Логотип Казан Утлары
Роман

УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (дәвамы)

Ногайның кылычы һавада сызгырып үтте. Бер-бер артлы Мөләгән, Кадан, Көтөгән нойоннарның башлары җиргә тәгәрәде, аларның муеннарыннан чыжлап, кан бәреп чыкты. Ахыр чиктә, тезләнгән килеш тора алмый, башсыз мәетләр җиргә гөрселдәп ауды. Ногай, «күрдегезме инде» дигән караш белән янәшәдәгеләргә текәлде.

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

4

1291 елны Түлә-Буга Сарайда зур гаскәр туплап, Ногайга каршы кузгалырга әзер иде. Хан нүкәрләреннән тыш, иллешәр үгезгә җигелгән киң арбаларга тирмәләр урнаштырылган, кечкенә арбаларга азыктөлек, юл кирәк-яраклары салынган, хезмәтчеләр, яраннар, җарияләр төялгән.

Юлга чыгар алдыннан Тогърулҗа гаиләсе, туганнары белән бәхилләште.

– Күңелем сизә – хәтәр сәфәргә кузгаласыз, – диде соңгы көннәрдә борчылудан төн йокысын югалткан Баялун.

– Хатын, син – иң өлкәне. Әгәр миңа бер-бер хәл була калса, калганнарны яклауны сиңа йөклим, Әрибах белән Көнчәаганы бигрәк тә сакла. Син, Әрибах, олы хатыным Баялунның сүзен тыңла. Хәрәмендәге һәрбер хатынына, баласына тиешле сүзен табып, мөмкин булганча юаткач, Тогърулҗа яраннары ярдәмендә хәрби киемнәрен киде, кылычын барлады, җәясенә җитәрлек укларны калчанына салды.

Хан җитәкчелегендәге гаскәрне озатырга барча халык урамга чыкты. Кырыс нүкәрләрне кайсысы кызыксынып, кайсысы кызганып күзләп калды. Ирләренә исән-имин әйләнеп кайтуларын теләүче хатын-кызлар, баласының башы сау булуын Мәңге Күк Тәңредән сораучы аналар Урда гаскәренә юл биреп, Сарайның агач һәм таштан эшләнгән йортларының диварларына елышты. Нүкәрләр төрле олыслардан җыелган, моны төмән башлыгы янәшәсендә баручы гаскәринең кулындагы тугра аңлатып тора. Йөз-битләре дә төрле. Кайберләре кызу кояшта янып, кара-чутыр төскә кергән, кайберләре кырыс салкын кышлы яклардан. Аерым бер дружинада ру с кенәзлекләре егетләре атлый – аларның атлары да, кораллары да, төскыяфәтләре дә башкаларныкыннан нык аерыла.

Түлә-Буга гаскәре белән Сарайдан чыкканда, Сакчы ягыннан икенче олы гаскәр – Ногай белән Туктай нүкәрләре кузгалды. Бу ике көч очрашкан мәйдан, һичшиксез, мәетләр белән тулачак, кан елга булып агачак...

Бер Ногай гына килеп туган каршылыкны артык күп кан коймыйча хәл итәргә өметләнә. Туктай үз станына килгәч тә, хәйләкәр бәкләр-бәге моның хәстәрен дә күрде. Түлә-Буганың әнисе Җиҗәк хатынга чапкынын җибәреп, солых тәкъдим итте. Имештер, Ногай каты авырый, кан косып, урын өстендә ята. Аңа инде күп калмаган, Бату хан әманәте белән ул низагны туктатырга тели. Әгәр Түлә-Буга, Алгуй, Тогърулҗа очрашып сөйләшергә риза булса, бәкләр-бәге барлык каршылыкларны да юкка чыгарыр иде. Җиҗәк хатын җибәргән шымчылар, чыннан да төмәнбашының бик үк сәламәт түгеллеген, әледән-әле кан косуын расладылар. Кара оештырган күзәтчелек бик төгәл эшли иде – шымчыларны эләктереп, үлем куркынычы һәм алтын чыңлавы астында ул аларны үз ягына аудара торды. Тегеләре, Караның хаиннары үзләрен Урданың теләсә кайсы почмагында табып ботарлавын белгәнгә, Җиҗәк хатын янына кайтып, Ногай җырын җырладылар. Җиҗәк хатын исә улының язмышы өчен борчыла калды. Урданың көнбатышында хакимлек итүче бәкләр-бәгенең дәрәҗәсе дә югары, көче дә хәйран. Бәлки, улы белән очрашсалар, чыннан да уртак тел табарлар, каршылык-низагка нокта куярлар? Бәкләр-бәгенең ни дәрәҗәдә куркыныч кеше икәнлеген Җиҗәк хатын яхшы белә. Аны бары тик юмалап кына җиңәргә мөмкин. Шуңа күрә ул, Сарайда торып та, Түлә-Буганы Ногай белән күрешеп сөйләшергә үгетләүдән туктамады. Ахыр чиктә, Түлә-Буганың да күңеле йомшады кебек...

Ике гаскәр, күз күреме ара калдырып, бер-берсенә кара-каршы урнашты. Ике як та, шымчыларын җибәргәләп, дошман станындагы хәлләрне төп тирмәләргә җиткерә торды. Түлә-Буга да, Ногай да гаскәр башлыкларына ашыкмаска, ләкин теләсә кайсы вакытта һөҗүмгә әзер торырга боерды. Мондый хәл Туктайга бер дә ошамады. Түземлеге беткән ханзадә көннәрнең берендә, тузынып, Ногай тирмәсенә атылып керде.

– Нәрсә көтәбез без, бәкләр-бәге?! Әллә инде картаеп, тешләрең төшеп беттеме, сугышка керергә куркасыңмы?!

Ногай, күзләре акайган, ачуыннан йөзе чытылган егетне утырырга, тынычланырга чакырды, аннан соң Җиҗәк хатын белән багланышлары турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. 

– Бәкләр-бәге, синең тәхетеңә бүре түгел, төлке сыннары куясы булган, – диде Туктай, бераз тынычлана төшеп. – Тик дошманны астыртын юл белән җиңү миңа барыбер ошап бетми...

– Сөекле ханзадәм, тормыш шушы яу кырында гына тәмамланмый ул. ТүләБуга белән шактый зур көч ияреп килгән. Син хан булгач та, шул гаскәрләрнең төмәнбашлары, нүкәрләре ярдәмендә дәүләтебезне саклыйсы, ныгытасы була. Бер тапкыр кара-каршы сугышкан нүкәрләр иңгә-иң көрәшә алырмы икән? Андагы бәкләр даладагы кипкән үлән түмгәге шикелле, җил кая иссә, шунда тәгәриләр. Син тәхеткә утыргач та, алар сиңа башларын иячәк. Барысы да булмаса, күбесе. Сабырлык кирәк, ханзадәм, көтә белгәннәргә һәрчак уңыш елмая ул, шуны онытма. Ә хәзер исә иң ышанычлы, иң кансыз егетләреңне әзерлә. Үзеңнең дә кылычың үткен, кулың какшамас булсын. Ханнар башын хан гына кисә ала...

Шымчылардан тыш, чапкыннар да ике стан арасында арлы-бирле йөри бирде. Ниһаять, очрашу хакында килештеләр.

Ике як та гаскәрләрен унар чакрымга чигендерергә тиеш иде. Сөйләшүне кылыч-уклар астында үткәрмәскә сүз куештылар. Түлә-Буга да, Ногай белән Туктай да бу шартны җиренә җиткереп үтәде.

Сөйләшү үткәрү өчен аулак урынны Ногай күрсәтте. Ул урман эчендәге ышык аланны сайлады. Үз ягыннан да, хан тарафдарларыннан да алты кешедән артмаган төркем билгеләнүен таләп итте. Бусы да бәкләр-бәгенең бер хәйләсе иде – Түлә-Буга, Ногайның җаена тәмам күнеп, шымчыларының кисәтүенә дә колак салмады. Әнисе көндәшләре яхшы ният белән йөри дип ышандырды бит, димәк, аңа тулысы белән ышанырга мөмкин. Ул арада урман аланы тирәсен Кара белән Кадак нүкәрләре басып алган иде инде.

Атларга атланып, юлга кузгалдылар. Түлә-Буганы Тогърулҗа, Алгуй һәм тагын өч затлы нойон озата китте. Туктайга исә, Ногайдан тыш, Кадак һәм бәкләр-бәгенең өч улы иярде.

Кул сузымы ара калгач, алар туктадылар.

– Атларыгыздан төшеп, бөек хан каршында тез чүгегез! – дип боерды ТүләБуга, каршындагы бәндәләрнең иярдән төшәргә ашыкмауларына ачуы чыгып.

– Бөек хан?! – Ногай, кемнедер эзләгән төсле, як-ягына каранып алды.

– Әлбәттә, минем күзем берәү генә, тик аның белән дә күпне күрәм. Яныбызда бөек ханның әсәре дә юк бит, Түлә-Буга! Өчегезнең кайсысы алдында баш иясе соң?! Түлә-Буга, тешләрен кысып, билен капшады. Кылычы булса, шушы мизгелдә үк бәкләр-бәгенә ташланасы иде дә, очрашуга коралсыз килергә сүз куештылар шул.

– Бәкләр-бәге Ногай, синең башбаштаклыкка күпме түзәргә була?! – Ханның тавышы калтыранып ук чыкты. – Урда ханын танымыйсың, хакимеңә каршы кылыч күтәрәсең. Ә син, Туктай, ни кыланасың?! Минем хакта нахак гаепләр тараткансың, нигә кирәк булды мондый гамәлең?! Әллә инде син дә дала төлкесенең арбасына утырдыңмы? Аның белән ерак китә алмассың, акылыңа кил, Туктай!

– Түлә-Буга, син алай кызма әле. – Ногай үтә дә тыныч, хәтта елмаебрак та сөйләшә иде. – Әгәр мин Урда ханына каршы кылыч күтәрсәм, моның ни белән бетәсен яхшы беләсең. Әлегә җир йөзендә миннән дә кодрәтлерәк сәргаскәр юк, моны барысы да таный. Туктайга килгәндә... Туктай ханзадә синең җәбер-золымнардан качып, миннән яклау сорап килде. Башкаларга гаеп сылаганчы, үзеңнең гамәлләреңне үлчәп кара. Без сиңа бу мәсьәләне канкоешсыз хәл итү җаен тәкъдим итәбез.

– Йә, бәкләр-бәге, сайрап кара, тыңлыйк.

– Син үз теләгең белән тәхеттән баш тартасың. Тәхет сиңа болай да таман түгел бит. Урда тарихында гомер булмаган хәл – дәүләт эшләрен өчәүләшеп алып барасыз. Шуңа күрә кем каршына тез чүгәргә дә белми яшәп ятышыбыз. Үз теләгең белән китсәң, сиңа да җиңелрәк булыр. Барчагызга да иминлек вәгъдә итәбез, балда-майда йөзеп, мәмләкәт хисабыннан ашап-эчеп, рәхәтләнеп тормыш алып барырсыз. Кичекмәстән корылтай җыеп, әлеге мәсьәләне уртага салып сөйләшик.

Моны ишеткән Түлә-Буга бөтенләй дә кызарынып-бүртенеп чыкты, бу кадәр мыскыллауны ишетермен дип уйламаган да иде ул.

– Очрашуыбыз юкка булган, бәкләр-бәге, – диде ул, мөлдерәмә яшьле күзләрен каршындагы дошманнарына төбәп. – Мәңге Күк Тәңре, Чыңгызхан Ясасы һәм Урда корылтае тарафыннан бирелгән хакимлекне болай ансат кына тартып алырбыз дип уйласагыз, нык ялгышасыз. – Аннан соң үзе белән килгән тарафдарларына борылды. – Китәбез, биредә сүз куертып торуның башка мәгънәсе юк.

Түлә-Буга атын борды, аңа калганнар да иярде, әмма ерак китә алмадылар – куе куаклык арасыннан килеп чыккан Кара белән Кадак нүкәрләре аларны чолгап алды.

– Нишләвең бу, бәкләр-бәге Ногай?! – Түлә-Буганың куркудан күзләре акаеп чыккан иде, ул, шартлар дәрәҗәгә җитеп, фетнәчеләргә карады. Тик аларда өмет тапмады.

Нүкәрләр тиз арада алты җайдакны иярләреннән сөйрәп төшерде, кулларын артка каерып бәйләде һәм җиргә тезләндерде. Ногай, җәяүле калып, ашыкмый гына мескен бәндәләр янына юнәлде. Килә-килешкә Кара кулыннан үткен кылыч алды.

– Синең өчен соң инде, башкаларга сабак булсын, Түлә-Буга хан, – дип гырылдады ул усал тавыш белән. Күзләре уттай яна, болай да куркыныч йөзен нәфрәт ялмап алган, ямьсез кыяфәттә кыйшайган. – Бәкләр-бәге Ногайга каршы сүз әйтерлек кеше әлегә дөньяга килмәгән. Яхшылык белән моны аңламаганнарны бер генә язмыш көтә.

Ногайның кылычы һавада сызгырып үтте. Бер-бер артлы Мөләгән, Кадан, Көтөгән нойоннарның башлары җиргә тәгәрәде, аларның муеннарыннан чыжлап, кан бәреп чыкты. Ахыр чиктә, тезләнгән килеш тора алмый, башсыз мәетләр җиргә гөрселдәп ауды. Ногай, «күрдегезме инде» дигән караш белән янәшәдәгеләргә текәлде. Тын аланга курку хисенә катыш әчкелтем-баллы кан исе таралган иде. Бәкләр-бәге бигрәк тә Туктайның йөзенә озаграк тукталып карады, ләкин тегесе тораташтай тыныч һәм битараф иде.

– Соңгы сүзеңне әйтергә теләмисеңме, Түлә-Буга хан? – Ногай карашын тезләнгән әсирләргә күчерде.

– Гаиләләребезгә, балаларга тимәгез. Калганы синең хозурыңда, мөртәт Ногай! – Хан түзә алмады, елап җибәрде, тавышы пышылдап кына чыкты.

– Башларына капчык кидерегез! – дип боерды Ногай Карага. Тегесе шунда ук әмерне үтәргә ашыкты.

Ногай, салмак кына атлап, кылычындагы канны чапаны чабуына сөртәсөртә, Туктайга юнәлде.

– Синең чират, ханзадә. Тәнендә ханнар каны аккан кешеләрнең гомерен син генә өзә аласың.

Гүя, Туктай шуны гына көткән иде. Ул, бер генә дә икеләнми, тезләнгән хакимнәргә якынайды. Түлә-Буганың артыннан килеп, тезен аның аркасына терәде, ике куллап кисәк кенә муенын үзенә таба тартты. Ханның авызыннан «ыһ» итеп соңгы сулышы чыкты, умыртка баганасы шартлап сынды. Җансыз гәүдә җиргә ауды. Тогърулҗа белән Алгуйның сыртларын чәрдәкләгәндә дә, Туктай бер генә мизгелгә дә уйланып, кабаланып тормады. Моны күзәткән Ногайның үзенә дә эсселе-суыклы булып китте – әйтерсең, ханзадәдә кешелекнең әсәре дә юк. Туганнары бит, ә Туктай аларның җаннарын койганда, ник бераз гына уйланып, хискә бирелеп торсын! Хакимлеккә омтылу кешене шулкадәр вәхши затка әйләндерер икән!

Эш тәмам булгач, өч мәетне атларының иярләренә аркылыга салдылар. Ул арада гаскәрләре дә килеп җиткән иде, нүкәрләр хакимнәренә иярделәр. Берничә дистә мең яугир озатуында хан төмәннәре торган урынга юнәлделәр.

Түлә-Буганың сәргаскәрләре аларны тып-тын торган халәттә каршылады. Иярләренә хуҗаларының мәетләре салынган атлар янәшәдән үтеп киткәч тә, барысы да аңлашылды.

– Түлә-Буга хан һәм аның туганнары көтмәгәндә һәлак булды! – дип, көр тавыш белән кычкырды Ногай, Сарай тарафыннан килгән нойоннарга кул сузымы ара калгач. – Телисез икән, сугыша алабыз, әмма безнең каныбыз да, сезнеке дә мәрхүмнәргә булышмас. Урда хансыз калды. Хәзер дәүләтебезне ышанычлы хаким кулына тапшырырга кирәк. Шуңа күрә канкоешсыз гына таралышырга һәм барчабызга да бергә корылтайга җыелырга тәкъдим итәм!

Каршы як дәшмәде, аларның сүзсез торуы – бәкләр-бәгенең фикере белән килешү билгесе иде... 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 01, 2023

Фото: unsplash

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев