Логотип Казан Утлары
Роман

УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (дәвамы)

Үзбәкнең башына куркыныч уй йөгерде – ханның бу әмерен үтәп, күпме гаепсез кешенең җанын алырлар икән? Хан гадел хөкемгә, мәхлукларга үз-үзләрен якларга да урын калдырмады бит. Бер атка мескеннең кулларын, икенчесенә аякларын бәйлиләр дә, атларны чаптырып, тәнен икегә өздереп, дала буйлап җибәрләр. Болай да ачлыктан кырылган Урдага күпме күз яше түгелергә тора! Ләкин Үзбәк дәшмәде.

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

7

Урда өчен ул елларның җәйләре, аннан соң кышлары үтә дә авыр килде. Даланы шартлатып киптергән корылыкны ачы салкыннар алмаштырды. Ач бүреләр Сарай янәшәсендә үк өерләре белән йөри, атларны, каладан ераккарак киткән кешеләрне ботарлыйлар. Корылык һәм салкыннар үзе белән ачлыкны да ияртте. Гаиләләрен туйдыра алмаган кешеләр, чарасызлыктан, балаларын кол базарында сатып җибәрергә мәҗбүр булдылар. Туктай хан өчен үтә дә киеренке чор иде бу. Ничек яшәргә? Хан тирмәсендә, киңәшмә арты киңәшмә җыеп, баш ваттылар. Мондый шартларда рус олысын да артык талап булмый, баскаклар тиешле күләмдәге ясакны берничек тә җыя алмый, алырга әйбер юк. Русларның ачлыктан кырылып бетүе Урда өчен дә файдага түгеллеген аңлаган Туктай хан анда артык кырыс кыланмаска боерды.

Кыш ничек үтә салкыннары белән килсә, яз да көтмәгәндә башланды. Тиз арада җылытып җибәреп, болай да җирне чак кына каплап яткан кар тиз арада эреп тә бетте, дала янәдән корылыкка керде. Дым санаулы көннәр эчендә юкка чыкты, яңгырлар  яумады.
Җәйләү урынына гадәттәгедән алданрак кузгалырга кирәк иде. Туктай хан халыкка әзерләнергә кушты, үзе исә тирмәсенә бәкләр-бәкләрен, сәргаскәрләрне, хисапчыларны, яраннарын олы корылтайга җыйды. Түрдә тәхеттә утырган хакимнең йөзе кара иде. Ул Үзбәкнең тез чүгеп сәламләвенә дә, башкаларның илтифат күрсәтүенә дә игътибар итмәде. Ханзадә исә, үз урынына барып утыргач, тирмәне күздән кичерде. Корылтай, димәк, җәйләүгә кузгалыр алдыннан соңгысы.

– Хәлләребез әйбәт түгел, – диде, ниһаять, Туктай хан, яраннарына карамыйча гына. – Җанисәп алгач, күпме халкыбызны югалтуыбызны тәгаен аңларбыз. Далада ат, сарык сөякләре генә аунап ятмый, ул мәетләр белән дә тулган. Бу яклардан китеп, җәйләү өчен Биштау янындагы үзәнгә төшәбез. Анда беренче мәлгә җитәрлек үлән дә, шифалы чишмәләрдә сихәтле сулар да бар. Аннары күз күрер. – Хан, башын күтәреп, ишек катындагы яранына кулы белән ымлады. – Багаууганны чакырыгыз!

Үле тынлыкта тирмәгә башына болан мөгезләре кигән Багаууган керде. Ул, иелмичә, исәнләшмичә, ханга ихтирамын күрсәтеп тормыйча, Туктайга туп-туры карап, ышанычлы адымнар белән атлады. Тәхеткә бер адым кала багучы башын чак кына иде, ләкин күзләре каш астыннан хакимгә текәлгән килеш кала бирде. – Сөйлә, Багаууган багучы, минем әмеремне үтәдеңме, мин сораган йоланы башкардыңмы? – дип сорады Туктай хан арыган тавыш белән.

– Синең кушуың буенча мин үзем белән бергә тагын сигез иң көчле багучыны алдым, – диде Багаууган, чак кына гырылдап. – Без тугызау иң биек тау башына менеп, тугызыбыз тугыз тарафка юнәлдек. Тугызыбыз тугыз сорау бирде. Мин барлык җавапларны да туплап, изге рухларның безгә ни әйтергә теләвен аңладым.

– Сузма, әйт, изге рухлар ни диделәр?!

– Мәңге Күк Тәңре безгә ачулы. Ул безнең түземлекне һәм көчебезне сыный. Ул өч коры җәй һәм өч салкын кыш әзерләгән. Бер җәй белән бер кышны җиңдек, алда тагын икешәр калды... Туктай күзләрен йомды. Аннан битен кулы белән сыпырды. Тәхетендә тураеп утырды.

– Мәңге Күк Тәңре миңа ни өчен ачулы?!

– Сиңа түгел, бөек хан. Халыкка. Ул халыкка син дә, мин дә керәм, Урдадагы һәркем дә. Безнең барыбызның да Мәңге Күк Тәңре алдында гөнаһларыбыз бар. Шулардан арынсак, ул безне кичерәчәк.

– Һәм корылык белән салкыннар бетәчәкме?

– Тагын ике елдан. Төзәлмәсәк, бөтенләй бетмәскә мөмкин. Бу – Мәңге Күк Тәңре кисәтүе. Аны аңламасак, җәзасы алда булачак, моннан да куркынычы. – Туктай сүзсез калды. Йөзләренә куркулары чыккан яраннары ягына ул борылмады да. Беркемнән дә киңәш тә сорап тормады. Уң кулын күтәреп:

– Казначы! – дип кенә кычкырды.

– Мин монда, бөек ханым! – дип, тегесе хан каршына егылды.

– Тугыз багучыны мул итеп бүләкләгез, көмештән кала һәрберсенә берничә баш терлек бирегез.

– Баш өсте, бөек ханым!

Багаууган чыгып киткәч, Туктай торып басты.

– Тыңлагыз һәм минем сүзләрне барлык олысларга да җиткерегез! Хан сүз тота! Бүгеннән һәм алдагы ике елда Яса кануннарын үтәүне тикшереп тору өчен һәрбер олыста өч йөзәр нүкәрдән торган төркемнәр оештырырга. Ул төркемнәр башына Ясага тугрылыклы Чыңгыз нәселе дәвамчыларын куярга. Яса кануннарын бозган кешеләрне, хөкем чыгарып тормыйча, көне-сәгате белән утарның үзәк мәйданында барча халык каршында мыскыллы үлем җәзасына дучар итәргә. Хан сүзе тәмам.

Кырыс карар кабул итүенә канәгать калып, Туктай тәхеткә утырды. Үзбәкнең башына куркыныч уй йөгерде – ханның бу әмерен үтәп, күпме гаепсез кешенең җанын алырлар икән? Хан гадел хөкемгә, мәхлукларга үз-үзләрен якларга да урын калдырмады бит. Бер атка мескеннең кулларын, икенчесенә аякларын бәйлиләр дә, атларны чаптырып, тәнен икегә өздереп, дала буйлап җибәрләр. Болай да ачлыктан кырылган Урдага күпме күз яше түгелергә тора! Ләкин Үзбәк дәшмәде.

Туктай хан тәхетендә чак кына яткан көе янә уйга калды. Аннары күзләрен ачты.

– Мисырдан килгән илчеләребезне чакыр! – диде ул.

Әле кичә генә ерак араларны узып, Сарайга кайтып төшкән илчеләр бик йончыган иде. Тирмәгә атлап керү белән, алар, беренче эш итеп, хан каршына тезләнде.

– Бөек ханнарның иң бөеге, дөньяның кендеген тотып торучы илбашы, далалар, таулар, елгалар, Күк һәм Җир хуҗасы Туктай хакимебез! Синең әмерең белән фәкыйрьләрең, ерак араларны үтеп, кире каршыңа кайтып егылды, – диде илчелек башлыгы Оюун бәк. – Мисыр солтаны Әл-Мәлик ӘнНасыйр Насыйретдин Мөхәммәд бине Калаун сиңа баш ияргә, синең көчеңә, зирәклегеңә соклануын җиткерүебезне сорады. Сиңа һәм синең дәүләтеңә озын гомер һәм иминлек теләде. Ул сине, аралар ерак булса да, туганы төсле якын күрүен белдерә һәм сиңа безнең арттан менә шушы бүләкләрне җибәрде.

Тирмәгә бер-бер артлы Мисыр күчтәнәчләре керә торды. Хан, тәхетеннән төшеп, андагы коралларны, балдак-беләзекләрне, келәмнәрне, күн эшләнмәләрен кызыксынып өйрәнде, соңыннан китерелгән көмеш тәлинкәләрдәге моңарчы күрелмәгән киптерелгән җимешләрдән авыз итте. Аннары җимешләр белән тирмәдәге башкаларны да сыйларга боерып, тәхеттә урын алды. – Мисыр солтаны Иран илханы Газанга каршы Урда белән берләшеп эш итү турында ниләр уйлый? Ул безгә Кавказ тавы артындагы Арран һәм Азәрбайҗан җирләрен, Ширванны бирергә ризамы?

Оюун бәк каушап калды, як-ягына каранды. Киңәшмәдәгеләрнең илчеләрдә кайгылары юк төсле иде. Кайсы мәрҗән төсле хиссез күз белән текәлгән, кайсы киптерелгән җимеш ашауга кереп чумган.

– Иран илханы Газан белән Мисыр солтаны Әл-Мәлик Ән-Насыйр  сугыш хәлендә, бөек ханым. Ләкин әлегә ул берләшеп, Газанга каршы көрәшү турында берни дә әйтмәде...

– Аңлатыйм, бөек ханым, – дип, ышанычлы илчесе Оюун бәкне яклар өчен Кадак мөддәбир сүзгә кушылды. Ханнан рөхсәт алгач, ул бәйнә-бәйнә аңлатырга кереште.

– Мисыр солтаны Әл-Мәлик Ән-Насыйр синең көчең кодрәтеңнән курка, шуңа күрә берләшергә ашыкмый. Әгәр бергәләп Иран илханнарын сытып ташласагыз, безнең дәүләт белән Мисыр арасы бик якыная, без күршеләр булачакбыз. Синең  киң колачлы хан булуың  бөтен дөньяга мәгълүм. Иран илханнарыннан соң мәмлүкләр Мисыры да Урдага кушылырга мөмкин, шуңа куркак Әл-Мәлик Ән-Насыйр солтан һаман җавап бирми суза...

Хан күңеленә бу сүзләр хуш килде.

– Миңа Мисыр кирәк түгел, Мисыр солтаны тыныч була ала. Урдага Ширван, Арран белән Азәрбайҗан гына кирәк, бу – гадел таләп. Заманында бөек Чыңгыз хан ул җирләрне Бату хан олысына кушкан иде. Иран илханнары аларны явызларча талап алды. – Туктай хан Оюун бәккә борылды. – Ханның рәхмәте сиңа чиксез, Оюун бәк. Мин теләгән җавапны ала алмасаң да, Әл-Мәлик Ән-Насыйр хакында бик файдалы мәгълүмат туплагансың. Казначыдан тиешле хакын алырсың.

Илчеләр чыгып югалгач та, Туктай янә йокымсыраган төсле булды. Кинәт кабат уяулык халәтенә күчеп, чираттагы мәсьәләгә күчте.

– Тоңгыз бәк белән Таз бәкне чакырыгыз! – диде Туктай.

Хаким хозурына кайчандыр Туктай ханга каршы бәкләр-бәге Ногай ягында сугышкан аксөякләр басты. Алар башларын түбән игән, кулларында бүләкләр. Туктайның ул бүләкләргә әллә ни исе китмәде, ул янә йокымсыраган кыяфәт алды.

– Сөйләгез, – диде ул ялкау гына.

Тоңгыз бәк барысын да бәйнә-бәйнә сөйләргә кереште. Ногайның үлеменнән соң аның олысы ике улы Җәке һәм Тәке кулына калды. Ләкин, Урданың көнбатыш чикләрен ныгытасы урынга, тегеләре үзара тарткалаша башлаган. Бигрәк тә Җәкедән күп явызлык күрәләр. Тәке Туктай ханга тугры булса, Җәке әтисе җырын җырлауны дәвам итә, үзен Урдадан аерым дәүләттә хан итеп күрмәкче була. Тәке каршы төшкәч, Җәке аны мәкерле рәвештә үтереп ташлый. Олыска берүзе хуҗа булып калгач та, Җәке бәкләрне кысрыклый башлый, аларның шактые аның кылычыннан җан тәслим кыла. Олыстагы халыкның игътибарын бу мәгънәсез канкоештан читкә юнәлтү өчен, Җәке көнбатыштагы Молдавия җирләренә гаскәр җибәрә. Төмәннәр башына Тоңгыз бәк белән Таз бәкне куя. Бу – олы ихтирам билгесе буларак түгел, ә ике нойонны юмалап, соңыннан үтереп ташлау өчен эшләнә. Тоңгыз бәк белән Таз бәк, Молдавиягә таба барыр урынга, төмәннәрен Җәкегә каршы боралар һәм тегене тар-мар итәләр. Җәке исән кала, аланнар янына кача, һәм андагы әмирләрнең гаскәрләре ярдәмендә баш күтәргән бәкләрнең төмәннәрен куып тарата.

– Урданың бердәнбер ханы, бүген көнбатыштагы фәкыйрьләреңнең игътибары сиңа юнәлгән. Алар синнән яклау көтәләр, – диде бәянын тәмамлаган Тоңгыз бәк.

– Гаскәр җыярга кирәкме, бәкләрем-нойоннарым? – дип мөрәҗәгать итте тирмәдә утыручыларга Туктай хан. – Ногай олысында тынычлык урнашырмы, әллә сыңар күзле бүре безне үлгән көе дә мыскыллап ятачакмы? Ике улы башлырак булыр, Сарайга йөз тотар дип уйлаган идем, ялгышканмын. Мондый золымны җирдә яткырсак, Мәңге Күк Тәңре безне кичермәс...
Кайсыдыр бәкнең:

– Бөек ханым, корылык һәм ачлык шартларында сугышка керү бик үк дөрес булмас... – дигән  сүзләрен ханның тәхеткә шап итеп йодрык белән сугуы бүлдерде. Хан торып басты. Йөзе усал, күзләре яна, ачуы яман иде бу мизгелдә аның.

– Хан сөйли! – диде ул корычтай тавыш белән. – Әмеремне тыңлагыз. Бүгеннән үк Ногай олысына барып, Җәкене хакимлектән алып ташлау өчен гаскәр тупларга! Ачлык аларда да, бездә дә, ике як та бер үк шартларга куелган. Җәкене исән килеш хан станына алып килеп, Яса кануннарын бозганы өчен хөкем итәргә. Әлеге бурычны үтәү өчен мин гаскәремнең башына сөекле улым Түкәл-Буганы куям! – Туктайның улы шунда ук сикереп торды һәм әтисенә рәхмәтле кыяфәт белән баш иде. – Гадел, ләкин кырыс, кыю, ләкин сак бул, улым, яулап алынганнан соң Днестр елгасыннан ары җирләргә сине хуҗа итеп билгелим, безне көнбатыштагы дошманнардан саклап торырсың. Гаскәрнең уң канаты башына – туганым Бүрлекне, сул канатына туганым Сарай-Буганы билгелим. – Ханның туганнары да рәхмәтле рәвештә тораташтай катып калдылар. – Ногай көчеге юк ителгәннән соң Бүрлек сәргаскәргә – Тын ярындагы биләмәләрне, Сарай-Буга сәргаскәргә Җаек буендагыларын тапшырам, сез шул җирләр белән идарә итегез. Ханның сүзе тәмам!

Туктай урынына утырды. Тоңгыз белән Таз бәкләр хан әмерен авызларын ачып тыңлап тордылар. Яклау сорап килгәннәр иде, нәтиҗәдә гомер-гомергә үзләре баш булып торган олыслар күз ачып йомганчы ханның якын туганнарына тапшырылды да куйды. Хәзер алар шул бәкләр астындагы гади йомышчыларга гына әйләнеп калачаклар. Туктай ханның Ногай олысын җимереп, бүлгәләп-таркатып бетерү теләге бик зур икәнлегенә беркемнең дә шиге калмады...

Тоңгыз белән Таз бәк абына-сөртенә, хан тирмәсеннән чыгып киткәч, бавырчылар чакыртылды, хан яраннарына кымыз салынган чәркәләрне өләшә башлады. Һәрбер нойоны, аның каршына килеп, тезләнеп, хакимнәре кулыннан эчемлек алып эчә торды. Үзбәк ханзадәгә дә чират җитте. Җай чыгып, ул Туктай ханга сүз катарга җөрьәт итте:

– Бөек ханым Туктай, ялгыш сүз әйтсәм, кичерә күр, ләкин яшьлегем, тәҗрибәсезлегем мине сиңа дәшәргә мәҗбүр итә...

– Әйтеп кара, Үзбәк ханзадә...

– Мин гаскәр белән бергә Ногай олысына барырга теләр идем, зинһар, үтенечемне кире какма...

Хан уйга калды. Үзбәк, димәк, әтисе каны коелган җирләрне күрергә тели. Соң, барсын, күрсен, ник каршы килергә? Ханзадә эчтән бер дә кара күңелле кешегә охшамаган.

– Сарай-Буга сәргаскәр! – дип дәште туганын Туктай хан.

Тегесе килгәч тә, әмер бирде.

– Үзбәк ханзадәне меңбашы итеп ал, меңлек белән тәэмин ит. Сугышта үзенең ирлеген күрсәтсен!

– Ләкин, бөек ханым... – дип кушылмакчы булды Кадак мөддәбир, тик хан, уң кулын күтәреп, тегенең авызын япты.

– Хан үз сүзен әйтте.

Үзбәк күзләрен ханга күтәрде. Тегесе инде елмаеп, думбрачыларга борылган иде. Аннан соң бөтен кыяфәтенә нәфрәте чыккан Кадакка бакты. Алар сүзсез генә карашып тордылар. Җиңү янә Үзбәк ягында иде...

Кичен Әрибах хатын улын үз янына чакырды.

– Олы яуга китәсең, улым, сине Мәңге Күк Тәңре үзе сакласын, ак юл үзеңә, – диде ул борчулы кыяфәт белән. – Әтиеңнән калган хәрби кирәк-яраклар сине саклар дип өметләнәм. Хәзер алар – синеке.

Үзбәк бер читтәрәк өелеп торган кораллар янына килде. Әтисенең җәясе. Зур һәм шул ук вакытта бик җиңел. Саргаеп чыгып, затлы таш төсенә кергән, ике очына ике мөгез кидерелгән. Тәтесе шул мөгезләр астына кереп югала. Тәте үзе исә, шартлап кипкән сеңердән ясалып, коры урында әйбәт сакланган, тагын да ныгый төшкән, аны көч-хәл белән тарта алды. Әтисенең калчаны өсте ябулы иде. Калчан эчендә берничә төрле укларга тап булды. Берсе ерактан ук дошманны бәреп ега торган җиңел, тишекле сөяк җилдә сызгырырлык итеп урнаштырылган; икенчеләре авыр очлы, көндәшнең өстендәге тимер кыякны13 тишеп керерлек. Ике төрле кылыч – асылташлар белән бизәлгән тоткалы, берсе туры хәнҗәрле, икенчесе кыйгач ай рәвешендә. Туры хәнҗәрнең уртасында уйсулык бар – кан агып чыгар өчен махсус шулай эшләнгән. Әтисеннән Үзбәккә аның калканы да мирас итеп күчте. Кат-кат тирене өсле-өсле ябыштырып ясалган әлеге калкан бер үк вакытта артык авыр да түгел, таш кебек нык та иде. Аның тышкы ягына нәсел тамгалары төшерелгән. Ләкин иң таң калдырганы – Тогърулҗаның сугыш чукмары. Тоткасы филнең казык тешеннән ясалып, төп өлеше тимердән иде. Тимер түмгәгенең дүрт ягыннан очламнар калкып чыккан. Мондый чукмар бер сугуда көндәшеңнең башын ярырлык.

– Тогърулҗа синең бу коралларны сугышта куллануыңны күреп, шатланып ятачак, – дип мышкылдады Әрибах хатын. – Башың гына сау була күрсен.

– Әтиемнең дә, синең дә исемеңә тап төшермәм, сөекле әнием! Минем җиңү белән кайтуымны көт, даным еракларга таралыр. Әни кеше, тыела алмый елап җибәреп, улын кочаклады. Бердәнбер ир баласын соңгы тапкыр күрү хакындагы уйларын куаларга маташса да, алар һаман да әйләнеп кайта тордылар... Сарай халкы ике төркемгә бүленде. Хан тирмәсе, аның якыннары, хатын-кызлар, балалар, сакчылар, хезмәтчеләр, бавырчылар, башка яраннар төялгән арбалар Биштау ягына кузгалды. Түкәл-Буга ханзадә җитәкчелегендәге зур гаскәр исә, туганнары белән саубуллашып, Ногай олысына таба юл алды. Сарай-Буга сәргаскәр кул астындагы канатта меңбашы Үзбәк ханзадә дә бар. Аның меңе башлыча Иделнең өске ягыннан, Болгарстан һәм рус олысларыннан килгән сугышчылардан тора иде.

Үзбәк ханзадә беренче көннәрдән үк, юлда булуына карамастан, үзенең йөзбашлары белән якыннан танышу, аралашу өчен вакыт тапты. Рус дружиналары җитәкчеләре Иван белән Игорьны бик төпле һәм булдыклы кешеләргә охшатты. Болгар олысыннан нүкәрләр ияртеп килгән Аршак бәк исә күңеленә аеруча хуш килде. Хәрби булуына карамастан, үтә дә укымышлы, җаена карап биш вакыт намазын калдырмый. Ул ханзадәгә

13 Кыяк-кольчуга.
үзенең туган ягының матурлыгы, андагы мәчетләр, мәдрәсәләр турында озаклап сөйләде. Урданың төньягындагы соңгы терәк булган бу төбәкне Үзбәк ханның һичшиксез күреп кайтасы килде. Нүкәрләр арасында да Үзбәк ханзадәнең тиз арада дәрәҗәсе күтәрелде. Кешеләрне тыңлый, аңлый белә. Дөрес, сүзенә каршы төшсәң, ут кебек кабынып китә. Бусын да ошатты яугирләр – аксөякнең йөрәге мүкләнмәгән, чын ихлас сугышчы, димәк.

Акрынлап, Ногай олысы эченә керә барган саен әледән-әле Түкәл-Буга гаскәре һөҗүмнәргә дә очрап торды. Ләкин тауларда сугышырга өйрәнгән аланнар өчен дала ят җир иде. Хан гаскәренең хәрби киемнәре  нүкәрләрне уклардан бик яхшылап саклый һәм шул ук вакытта җиңел дә. Кораллары да күпкә шәбрәк. Берьюлы атылган укларның очламнарындагы махсус тишекләргә эләккән җилдә алар аланнар өстенә сызгырып, өннәрен алып килеп кадала. Күпчелек нүкәрләр үтә кызуга да күнеккән. Һәм, әлбәттә, теләсә нинди авырлыкка түзем кечкенә атлары аларны далада теләсә кайсы афәттән коткарып бара.

Җәкенең язмышы хәл ителгән иде. Үзбәк өчен бу хәрби сәфәр дала шартларында сугыш алып бару осталыгына өйрәнү урыны булды. Чапкыннар аңа хатыны Нәзифәдән шатлыклы хәбәр дә алып килде – ул гаскәр белән кузгалып өч ай вакыт үткәч, Биштау итәгендәге тирмәдә нәни кызы аваз салган. Нәзифә иреннән аңа Иткөҗек дип исем кушарга рөхсәт сораган, нарасыйның әтисенә ике тамчы судай охшаган булуын да әйткән. Чапкынны юмарт бүләкләп, ханзадә хатынының тәкъдиме белән килеште.

Түкәл-Буга да, Сарай-Буга да яхшы җитәкчеләр булып чыкты. Алар Үзбәкне кимсетмәде, кыерсытмады, яу кырындагы аның меңнәре күрсәткән батырлыкларны мактадылар. Гомумән, гаскәриләр кырыс, ләкин гадел иде. Алар тәхет тирәсендәгеләр төсле кырлы-мырлы сөйләшми, тиешсез урында төрттерми, сүзгә бәйләнми. Яуда, ниһаять, Үзбәк ханзадә күңеленә берникадәр тынычлык тапты...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 01,2023

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев