә килен булып төшкән кеше генә булсам да, Сезнең хакта мин дә бик күп яхшы сүзләр ишеттем, – дип, Мәхәббәт янә яшьле күзләрен кулъяулыгы белән сөртеп алды.

– Туктале, Мәхәббәт, алай бик сагынгач, илеңә кайтып килсәң, ни булыр икән соң? Йортыңны үзем алып калырмын. Мәхәббәтнең шушы тәкъдимне ишетәсе килгән иде, ул Җиһангөлне кочып ук алды. Йортта кеше каласы булгач, Бәхтияры да тиз ризалашты.

– Алма кебек хатыныңны ялгызын юлга чыгарып җибәрергә курыкмыйсыңмы? – дип, кылларын да тартып карады.

– И-и, көнләшә белми лә ул, апа, – дип, кет-кет көлде Мәхәббәт.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 08, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: