Логотип Казан Утлары
"Шифалы куллар" бәйгесе

Хирург (дәвамы)

– Тукта. Тыңла әле мине. Мин бик куркам. Операциянең үзеннән курку гына түгел бу... Мин бер яман эш кылдым... Кылдым дип... дөресрәге, күзләремне йомдым, күрмәмешкә, белмәмешкә салындым. Сиксән сигезенче елны Васил исемле егет белән кооперативта эшләдек, йөк машинасы белән икәүләп, сату-алу оешмасына Мәскәүдән чүпрәк-чапрак, кием-салым ташыдык. Васил «Жигули» машинасы алган иде, шуның белән бәрелеп үлде. Чуйков урамыннан Ибраһимов проспектына борылганда. Минем аркада харап булды ул, мин гаепле.

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

5

Казанга килгән көнне үк Рәмис Котдус агайны стационарга яткырды һәм бер ай эчендә тулы диагностика узарга ярдәм итте. Аденокарцинома простаты. Гади тел белән әйткәндә – «рак простаты». Беренче стадия. Капсуладан чыкмаган. Метастазалар күренмәде. Димәк, радикаль операция ясарга ярый. Шуннан соң бу яман авыруга нокта куярга мөмкин булачак.

Рак – җаннарны өшетә торган коточкыч сүз. Дәвалап булмый торган чир, чишелмәгән сер. Иң төп сәбәбе билгеле түгел, асылына һаман төшенә алмадылар әле. Дучар ителгәнлек, котыла алмау – бер уйлаганда, моннан да куркынычрак тагын нәрсә булырга мөмкин? Әлегәчә аңардан һаман дәва табылмады. Бу яман чиргә каршы көрәш дәвам итә, әмма чарасызлык дигән төшенчә табиб белән пациент арасында һәрвакыт уяу тора.

Дөрес, аның механизмы аңлашыла шикелле – әйбәт күзәнәкләр зәгыйфьләре һәм комсызлары белән алмашына. Бу агрессив клеткалар бернинди кирәкле хезмәт күрсәтмиләр, әмма тиз үрчиләр, таралалар һәм организмны дөрес яшәүдән мәхрүм итәләр. Шул агрессив күзәнәкләр аркасында, эчке әгъзалар, тамырлар, нерв юллары урынына мәгънәсез, кирәксез тукымалар барлыкка килә. Организм үзенчә көрәшә. Лимфалар системасы рак күзәнәкләрен үтерергә тотына, бавыр аларны, үзе аша үткәреп, эшкәртергә маташа, бөерләр фильтрация ясый, тир аларны тышка чыгарып ташлый. Әмма рак күзәнәкләре нормаль күзәнәкләр белән чагыштырганда, бик гади вә әшәке. Андый гарип күзәнәкләрне, әйбәтләренә караганда, «ясау» бик җиңел. Рак күзәнәген тудыру өчен көч бик аз сарыф ителә. Ә бит туклану организмга тигез бирелә – әйбәте дә, примитивы да бертигез ала ризыкны. Нәтиҗәдә, яман күзәнәк тизрәк үсә – аны бары тик үз массасын үстерү генә кызыксындыра. Үзенә тиешле размерга үскәч тә, аңа һаман туклану килә тора – димәк, аңа үрчисе генә кала.

Сәламәт организм ул хәшәрәтне тиз генә чыгарып атарга да мөмкин. Ә карт, хәлсез организм моны булдыра алмый.

Шунысы да бар: рак күзәнәкләрен төзү җиңелрәк, моның өчен азрак хезмәт кирәк. Шуңа күрә, организм ялкаулыкка сабыша һәм кирәк нәрсәне түгел, ясарга җиңелне үрчетә башлый.

Дәвалау ысуллары соңгы вакытта шактый төрлеләнде, яңа дарулар чыгып тора, җиһазларның яңалары кайта. Ә шулай да төп ысул бердәнбер – организмның гомуми куәтен кинәт күтәрү – көрәшә алсын өчен. Чит-ят күзәнәкләрне «ашау», бетерү зарур, шулай гына җиңәргә мөмкин.

Ә бит үз көчләре белән бу яман чирдән котылу мисаллары шактый. Әнә, бер агай, яман шеш барлыгын белгәч, берүзе ялгыз корабта Җир тирәли сәяхәткә чыга. Җир шарын океаннар аша әйләнеп чыккач, табиблар шаккатканнар – ракның эзе дә калмаган бу агайда.

Рус язучысы Солженицынны кара син. Аңа да бит яман диагноз куелган булган. Ә ул үзенә мистика дәрәҗәсендә карар кабул иткән – үләргә ярамый, яшәргә кирәк, чөнки башка кеше ерып чыгалмаслык зур эшне башкару миссиясе бар аның!

Әйе, бөек эшләр кыласы бар дигән кискен максат кирәк, шул чагында кеше җиңә – башкаларны да, үзен дә, хәвеф-хәтәрне дә, иң яман чирне дә.

Табиблар, хирурглар кешегә ярдәм итүчеләр генә, коткаручылар түгел.

Котдусның халәте операция көткәндә ничек булырга тиеш – шундый иде. Куркыта, куркыта! Куркыта!!! Әмма ясатырга кирәк! Илзирәнең елмаюыннан палата яктырып киткәндәй булды.

– Ничек хәлләр, Котдус абый?

Котдус әкрен генә торып утырды һәм аягына башмакларын киеп:

– Хәл шул бер көе, – диде. – Мине шушылай зурлап, монда алып килеп, аерым палатага яткырып, әйбәтләп караганыгыз өчен рәхмәт инде.

– Рәмис Василовичка рәхмәт. Сөйгәненең әтисен ничек зурламасын инде ул. Операцияне үзе ясаячак.

– Ул бик яшь кеше, мондый операцияләрне ясаганы бармы соң аның?

– Яшь булса да, ул – тәҗрибәле, абруйлы хирург. Аның һәр операциясе уңышлы тәмамлана. Күз тимәсен. Аны хирургиябезнең өмете һәм киләчәге, диләр. Котдус кинәт кашларын җыерып, уйга калды:

– Рәмис Василович... Рәмиснең әтисе Васил исемле икән... Фамилиясе ничек әле аның?

– Исламхузин.

Котдус үзалдына мыгырдавын дәвам итте:

– Теге Василның фамилиясе Гыйльметдинов иде...

– Кем ул?

Әйтерсең лә, Котдус бу сорауны көткән иде. Аңарда курку катыш сәер илһамлану сизелде. Киеренке күтәренкелек иде бу, илһам да түгел...

– Әй Илзирә, кызым... Мин бу арада егерме тугыз ел элек булган вакыйганы төшләремдә күреп саташам, – диде Котдус, чыраеннан газап саркытып.

– Операция алдыннан башка әллә нинди уйлар килә... – Ул кинәт пышылдап өстәп куйды.

– Кылган гөнаһым тынгы бирми.

– Гөнаһсыз кеше юктыр инде ул, Котдус абый, – диде Илзирә, пациентлардан әллә нинди хатирәләр ишеткәнгә күрә, агайның мондый халәттә булуына бик исе китмичә. – Менә бу ике таблетканы йотыгыз әле. Ул чыгып китмәкче иде, әмма Котдус аны беләгеннән тотып туктатты:

– Тукта. Тыңла әле мине. Мин бик куркам. Операциянең үзеннән курку гына түгел бу... Мин бер яман эш кылдым... Кылдым дип... дөресрәге, күзләремне йомдым, күрмәмешкә, белмәмешкә салындым. Сиксән сигезенче елны Васил исемле егет белән кооперативта эшләдек, йөк машинасы белән икәүләп, сату-алу оешмасына Мәскәүдән чүпрәк-чапрак, кием-салым ташыдык. Васил «Жигули» машинасы алган иде, шуның белән бәрелеп үлде. Чуйков урамыннан Ибраһимов проспектына борылганда. Минем аркада харап булды ул, мин гаепле.

Илзирә агайның йөзе агарганны һәм кулларының калтырануын күреп, аны тынычландырырга ашыкты:

– Котдус абый, хәзер аны уйлап ятма инде. Операциядән соң уйларсың. Хәзер тынычланырга кирәк, – диде һәм чыгып китте. Котдус караватка чалкан ятып, түшәмгә текәлде.

Ә Илзирә сестралар бүлмәсенә керде дә, өстәлгә терсәкләре белән таянып, уйга калды.

Хәзер Рәмис керергә тиеш, Илзирә аны түземсезлек белән көтте. Болай туры килү мөмкин микән?..

Киң итеп ишек ачылды һәм бүлмәгә йөзеннән шатлык сирпеп, язгы җилдәй, Рәмис килеп керде. Илзирә хәтта сискәнеп куйды. Һәм ул чак кына: «Болай булырга мөмкинме?» – дип сорап ташламады.

– Исәнме, Илзирә!

– Исәнме, – дип җавап бирде Илзирә, һаман уйларыннан арына алмыйча.

– Син килгәч, бу бүлмә яктырды. Белсәң иде, ничекләр шатмын синең монда эшләвеңә, – диде Рәмис ихластан.

Аның бу сүзләре Илзирәнең, әлбәттә, күңеленә хуш килде.

– Чын әйтәсеңме? – диде ул, чын икәнен белсә дә.

– Чын-чын, чын әйтәм, чын әйтәмен, аппагым, – диде Рәмис чак кына артистларча кыланып.

– Дөресен әйткәндә, бер яктан мин чиксез шат синең янәшә булуыңа, икенче яктан, мәктәп еллары, үсмер чак синең белән бәйле, шуңадыр инде – күңел әллә нишләпләр куя. Нинди бәхетле чор булган ул! Илзирәнең йөзенә моңсулык йөгерде:

– Мин дә ул вакытларны гел сагынып йөрим.

Аларның икесе дә: «Нишләп без гомер юлыннан кулга-кул тотышып китмәдек соң?» – дип уйлыйлар. Нәкъ менә хәзер дә аларның һәр икесендә андый уй бар – сүз белән әйтелмәсә дә, күз карашыннан барыбер күренә бит ул. Балачак дуслыгы гына түгел, үсмер еллардагы якынлык кына да түгел, ә бәлки, араларында тиз генә өзелмәстәй җепләр барлыгын икесе дә аңлый бит.

– Хәтерлисеңме, чыгарылыш кичәсеннән соң, икенче көнне әбиебез авылына сине кунакка алып кайткан идем?

– Ничек хәтерләмәскә инде. Авылыгызның ямьлелеген, әбиеңнең җылы күңелен, ул пешергән бәлешне онытырлыкмыни? Исәнме әле ул?

– Аллага шөкер, исән-сау. Синең турыда кайткан саен сораштыра: Рәмис ничек икән, шалтыратмыймы, үзең шалтыратмыйсыңмы, өйләнде микән, дип.

– Нишләп син поликлиникада проблемалар туа башлау белән мине тапмадың, яисә шалтыратмадың?

– Читенсендем. Беренчедән, син инде һаваларга күтәрелгәнсеңдер, дип уйладым. Миңа өстән карарсың кебек тоелды.

– Нинди һавалар, ди ул?! Ничек инде өстән?! Башта укуга чумарга туры килде, аннары профессиягә кереп китү авырлыгы дөньядан ваз кичәргә мәҗбүр итте. Яшь хирург буларак, каушый-каушый эшкә керештем, аякка басарга кирәк булды. Ә күңелемнән син беркайчан китмәдең. Ярар, менә, очраштык бит. Барысы да тәртиптә бит хәзер. Минем янда сиңа җил-яңгыр тимәс.

Илзирә – чын татар кызы. Коңгырт күзле, борын очы чак кына өскә нәфисләнеп калкып тора. Кара куе чәчен толымлап, бәләкәй чакта да озын иттереп үстерә иде ул. Елмайганда, яңакларындагы ике чокырчык килеп чыга да, шул урыннарыннан үбәсе килә. Урта буйлы, тулган ай кебек түгәрәк йөзле бу җылы кешенең тирәннән куе тембр белән матур тавыш чыгарып сөйләшүенә игътибар итми калган кеше юктыр, мөгаен. Илзирә моңсу елмайды.

– Синең монда урнашуыңа мин чиксез шат, – дип, инде әллә ничәнче тапкыр кабатлады Рәмис.

– Ярар, лириканы башка вакытта дәвам итәрбез. Котдус абый ничек анда?

– Курка.

– Куркыр инде. Әле курыкмаган кешене күргән юк.

– Ул яшь чагындагы бер вакыйганы уйлап кайгырып ята. Имеш, аның аркасында машинасы белән авариягә эләгеп, бергә эшләгән дусты һәлак булган. Чуйков урамыннан Ибраһимов проспектына борылганда. – Ул сынаулы караш белән Рәмискә текәлде.

– Синең әтиең дә шунда бәрелгән бит...

Рәмиснең йөзе кинәт караңгыланды:

– Әйе. Анда күп кеше авариягә эләкте, – дип бер ноктага карап торды ул.

– Урыны шундыйдыр, күрәсең.

– Ул сәгатенә карап алды.

– Ярый, мин аның янына кереп чыгыйм әле.

– Бар, бар, булачак бабаң янына ничек инде кермисең...

Рәмиснең чыгып китүе булды, Илзирәнең ике як битеннән күз яшьләре тәгәрәп төште.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 12, 2019

Фото: pixabay

Теги: чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев