Логотип Казан Утлары
Роман

УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (дәвамы)

– Үзеңне хан каршында бик дөрес тоттың, ханзадә, – диде Баялун хатын, егет белән исәнләшеп, аның бүләкләрен кабул итеп алгач та. – Алга таба да шушы рәвешне югалтма. Бәхет көтә белгәннәрне ярата, синең дә вакытың җитәр, тик ашыкма гына.

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

3

Баялун хатын Үзбәк килгән төшкә табыннар әзерләмәгән иде, шактый коры каршылады. Хәер, балачакта да ул аңа артык йомшаклык күрсәтмәде, киресенчә, үтә дә таләпчән булды. Бәлки, Баялун хатынның шундый тәрбиясе ханзадәгә күпсанлы авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм иткәндер дә.

– Үзеңне хан каршында бик дөрес тоттың, ханзадә, – диде Баялун хатын, егет белән исәнләшеп, аның бүләкләрен кабул итеп алгач та. – Алга таба да шушы рәвешне югалтма. Бәхет көтә белгәннәрне ярата, синең дә вакытың җитәр, тик ашыкма гына.

– Тел төбеңне аңлыйм, хөрмәтле Баялун хатын. Кичәге мәҗлестә карашлары белән мине өзгәләп ташларга ашкынып торучылар шактый иде...
– Янәшәңдә бары тик ышанычлы кешеләрне генә тот, теләсә кемне якын җибәрмә. Гаепсезләр канын койган, көчсезләрнең күз яшен агызган мөртәтләр һичшиксез җәзасын алыр.

– Синең кебек терәгем булганда, моңа шигем юк, хөрмәтле Баялун хатын!

Бу сүзләр хәтта таш йөрәкле Баялунны да йомшатты. Ул күз читеннән ирексездән бәреп чыккан яшен сөртеп куйды.

– Бергә булсак, безгә беркем дә куркыныч түгел. Минем сүземне тыңласаң, уңышка ирешерсең. Сиңа усаллык белән генә түгел, өмет белән караучылар да җитәрлек, мин алар белән һәрвакыт күрешеп торам. Хәзер бар, ял ит. Иртәгә сиңа хан белән ауга чыгасы. Ауда да үзеңне дөрес тотарсың, ялгышлыклар җибәрмәссең дип өметләнәм.

– Яхшы, Баялун хатын...

Үзбәк киткәч тә, хезмәтче кызларының берсе Баялун хатын янына тагын бер кеше килүен хәбәр итте.

– Исемен әйтми, яшерә. Ничек кенә сорап карамадым, булмады, ханбикә мине белә, күргәч тә таныр диде... – Хезмәтче еламсырап аңлаткач, Баялун хатын теге бәндәне үзенә чакырырга боерды.

Ишектә кап-карадан киенгән кеше пәйда булды. Ул бик йомшак адымнар белән атлый, аны ишетү түгел, тоемлап та булмый шикелле, гүя бер шәүлә генә. Баялун хатын тегенең кулларына игътибар итте. Ук, кылыч тотудан сөялләнеп чыккан урыннарын күрде. Аның каршысында, һичшиксез, күп сугышлар үткән яугир басып торуын аңлады.

– Син кем буласың, мин сине белмим, – диде Баялун, чакырылмаган кунак үзеннән шактый ерак арада башын иеп, сындай катып калгач.

Бәндә, башын чак кына күтәреп, кара күзләрен ялтыратты.

– Чиксез ихтирамлы ханбикә Баялун хатын! Син мине белмисең, әмма мин синең хакта бик күп яхшы сүзләр ишеткән кеше. Синең акылың, зирәклегең хакында дастаннар язып булыр иде...

– Артык баллыны яратмыйм, соравыма җавап бир!

– Минем исемем – Кара. Мин... – ...мәрхүм Ногайның тәнсакчысы, – дип, тегенең җөмләсен тәмамлады Баялун хатын.

Аның тавышына гаҗәпләнү катыш курку чыккан иде, әле генә булган горур халәтенең эзе дә калмады. Баялун хатынның хәтта куллары калтырана башлады.

– Әйе, ихтирамлы ханбикәм, – дип, берни булмагандай, элеккечә төссез тавыш белән дәвам итте Кара.

– Хезмәтчеңә син мине танырсың дип әйткәндә, ялгышмадым. Таныдың.

– Синең кара даның минекеннән дә ераккарак таралган шул... Мине үтерергә килдеңме? Кара үпкәләмәде дә, гаҗәпләнмәде дә. Башын чак кына игән көе ханбикәгә карап тора бирде.

– Юк, ихтирамлы ханбикәм. Мин синнән ярдәм сорап килдем.

– Нинди ярдәм?

– Миңа үч алырга булыш.

– Кемнән? Туктайданмы?

Кара җавап бирмәде. Баялун хатын исә тиле сорау биргәнлегенә оялып куйды.

– Ногай миңа дошман иде бит, син моны беләсеңме соң?
– Әлбәттә, ихтирамлы ханбикәм.

– Шулай булгач, ник миңа килдең?

Кара янә сорауны җавапсыз калдырды.

– Син үзең сакларга тиешле Ногайны үтерүгә юл куйган кеше бит, Кара. Нигә син аның гомерен өзәргә ирек бирдең?

– Бәкләр-бәге мине үзенең улы Җәке белән җибәрде. Аны сакларга кушты.

– Ник Җәкегә хезмәт итеп, хуҗаңның башын кискән кешеләрдән үч алмыйсың? Ник миңа килдең?

– Бәкләр-бәге Ногайның уллары көчсез һәм холыксыз, ихтирамлы ханбикәм. Аларда әтиләре истәлеге кайгысы юк, уйларында мал бүлешү генә. Үзара талашып, сугышып беттеләр. Мин гомер буе Ногайга хезмәт иттем, хәзер миңа үземә тиң хуҗа кирәк. Һәм мин ул хуҗага ихлас күңелдән бирелеп, кушылганның барысын да үтәргә әзер.

Баялун хатын янә уйга калды. Туры килүен әйт әле син! Башта Үзбәк кайтып төште, аның артыннан Ногайның тәнсакчысы килеп керә. Кара начар кешегә охшамаган. Гомере буе кеше үтереп йөреп каешлангандыр анысы, тик ул, чыннан да, хуҗасына эт шикелле тугры булды. Урданың үзендә аның төсле оста шымчы, җан кыючы юктыр. Беркайчан да кеше арасында буталмый, аның йөзен күрүчеләр дә сирәк. Дөрес булса, чыраен күрсә, шул Ногай күргән, диләр, Кара һәрвакыт битен, күзләре генә күренеп торырлык итеп, кара чүпрәк белән урап йөргән. Мондый тәҗрибәле сугышчы Үзбәк өчен бик кыйммәтле иңдәш булыр иде. – Ничә кешең бар? – дип сорады Баялун хатын.

– Минем белән без утызау.

– Кайда тукталдыгыз?

– Моннан егерме чакрым арасы.

– Ике көннән килерсең, мин сиңа карарымны җиткерермен.

Кара сүзсез генә уң кулын күкрәгенә куеп, башын иде һәм шәүлә төсле юк булды. Ул киткәч тә, тирмәдә әле бик озак курку һәм үлем исе эленеп торды төсле. Баялун хатын, әле генә булган очрашуны аңларга тырышып, арлы-бирле йөренергә кереште. Мөгаен, аның каршында бая гына басып торган бәндә тавыш-тынсыз гына кереп, Җиҗәк хатынны да буып ташлагандыр. Җиҗәк хатын, Туктай хакимлеккә килгәч тә, Ногай алдады дип кычкырып йөрде бит. Тәмам акылыннан шашты, базарга чыгып ук Ногайга ләгънәтләр укый иде. Аннан соң аның җансыз гәүдәсен тирмәсендә табып алдылар. Аны Мәңге Күк Тәңре янына шушы ук Кара озатмаганмы?! Күпме кешенең башына җиткәнлеген кем әйтә ала?!

Баялун хатынны уйларыннан аерып, бүлмәдә ханның шәхси бавырчысы Тугал пәйда булды.

– Гафу итәрсез, бөек ханбикә, кисәтмичә килдем, – диде ул, тез чүгеп.

– Син тагын ни эш кырып йөрисең биредә?

– Хәбәрем бар сиңа, бөек ханбикә.

– Булса сөйлә, вакытым тар! – Ханбикә Тугал янына ук килде, аны тез чүккән җирдән торгызды. Бавырчыны ул инде күптән хан янында үзенең колаклары һәм күзләре иткән иде. Баялун хатын шымчыларга акчасын кызганмады, Тугал исә аларның  иң күп белгәне, Туктайга иң якыны. Бавырчы ханны ашата, аның колагы хәтта мөддәбиргә мәгълүм булмаганны дә ишетә. Тугал беркайчан да буш сүз белән йөрмәс, чөнки бу тирмәгә еш чабуын күрсәләр, башын кисеп ташларга да күп сорамаслар.

– Бүген хан киңәшчеләрен куып чыгаргач, Кадак белән икәүдән-икәү калдылар, – дип пышылдады Тугал. – Кадак мөддәбир ханны Үзбәк ханзадәгә каршы котырта башлады. Яшьли үтермичә ялгыштык, ди.

– Ә хан ни диде? – Бер көн эчендә бу кадәр вакыйга хәтта сарай тарткалашларына күнеккән Баялун хатын өчен дә күпкәрәк китте. – Хан Кадак мөддәбиргә җикеренде, чак кына кылычын тартып чыгармады. Әрибах исән чакта Үзбәккә кагылмаячагын әйтте.

– Шуннан?!

– Ханнан чыккач, Кадак мөддәбир үз-үзенә: «Алайса Әрибахтан башларга кирәк», – диде дә китеп барды. Миңа бөек ханыбызны сыйлыйсы бар иде, аның артыннан иярә алмадым. Баялун хатын ишетелгәннән куырылып килде.

– Ә хан аннан соң үзен ничек тотты?

– Бик озак уйланып утырды, күп шәраб эчте. Хәзер йоклый. Баялун хатын янә тынычланды. Каушап, куркып калуын бавырчыга күрсәтергә ярамый иде. Ул, ашыкмый гына сандыгы янына барып, аннан алдан әзерләп куелган төенчекне алды һәм Тугалга ташлады. Тугал һавада әйләнеп очкан төенчекне күнегелгән хәрәкәт белән ике куллап тотып алды, янә тез чүкте.

– Бер генә сүзең дә файдалы түгел, юк-бар гайбәт өчен акча туздырып ятам! Югал күземнән! Бавырчы, ханбикәгә арты белән борылмый гына, ишеккә юнәлде. Баялунның андый сүзләренә күнеккән, шуңа шелтәсенә игътибар итмәде. Файдасы булмаса, шулай уч тутырып түләмәс иде ханбикә...

Баялун хатын, ашык-пошык җыенып, хезмәтчеләре озатуында Әрибах тирмәсенә йөгерде. Кергәч тә, андагы кыз-кыркынга тиз арада чыгып китәргә боерды. Әрибах борчуга калды – Баялун хатынның йөзеннән үк ниндидер афәт килүе тоемланды.

– Ни булды, Баялун хатын?!

– Әлегә берни дә булмады. Ләкин булырга тора. – Әрибахка үзе белгәннәрне сөйләгәч, олы ханбикә янә әмер бирү рәвешендәге мөрәҗәгатькә күчте. – Кадак – хәзер безнең җан дошманыбыз. Мин сөйләгәннәрне ханга әйтә күрмә, ләкин атлаган саен мөддәбирне яманла. Алай карамады, болай дәшмәде, сүзне тыңламады, диген. Кыскасы, көн саен тамчылап тамызып торырга кирәк. Үзең дә сак бул, явыз Кадак сиңа да зыян салырга мөмкин! – Туктай ханның ике атналап мине чакырганы юк, бәлки, үземә аның янына барыргадыр?!

– Бүген йөри күрмә. Ул исерек, җитмәсә, Кадак та ачуын чыгарган. Аудан кайткач, менә дигән мөмкинлек туачак. 

4

Туктай хан ауга зур әзерлек белән чыкты. Барлыгы йөзгә якын мәргән җыелды. Ханның янәшәсендә бер яктан Кадак мөддәбир барса, икенче яктан уллары Түкәл-Буга һәм Илбасмыш. Шулай ук бирегә бәкләр-бәкләре, тәхет янәшәсенә якын аксөякләр, сәргаскәрләр дә чакырылды. Бу төркемне кулларына лачыннар тоткан, этләр иярткән кешеләр озата бара. Утызлап арба да кушылган. Аларында бавырчылар, хезмәтчеләр. Мәргәннәр аудан кайткан төшкә алар, стан корып, хуҗаларны табын җәеп көтәргә тиеш.

– Нәрсә, ханзадә, син ауга чыгарга әзерме? – дип, күз кысты Үзбәккә Туктай хан.

– Бөек ханым, синең белән җир читенә барып җитәргә дә ризамын! Күңеле булган хан янәшәсендәге Кадакка борылды.

– Менә, бөек мөддәбир, ничек сөйләшергә кирәклегенә Үзбәк ханзадәдән өйрәнә аласың!

– Тел белән әйтелгән бер нәрсә, ир башка сыйфатлары белән танылырга тиеш, – диде ачуыннан бүртенеп чыккан Кадак.

– Ауга керешкәч тә, карап карарбыз, – дип елмайды хан һәм мәргәннәргә кузгалырга әмер бирде.

Ул елны Урда җиренә корылык килгән иде, шуңа күрә киек җанварларны табу җиңел эш булып чыкмады, аларны эзләп, Сарайдан дистәләрчә чакрымнарга китәргә туры килде. Озак вакыт йөри торгач, ниһаять, ярдәмчеләр мәргәннәргә хәбәр салды – алар утызлап баштан торган болан көтүенә тап булган.

Җайдаклар күрсәтелгән тарафка юртты. Көтү күренгәч тә, мәргәннәр ярымай рәвешендә таралышып, боланнарны үзенә күрә камалышка алды. Кыргый хайваннар кызу йөгерсә дә, аучыларның ышанычлы атлары да бирешми иде.

Беренче булып, хан уктан атты. Бер дәү болан йөгереп барган җирдән абынып мәтәлеп китте. Мәргәннәр, аны җирдә аунап яткан көе калдырып, ары чаптылар. Икенче боланны Түкәл-Буга екты. Аның йөзендә бер генә кыл да селкенмәде, әйтерсең, ул көн дә кабатлый торган гамәлен бүген дә башкарды. Өченче җәнлекнең сыртына Илбасмыш угы кадалды. Борын асты кипмәгән малайның шатлыгы чиксез иде.

– Тел белән боланны үтереп кара, таулар аръягы кунагы! – дип кычкырды ул Үзбәккә.

Әллә атта тиз юртаклау, әллә ау тәэсир итте, Үзбәкнең саруы кайнап чыкты. Гомумән, аның холкында, ни кызганыч, кызып китүчәнлек бар, ул бу авыр сыйфатын берничек тә авызлыклый алмый.

Күз кырые белән ул Кадакның җәя тартканын күрде, аннан тиз генә үзенекенә ук салды. Берьюлы диярлек ике ук сызгырып чыкты. Ләкин Кадакныкы соңарды. Үзбәк ул төбәгән боланга алданрак тидерде.

– Болан Үзбәк ханзадәнеке! – дип шәрран ярды ерак түгел юртучы Исабәк. Кадакның йөзе кара янып чыкты.

Үзбәкнең бу алымны тагын бер кат кабатлыйсы килсә дә, ул тыелып калды. Теләгенә иреште – аны үртәгән Илбасмыш та тынып калды, Кадакның да борынына чиертте. Ни булса шул булыр, үзен түбәнсетү белән ул һич килешмәячәк.

Аудан соң күчмә станга кайткач, хан аеруча зур осталык күрсәткән яраннарын мактады. Улыннан соң игътибары Үзбәккә күчте.

– Ханзадә, булдырдың! Ә мин сине китаптан ары берни белми дип уйлаган идем, – диде ул, ихлас күңелдән елмаеп.

– Очраклы гына килеп чыкты, минем хөрмәтле Кадак мөддәбирнең өлешенә керәсем килмәгән иде, – дип акланды Үзбәк.

Бу – үзенә күрә гафу үтенү кебегрәк булса да, ул Кадакның йөзеннән аңлады – тегесе гафуны кабул итеп алмады. Ауга чыккан башка ир-атлар бу тирәдә сүз куертып тормады, шау-гөр килешеп кичке мәҗлескә әзерләнә башладылар. Боланнарны ярдәмчеләр инде ыстанга алып кайтып, түшкәләрен эшкәртергә өлгергән. Дарга асылган һәрбер түшкә янына килеп, хан аларны тикшереп, бәяләп чыкты.

– Кемнең боланы иң симезе соң? – дип сорады ул хезмәтчеләре башлыгыннан.

– Бөек ханым, иң симезе син еккан болан. Аннан ары Үзбәк ханзадәнеке тора, – диде тегесе.

Туктай хан янә артында басып торган Кадакка борылды:

– Күрдеңме, Кадак, ханзадә синең борын төбеннән майлы калҗаны алган да киткән.

– Ярый ла, сөекле ханыбыз күз төшергән малга кул сузмаган, минеке кызганыч түгел, – диде Кадак, әлеге төртмәле сүзгә, әйтерсең, җавабын алдан әзерләп куйган төсле.

Үзбәккә, моны ишеткәч, янә эсселе-суыклы булып китте. Тәхет тирәсе бик авыр урын икән. Һәрбер сүзеңне үлчәп әйтергә, һәрбер адымыңны уйлап эшләргә кирәк. Кылыч белән булмаса, тел белән егып салырга әзер торучылар бихисап. Берәүләре икенчесен яманлый, ханга ялагайлана, хан моны рәхәтләнеп тыңлый. Авыр дөньяга эләкте ул, биредә бар нәрсә дә агулы, усал, мәрхәмәтсез.

Кичке мәҗлес кара төнгә кадәр дәвам итте. Хан мәргәннәрне туктаусыз хәмер белән сыйлады, төп тирмәдә думбра тавышлары тынып тормады. Кайсыдыр бәк, җаен табып, барлык ирләргә дә җитәрлек җарияләр төяп килгән булып чыкты. Табын чыр-чу, чикләрне белми торган күңел ачу мәйданына әверелде.

Бу тамашадан алҗып, Үзбәк тирмәдән урам якка чыкты. Далага төн иңгән. Нәзек юрган булып ябылган ап-ак кар ай һәм йолдызлар балкышында җемелдәп тора. Бүреләр улый, атлар пошкыра. Ханзадә тирмә янәшәсендә торган арбага менеп утырып, затлы җәнлек тиреләреннән тегелгән тунына төренде. Каршысына хан улы Илбасмыш килеп җиткәнлеген сизми дә калды. Тегесе, яше уннан чак кына узып баручы малай, ике кулын бөерләренә төртеп, Үзбәккә текәлде.

– Нигә барысы да сине ханзадә ди, син минем әтинең улы түгел бит, – диде ул, кереш сүзләргә вакыт әрәм итмичә. Үзбәк аптырап калды.

– Соң... Миндә дә, синдәге кебек үк, Чыңгыз каны ага... Без икебез дә хан нәселеннән.

– Синең әтиең беркайчан да хан булмаган. – Илбасмыш карга төкереп куйды. – Әтидән соң тәхет миңа калачак, шуңа күрә үз урыныңны белергә өйрән.

– Миңа беркемнең дә урыны кирәкми, яшь ханзадә. Барысы да Мәңге Күк Тәңре кулында.

– Мәңге Күк Тәңре минем әтине сайлап алган, аның үлеменнән соң чират миндә. Синең әтиеңнең билен минем әти сындырган, анысы да Мәңге Күк Тәңре әмере буенча кылынган гамәл!

Бу мизгелдә Үзбәк, сикереп торып, чаманы югалткан маңка малайга нык кына итеп тондырасы иде дә, тыелырга көч тапты. Дәшмәвең хәерлерәк.

– Син хаклы, яшь ханзадә... – дияргә генә калды аңа. – Тик абыең Түкәл-Буганы нишләтерсең, ул синнән олырак бит...

– Түкәл-Бугага арт саны астында – ат, кулында кылыч булса, шуннан артыгы кирәкми. Аның өчен Урданың берәр олысы да күтәрә алмаслык йөк булыр. Исән-сау булсаң, Илбасмыш хан каршында тезләнер вакытларың алда әле. Минем юлны аркылы чыга күрмә, мин сиңа куркак Кадак түгел. Үзеңнең килмешәк икәнлегеңне беркайчан да онытма.

Илбасмыш, кырт итеп борылып, кире Туктай хан тирмәсенә кереп югалды. Үзбәкне рәнҗеш һәм ятимлек тойгысы биләп алды. Шушы да булдымы туган җир?! Шушы да булдымы якыннары һәм туганнары?! Ник бу якка янәдән әйләнеп кайтты соң ул?! Кимсетелеп, мыскыл ителеп яшәү өченме? Аның китаплары, аның белемнәре боларның берсенә дә кирәкми. Көч-куәте бары тик дошман җыюга гына сәбәпче. Бер әнисенең ханга пышылдаган сүзләре генә Үзбәкне үлемнән саклап кала алырмы?!

Уйларына чумып, Үзбәк йокыга китеп бара иде, аны Исабәк аңга китерде.

– Йокларга ярамый, хан сине югалтты, мәҗлестә кәеф-сафа корырга чакыра, – дип, үзе белән тирмәгә дәште. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 01, 2023

Фото: unsplash

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев