Логотип Казан Утлары
"Шифалы куллар" бәйгесе

Хирург (дәвамы)

Апа якын килеп: – Хәлегез начар мәллә? – дип сорагач кына, ул: – Әйе, апа, хәлем шулхәтле начар, хәтта яшисем килми, – дип, коридорның икенче башына таба йөгерде.

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

9

Мәликә өстәлендәге бер өем китапларга карап, авыр сулап куйды. Кыска гына конспект өчен күпме чыганак! Бу арада бөтенләй баш эшләми. Автомат рәвешендә генә укый, әмма бернәрсә аңлашылмый, истә калмый. Күңел булачак операциядән курка. Ниндидер аңлатып булмый торган тагын бер төрле шом бар. Берүк уңышлы гына узсын инде. Рәмис ясаячак аны, димәк, куркырга кирәкми. Нишләп соң ул соңгы көннәрдә сәерләнде? Ясыйсы операция турында да сөйләшәсе килми. Әллә минем әтием булганга җаваплылыкны кирәгеннән артык тоямы? Әллә операция нәтиҗәсе икеләндерәме? Әллә әтиемнең хәле мөшкел һәм моны миңа әйтмичә, Рәмис үзе генә кайгырып йөриме?.. Әллә әтине монда китергәнгә үкенәме?

Мәликә бу сораулардан, бу уйлардан арыныр өчен кул астындагы китапны ачты. Шул вакытны ишек кыңгыравы зеңгелдәде.

Ишекне ачса, анда, авызын ерып, Навил басып тора. Мәликә аптырап китте. Теге көнне, Рәмисләрдә кунакта берничә минут эчендә генә дә бу шалапайдан җаны бизгән иде аның. Ни калган икән аңа монда?..

– Исәнмесез, – диде Навил ясалма ягымлылык белән.

 Мәликә бу тәмам тугарылган, ямьcез малайга ягымлылык бөтенләй килешмәгәнне абайлады.

– Сезгә кем кирәк? – диде.

– Сез кирәк. Мин – Навил, хәтерлисездер?

– Шуннан?

Навил аяк киемен дә салмады, курткасының замогын чыжлатып аска төшерде дә, рөхсәт сорап-нитеп тормыйча, түргә узды, Мәликә каршы килергә базмады.

– Обстановка ярыйсы монда, – диде Навил, фатир эченә күз йөгертеп. – Ничек яшәп ятасыз? Тынычмы бу район?

– Зарланырлык түгел. Миңа ниндидер йомышың бармы?

– Без бит тиздән туганлашасы кешеләр. Менә, кереп, хәлегезне белергә уйладым.

– Берәрсе куштымы әллә? – диде Мәликә, көтелмәгән кунакның йөзеннән нәрсә дә булса аңларга тырышып.

– Кушмады, үз теләгем белән килдем. Минем сезгә бер үтенечем бар.

– Нинди?

– Акча биреп тора алмыйсызмы?

– Акча?

– Мин бер атнадан кайтарырмын.

– Хәзер бирә алмыйм. Хезмәт хакы алгач кына биреп тора алам. Навил якынрак килде:

– Мин сиңа бер серне ачсам, хәзер үк бирәсеңме?

– Нинди серне? – диде Мәликә, шомланып.

– Рәмис абыйның әтисе турында. Әйтсәм, бирәсеңме хәзер үк?

– Үги әтисе турындамы?

– Юк, чын әтисе турында, родной әтисе хакында.

– Аның әтисе ул туганчы ук һәлак булган.

– Менә шул турыда дөресен әйтә алам мин. Бер атнадан китереп бирәм акчаны. Биреп тор инде. Сиңа ул серне белү бик мөһим дип уйлыйм. Аннары соң булмагае. Бу чынлап та җитди хәбәр әйтергә җыена шикелле, Мәликәнең тизрәк ишетеп, моңардан котыласы килде.

– Күпме кирәк соң? – диде ул.

– Биш мең.

– Өч мең биреп тора алам, биш мең үк биралмыйм.

– Ярар инде алайса, өч мең тек өч мең.

– Нәрсә әйтергә телисең? – диде Мәликә, өстәл тартмасын ачып.

– Акчаны бир инде башта. Акчаны куртка кесәсенә тыгып куйгач, Навил беравык елмаеп торганнан соң:

– Аның әтисе белән синең әтиең моннан егерме тугыз ел элек бер кооперативта эшләгәннәр, – диде. – Синең әтиең аркасында һәлак булган ул.

– Кем?

– Рәмис абыйның әтисе.

Мәликәнең коты очты:

– Ни сөйлисең син?! Тилердеңме әллә?

Бу малайның психикасы чалшайган, гарип фантазияләр белән яши, дип уйлады Мәликә, акчаны биргәненә үкенеп.

Навил исә куен кесәсеннән фоторәсем чыгарды:

– Бу фотода алар икесе бергә төшкәннәр. Менә Рәмис абыйның әтисе. Ә менә монысы синең әтиеңме?

Мәликә фотоны алып, җентекләп карады.

– Әйе, мондый фото бездә дә бар иде... Волжскида. Әйе, монысы минем әтием. Нишләп минем әтием аркасында һәлак булсын, ди ул? Кем әйтте сиңа монысы Рәмиснең әтисе дип?

– Мин Рәмис абыйның әнисенә сөйләгәнен шыпырт кына тыңлап тордым, – диде Навил һәм фотоны тартып алды да курткасының эчке кесәсенә тыгып куйды.

– Машинасының тәгәрмәче бер болтта гына эләгеп торганын әтиең күргән, әмма Рәмиснең әтисенә шуны әйтмәгән. Менә шул аның гаебе.

Мәликә пошаманга калды:

– Нишләп миңа Рәмис бу турыда әйтми соң?

– Әйтәсе килмидер.

– Рәмис каян белгән?

– Рәмис абыйның кем малае икәнен белмичә, әтиең үзе аңа сөйләп ташлаган. Аңлап була – операция алдыннан гөнаһларын барлап ятадыр, үкенәдер.

– Фотоны миңа калдыр, – диде Мәликә.

– Мин аны яшертен генә алдым, Хәлилә апа өчен бик кадерле фото ул.

– Аннары кире кайтарырмын.

– Акчаны биш мең итеп бирсәң, фотоны калдырам.

Мәликә тагын ике мең өстәп биргәннән соң, Навил фоторәсемне кесәсеннән алып өстәлгә куйды да:

– Менә хәзер уйла инде – әтиеңә операцияне кем ясарга җыена... – диде. 

Навил артыннан ишек ябылгач, Мәликә бик озак һушына килә алмый торды. Бу хәбәргә ышанасы килми. Әмма күңел сизә – Навил алдамый. Ышандырырлык итеп әйтте. Мәликә телефон номерын кат-кат җыеп карады, ләкин җавап бирмәделәр. Кая барасын да уйламыйча, пәлтәсен киде дә яланбаш көе генә чыгып китте. Томырылып йөгерәсе килде аның. Әле яңа гына ишеткән яман хәбәрдән шулай котылу мөмкиндер сыман тоелды. Өлгермәде, подъезддан чыгу белән каршында Рәмис пәйда булды. Бу юлысы аның кулында чәчәк бәйләме юк иде, әмма Мәликә моңа игътибар итмәде.

– Нишләп телефоныңны алмыйсың? – диде ул калтыравык тавыш белән. – Әллә ничә тапкыр шалтыраттым.

– Телефонымның тавышын басып куйган идем – ишетмәгәнмендер... Нәрсә булды сиңа? Йөзеңнең төсе качкан.

– Шалтыратам, шалтыратам, җавап бирмисең, – диде Мәликә, еламсырап. – Үзең дә озак шалтыратмадың. Борчыла башладым. – Борчылма, әле генә әтиең янына кереп чыктым, кәефе яхшы. Әйдә, берәр кафега кереп утырыйк, кофе эчик...

– Миңа саф һава кирәк, – диде Мәликә, борсалануын яшерә алмавына җаны әрнеп һәм үзендә гаеп тоеп. – Урамда гына йөрик. – Шундук кинәт Рәмискә текәлеп: – Операцияне син ясыйсыңмы? – дип, инде әллә ничәнче кат сорады.

– Мин икәнне беләсең бит, күпме кабатларга була инде?!

Күренеп тора, Мәликә соңгы вакытта сулыгып китте, күзләре нык моңсуланды, нервлары киеренке. Юк сораулар биреп төпченә, шикчел. Менә хәзер дә Рәмискә туры карап, аның ниндидер тирәнтен серен белергә теләгәндәй сорады:

– Нишләп йөзең болай караңгы? Кырыс дип әйтимме...

– Бик авыр көн булды бүген.

– Синең ниндидер серең бар – минем белән уртаклашырга теләмисең шикелле.

– Синнән яшерерлек нинди серем булырга мөмкин минем?

– Әтигә операция ясарга алынганыңа үкенәсең бугай...

– Ни сөйлисең инде син! – Рәмис аны кочагына алды.

– Син мондый шикчел түгел идең бит, Мәликә.

Егетенең кочагында Мәликә кинәт җебеде, мөлдерәмә тулы күз яшьләре ташып чыкты. Мәликәнең егерме тугыз ел элек булган вакыйга турында сөйләшәсе килде, әмма тыелып калды. Ул хәзер курка – Рәмиснең уй-ниятләрен ничек белергә? Ясасын микән Рәмис операцияне? Хәзер инде әтисен аның пычагы астына яткыру дөрес булырмы? Соңгы минутларда гына да әллә ниләр уйлап бетерде ул. Рәмис үзе дә аптырашта. Аның да Мәликә белән ачыктан-ачык сөйләшәсе килә, ләкин хәзер инде барысын да уртага салып актарудан ни файда? Шулай итеп, һәр икесенә мәгълүм нәрсәне бер-берсеннән сер итеп яшерәм дип, ачыктан-ачык сөйләшүдән мәхрүм кала бирделәр. Алар урам буйлап дәшми генә атладылар. Әмма озак сөйләшмичә тору мөмкин түгел. Ә сүз, телисеңме-юкмы, әтисенең диагнозына бәйле килеп чыга. Мәликә, саклык белән генә, булачак операциягә карата Рәмиснең оптимизмы сүрелгәнне сизүен әйткәч, күңелдәге шомны көчәйтерлек җавап ишетте:

– Оптимизм беркая да китмәде китүен. Әмма шунысы бар – операция бик катлаулы булачак. Риск зур.

 Мәликәнең йөрәге жу итеп куйды:

– Башта алай димәгән идең түгелме?.. – диде ул хафалы тавыш белән.

– Әйтсәм дә, әйтмәсәм дә, риск һәрвакыт бар. Европада робот Да Винчи аппараты белән ясыйлар аны. Һәм алар йөз процент гарантия бирә алалар. Бездә ул аппарат юк. Бездә шул аппарат урынына – мин. Германиядә ясатыр өчен 25 мең доллар кирәк икәнен Рәмис әйтеп тормады. Барыбер ул хәтле акчаны табып булмаячак. Эзли торгач, бәлки, бурычка җыярга да мөмкиндер, әмма вакыт бара, ә операцияне кичектерергә ярамый.

Мәликәнең тамагына төер тыгылды. Ул туктап, Рәмискә текәлеп карады:

– Әйт дөресен, алынасың киләме операциягә, юкмы?

– Белмим, – диде Рәмис, шулай ук туры карап.

– Ә син телисеңме минем алынуымны?

– Белмим, – диде Мәликә чак кына ишетелерлек итеп.

Рәмис елмаеп, Мәликәне иңеннән кочты:

– Ике «минус» нәтиҗәдә «плюс» биргән кебек, ике «белмим» бер «беләм»гә тиң дип кабул итик.

Мәликәнең эчендәге коткыны тиз генә таратырлык түгел иде инде.

– Син бит башта бернинди икеләнүсез үзем ясыйм дигән идең.

– Мин хәзер дә әзер. – Рәмиснең тавышында арыганлык сизелде. Әмма сөйләшүдәнме, әллә теманың үзеннәнме – аңлашылмады.

– Ни сәбәпле икеләнә башладың?

Рәмис гәүдәсен турайтып, күккә карап алды, аннары җитди кыяфәт белән Мәликәгә текәлеп:

– Җаваплылык артык зур, – диде. – Әмма мин ясарга тиеш. Чөнки минем мондый операцияләр буенча тәҗрибәм бар. Мәликә инде үзе өчен карар кабул итте: барысын да үз агымына җибәрергә. Башкача нәрсә эшләп була инде? Рәмис белән ачыктан-ачык сөйләшеп, әтиләре арасында булган хәлләр турында икесенә дә мәгълүм икәнне уртага салып, бергәләп уртак карарга килү яхшырак булмасмы? Ләкин Рәмис яшерергә тырыша бит, бернинди сер юк дигән була. Сер түгел бит инде ул, Рәмис, мин барысын да беләм дип, ярып саласы килде аның, әмма тыелып кала алды. Белмәмешкә салыша икән, димәк, шулай тели. Димәк, шулай кирәк. Ул бит инде Рәмисне күптән белә – астыртын гына үч ала торган, яман эш кыла торган кеше түгел ул. Шулай да Мәликәнең ярты «мин»е операцияне Рәмис ясау яклы булса, икенче яртысы – башка хирург тотынсынмы икән әллә дип бимазаланды. Әйе, әйе, моны үз агымына җибәрергә кирәк. Рәмис – иң ышанычлы хирургларның берсе. Рәмис аны ярата. Аннан шикләнеп инде...

– Соңгы берничә көндә кинәт нык үзгәрдең син, – диде Мәликә, Рәмискә елышып.

– Үзгәрерсең дә, – дип елмайды Рәмис.

– Синең әтиеңә операция ясаячакмын бит. – Куркам! – дип пышылдады Мәликә.

– Куркырлык бернәрсә дә юк, – диде Рәмис һәм кызны ике битеннән үпте.

– Сине югалтудан да куркам.

– Кая югалыйм мин? – диде Рәмис һәм уйга калып өстәп куйды: – Дөресен әйткәндә, бу вәхши дөньяда югалу да гаҗәп хәл түгел. Кешенең үзеннән генә тормый шул...

Рәмиснең телефоны зеңгелдәде. Кайчандыр университетта бергә укыган курсташы бер пациентының диагнозлары буенча киңәшләшергә иде дип шалтыратты. Рәмис, Мәликәдән гафу үтенеп, шунда китте.Мәликәнең үзәге аша ниндидер үткен бер тимер әйбер сызып үтте. Бәгырь урталай ярылгандай, йөрәк икегә бүленгәндәй булды. Эчтә нәрсәдер ике өлешкә киселде һәм аны инде ялгап булмас кебек тоелды.

Өйгә кергәч, бүлмә уртасында тораташ булып басып торды ул. Инде күптән җаны бизгән фатирның һәр почмагы, стеналары, җиһазлары чит-ят булып күренде. Һавасы да авыр, начар исле икән. Аның күз карашы тәрәзә төбендәге орхидея чәчәгендә тукталды. Эчтә җылы дулкын йөгереп узды. Мәликә тирән сулыш алып куйды.

«Юк, ялгыштыр бу, болай булырга мөмкин түгел, төзәтелмәслек берни дә юк!» – дигән мең шифалы уй йөрәк белән бер көйгә сулкылдады. Өметне әллә нинди кара кайгылар да җиңә алмый. Ә мәхәббәтне җиңеп буламы? Рәмистән дә ышанычлырак кешене моңарчы Мәликәнең очратканы юк иде. Иң авыр, иң бормалы хәлләрдән чыгар өчен дә дөрес юл табачак Рәмис. Без бит инде ир белән хатын буласы кешеләр. Без бит бер гаилә булачакбыз, балаларыбыз туар... Шундый киләчәкне бозарга, юк итәргә нинди бәланең көче җитәр икән?!

Мәликә, күз яшьләре аша елмаеп, орхидеяга бик озак карап торды.

10

Егерме тугыз ел элек булган фаҗигале вакыйга тынгылык бирми, әтисенә куелган яман диагноз тәүлек әйләнәсе истән чыкмый, Рәмиснең беренче мәхәббәте Илзирә көн саен диярлек очрап тора – боларның барысы бергә туры килүдән күңел төшенкелеккә нык биреште. Мәликә инде хәтта «Әллә әти белән киңәшләшим микән?» дип тә уйлап куя. Әмма, юк, юк, ди ул үзенә, әтигә әйтергә ярамый, үземә дә белмәмешкә салынып йөрисе генә кала.

Хәзер Рәмистән генә тора инде. Барысы да чын мәгънәсендә аның кулында. Ул да белә теге вакыйганы... Үзем ясыйм, дигәне куркыта... Әтием – дошман бит аның өчен! Дошман!

Бу хакта Рәмис белән ачыктан-ачык сөйләшсә, аралар өзелер сыман. Туктале! Чын-чынлап ярата икән, нишләп өзелергә тиеш соң? Юк! Үз агымына җибәрәм, дидем бит инде.

Шушы уйлар белән Мәликә әтисе янына кергәч, Котдус, палатада әллә кайчаннан бирле кулдан кулга йөреп таушалган юка китапны тумбочка өстенә куеп, торып утырды. Аның:

– О-о-о, минем кызым килгән, – дип җанлануына җавап итеп, Мәликә бары тик:

– Хәлең ничек? – диде һәм саклык белән генә карават кырына утырды.

– Бер көе, – дип, Котдус кызының йөзеннән төс качканга аптырап калды.

– Әти, миңа әйтер сүзең юкмы? – диде Мәликә, туры карамаска тырышып. – Миннән яшергән берәр серең юкмы дип сорамакчы идем...

– Синнән нинди серем булсын инде, кызым, – диде Котдус, сагаеп.

– Врачлар белән ничек сөйләшәсең, минем белән дә шулай ачыктан-ачык сөйләш, – диде Мәликә кинәт кырыс тавыш белән.

– Мин бит синең кызың.

Котдус пошаманга калды:

– Мин әле аларга сөйләргә ярамаган кайбер нәрсәләрне дә ачам сиңа. Син үзең миңа нидер әйтергә телисең, ләкин кыймыйсың кебек. Мәликә шундук кискен сөйләшкәненә үкенеп куйды.

– Юк, юк, әти, мин болай гына... Бүген көне шундый, ахрысы... Котдусны процедуралар бүлмәсенә кан бирергә алып киттеләр. Мәликә  тәрәзә янына барып, тышка күз салды. Машиналар чаба, кешеләр тыз-быз үтеп тора. Шул ыгы-зыгыга кереп югаласы иде дип уйлап куйды ул. Хәер, урамдагы кешеләрдә проблемалар юкмыни? Кемгә җиңел, рәхәт икән яшәве? Берничә көн элек Илзирә белән көтмәгәндә килеп чыккан әңгәмә искә төште. Мәликә әтисе яныннан чыгып килә иде, диспансер каршында Илзирә очрады. Илзирәнең лабораториядән анализлар язылган бер папка кәгазь алып кайтып килеше иде.

– Исәнмесез, Илзирә! Миңа бер-ике минутыгызны сарыф итмәссез микән? – диде ул, медсестраның юлына аркылы төшеп.

Илзирә башта аптырап китте, аннары кулындагы сәгатькә карап алды:

– Минем биш минут вакытым бар. Тыңлыйм сезне. Мәликә сүзне ничек башларга белми аптырап торганнан соң:

– Эшегез авыр сезнең... – дип куйды.

– Минекеме?

Мәликәнең эчке киеренкелеге кыяфәтенә чыккан иде. Ул хәтта бераз тотлыгып та алды:

– Гомумән... мед... ицина хез... мәткәрләренә.

– Сезнең дә эш җиңел түгелдер, – диде Илзирә, әңгәмәнең мәгънәсенә төшенә алмыйча.

– Җиңел яшәү – үзе дә кызык, рәхәт булмас иде. Эшкә килгәндә, сезнең укытучы хезмәте дә авыр бит. Җаваплылык медицинада да, педагогикада да гаять зур. – Ул көлемсерәп куйды. – Бездән дә, укытучылардан да кешеләр һәрвакыт могҗиза көтә, ә могҗиза килеп чыкса, һич кенә дә гаҗәпләнмиләр.

– Дөрес әйттегез, – диде Мәликә, Илзирәне дикъкать белән күзәтеп.

– Миңа ниндидер җитдирәк соравыгыз бармы әллә?

– Гафу итегез... Сез Рәмиснең беренче мәхәббәте булгансыз икән, шулаймы?

Илзирә бер мәлгә сүзсез калды.

– Беренчесе һәм бердәнбер мәхәббәтем, – диде ул турыдан-туры. – Аннан башка мин беркемне дә ярата алмадым.

– Хәзер дә яратасызмы? – дип, мәнсез сорау биргәнен Мәликә үзе дә сизми калды.

Илзирә көлемсерәп карап торды да:

– Сез аның белән тиздән никахлашачаксыз. Көнләшерлек сәбәп юк сезгә, – диде һәм әңгәмәне дәвам итүнең мәгънәсезлеген аңлап, диспансерга кереп китте.

Мәликә беравык нишләргә белми торды да йөгереп, диспансерга керде һәм Илзирәгә ияреп, янәшә атлады:

– Ә сез көнләшмисезме? – диде ул никтер ачулы тавыш белән. Илзирә аңардагы эчке агрессияне абайлады һәм шундый ук тонда катгый итеп җавап бирде:

– Көнләшәм. Яхшы көнләшү белән көнләшәм. – Ул тиз-тиз атлап икенче катка менеп китте, Мәликә аңардан калышмады.

– Көнләшү яхшы була аламыни? – диде ул еш-еш сулап.

Икенче катта туктап, Илзирә:

– Хөрмәт иткән кешенең бәхетле булуына ничек сөенмисең инде, – диде. – Мин Рәмис өчен шат – үз кешесен тапкан. Аңа бәхет кенә телисе кала. Сездән көнләшәм – шундый кешенең хатыны булачаксыз. Ләкин мин сезнең өчен дә шат. Рәмис сайлаган бит сезне. – Сез аңа идеаль кешегә караган кебек карыйсыз бугай.

– Идеаль кеше була алмый дөньяда. Кешеләрнең йөрәк тибешләре дә унисонда була алмый. Ике йөрәкнең нәкъ бертөрле типкәнен әлегәчә ишеткәнем юк. Күңел аваздашлыгы гына булырга мөмкин.

Илзирә әңгәмәне, ниһаять, тәмамлар өчен, тагын сәгатенә карап алды һәм икенче катның коридоры буйлап китте.

– Табиблар, хирурглар да идеаль була алмыйлармы? – диде Мәликә, ияреп. Илзирә бу бәйләнчектән тәмам туйды.

– Табиб та, хирург та – җирдә яши торган кешеләр инде. Фәкать кешеләр генә, – диде ул, кереп китәсе кабинет ишеге янында туктап.

Мәликә үҗәтләнеп, кабинет ишегенә аркылы басты:

– Әйтегез әле, операция өстәлендә хирургның якын кешесе ятса, ул бар көчен дә куеп башкара бит инде эшен, шулаймы? Мәликәнең эчендә ниләр кайнаганны Илзирә аңлый, хәтта кызганып куйды ул аны. Кереп-чыгып йөрүчеләргә комачауламас өчен ул ишек төбеннән читкәрәк барып басты.

– Өстәлендә кем ятса да, минемчә, чын хирург бар көчен куеп эшли, – диде Илзирә ихластан.

– Дөнья катлаулы бит ул... – диде Мәликә, калтыранган кулларын кая куярга белмичә. – Мәсәлән, операция өстәлендә дошманы ятса... хирургтан зыян көтәргә мөмкинме?

– Бу очракта операцияне башка кеше ясыйдыр дип уйлыйм. Нишләп сез мондый сораулар бирәсез? Әтиегезгә операцияне булачак ирегез ясаячак. Рәмис – яхшы хирург, ул хирургиябезнең өмете булып санала. Төче сүзләр әйтәсем килми... Шулай да кеше, кем булып эшләсә дә, иң элек үзе алдында җавап тота инде ул. Башкалар алдындагы җаваплылык кына аны игелекле итә алмыйдыр.

– Әтинең борчылганын күргәч, башка әллә нинди уйлар килә шул. Гафу итегез... – диде Мәликә, елмаерга тырышып һәм, үзе дә сизмәстән, кинәт сорап куйды:

– Ә сезнең аралар ни сәбәпле өзелде?

– Безнең аралар өзелмәде. Бер гаилә булырга гына язмаган. Аны болай гына сүз белән аңлату мөмкин түгел инде. Тормыш-көнкүреш болганчык агым кебек бит ул. Бер үк яшәеш, бер үк мохит югыйсә... Кешеләр якыная да, ерагая да... Яшь чактагы кыйммәтләргә мөнәсәбәт үзгәрә, хисләрнең кайсысы саега, тора-бара яңалары туа... Аннары, Рәмис – хирург, кайвакыт ул кырт итеп кисә дә куя. Хирургта андый катылык булырга тиештер инде. Аңлата алмыйм... Мәхәббәтнең үзен дә аңлатып булмый бит – ни өчен нәкъ менә шушы ике кеше бер-берсен яраталар? Сезгә нәрсәгә кемнәрнеңдер кайчандыр булган үзара мөнәсәбәтләре? Сез бәхетле кешеләр, Мәликә. Алла боерса, барысы да тәртиптә булачак, менә күрерсез. Кайгырмагыз, тынычланыгыз.

Илзирә, Мәликәнең үз уйларына чумып дәшми торуыннан файдаланып, тиз генә китеп барды, ә Мәликә, кая атларга белмичә, баскан урынында катып калды.

Кресло-каталканы этеп баручы апа юл бирүне сорап эндәшкәч тә кузгалмады ул.

Апа якын килеп:

– Хәлегез начар мәллә? – дип сорагач кына, ул:

– Әйе, апа, хәлем шулхәтле начар, хәтта яшисем килми, – дип, коридорның икенче башына таба йөгерде. Апа бер мәл аның артыннан карап торды.

– Димәк, хәлең бигүк авыр түгел икән әле, – дип мыгырдады ул. – Яшисем килми дип, авыз тутырып әйткәч, үләсең дә килми әле синең. Әҗәл якынайгач, яшисе килә ул... – дип үзалдына сөйләнеп, апа каталканы этеп китте.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 12, 2019

Фото: pixabay

Теги: повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев